erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Данир Сабиров: “Угроза выкидыша” диагнозы куйсалар да, Миләүшә 9 ай буе эшләде..."

Миләүшә балаларның яшь аермасы 3 ел булуын теләгән иде. Әмма бер ел авырга уза алмады, әллә мин булдыра алмаганмын микән. “Икенче балаңның малай булуын теләгәнсеңдер?” – диләр. Юк, минем өчен аерма юк иде. Миңа караганда әле Миләүшә үзе малай булуын теләгәндер("Шәһри Казан", Зояя Солоши.

 

46нчы бүлек
Өй салып чыгуны булдыра алмас төсле идем. Үз-үземә ышанмадым. Бар документларны да Наил абый исеменә күчердем, чөнки үзем гастрольдә, вакытым бөтенләй дә юк. Су үткәрүне дә, газын да ул үзе сөйләшеп йөрде. Башта мунчаны салдык. Аннан әкеренләп йортны. Гастрольдән кайтып, участокка барып, йортның күпмегә күтәрелгәнен күзәтүе кызык иде миңа.

Интернеттан әле дизайнер да таптык, озак кына проектны сайлаганыбыз хәтердә. Дизайнер эше өчен зур бәя сорады һәм проект бер айдан гына әзер була диде. Наил абый: “Нәрсәгә кирәк ул? Сабадан әллә кем малае бар, проектировщик. 2 минутта ясап бирә”, – диде. Нәтиҗәдә: бөтен әйберне сходу эшләдек, үзебез хәл итеп.

Миләүшә белән уртак тел табу авыррак иде: өстәлне минем бер почмакка куясы килә, ә аның – икенче... Ремонт бетмәгән иде, әмма без карават алып, яңа йортта куна башлаган идек инде. “Үз йортымда кунам”, – дип... Ул хис-тойгыларны аңлатып бетерерлек түгел.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлфия апа турында. Кызганыч, чир көчлерәк булды, Әлфия апа ракны җиңеп чыга алмады. Үлде. Урыны оҗмахта булсын!

Наил абыйга бик авыр булды. Үземә дә җиңел булмады. Әмма, бернигә карамастан, аванс итеп алган акчасы өчен Наил абый тиешлечә эшен башкарып чыкты. Рәхмәт аңа зур итеп. Вәгъдәсен үтәде. Молодец чын ир-ат!

Дәвамын укыгыз : http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/danir-sabirov-ugroza-vykidysha-diagnozy-kuysalar-da-milsh-9-ay-bue-eshlde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X