erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Егетләрне рәнҗеткән кызлар бәхет күрми

Язмыштагы хаталанулар. Менә шулар турында уйланганда үзем шаһит булган бер хәл искә төште.

 

Чаллыда булды бу. Ял көне иде. Якшәмбе көн. Минем "Меркурий" кибете каршындагы "Фонтан" базарыннан чөгендер, кишер, кыяр салынган букча тотып, аны-моны уйламыйча гына кайтып барыш. "Меркурий" янына килеп кенә җиттем, каршыма бер егет килеп басты. Озын буйлы, чибәр егет. Тик ярсыган! Күзләр ачу тулы. Шул ук вакытта сабый баладай нәүмизләнгән дә үзе. Менә-менә елап җибәрер кебек... Мине туктатканга аптырап карап торам инде моңа. Ни әйтергә дә белмичә. 

– Апа, берни әйтмә дә, бернәрсә турында сорама да, мә ал, бу сиңа! – дип, учыма ирексезләп алтын йөзек сала!
Аптырыйм дию генә әз инде, мин миңгерәүләнеп калам! Авыздан сораулар атылып чыга:

–    Ник?! Нишләп?! Нәрсә өчен?! Син кем соң?! 
Күрәм, егет ярсый бара. Сабый баладай нәүмизләнүе дә җиңә: күзләре яшьләнә, иреннәр калтырый... Миңа да аның халәте күчкәндәй була, җәллим үзен. Егет исә, башын кагып кына, "Меркурий" ишеге ягына күрсәтә. Тиз генә карап алам, анда зәңгәр башлык, ак пәлтә кигән, бу егет яшендәге кыз тора. 

– Менә... алмаган булды! Ә мин бөтен күңелем белән. Ә ул кире какты... Апа, ал инде! Ыргытасым килми...
Кыз ягына тагы бер карап алдым да аптырап һәм сөенеп куйдым: таныш кыз бит бу, дип. Кызны тикшереп торган арада, егет миннән ерагайган иде инде. Өйгә кайтып керүгә, букчамны ташладым да, өстәге катка математика укытучысы, ял көннәрендә репетиторлык дәресләрен дә үткәрүче күршем Гөлфиягә йөгердем:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–  Гөлфия, моннан ике-өч ел элек сиңа йөргән иде дәресләргә, исеме кем әле ул кызның, хәтерлисеңме?!
– Миңа ул вакытта Рушания генә йөрде, калганнары малайлар иде. Ә нәрсә?!
– Кайда яшәгәнен, телефонын, әти-әнисен дә беләсеңме?!
– Беләмдер инде, онытсам, журналга язылган, карармын! Ни булды соң, сөйлә!

Сөйләдем инде ни булганын. Йөзекне дә тапшырдым. "Егетне рәнҗетмәсен! Егетләрне рәнҗеткән кызлар бәхет күрми. Егет әйбәт күренә. Төскә-биткә дә шәп! Рушания үзе әлләкем түгел!" дигән сүзләремне дә җиткерүне сорадым. "Рушания үзе әллә кем түгел!" дигән сүзләреңнән кала башкаларын җиткерермен, дип көлде Гөлфия дустым.

...Бер ел үттеме икән, шул егет белән кызның туйларына барды Гөлфия. Мине дә, сине дә чакыралар дип, бик үгетләде әле ул. "Юк, бармыйм" дидем инде. Ә теге вакытта ник үпкәләшкәннәр икән, дип кызыксындым алай да... Рифкать тәкъдим ясап, йөзек бирергә торганда: Рушаниясе: "Нинди кияүгә чыгу әле, мин бит икенче курста гына укыйм, иртәгә югары математикадан имтихан!"дип, пыр-тузып "чәпчегән" ди...

Нәсимә Садыйк, Казан 
Фото: freepik.com

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/egetlarne-ranetkan-kyzlar-baxet-kurmi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X