erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Җен баласын юындырырга куштылар...»

«Ураза аенда ифтарга күп йөрдем. Шундый бер табында сөйләделәр. Булган хәл, диләр. Һаман да шуның шаукымында йөрим.

Бер кендек әбисе яшәгән. Авылындагы гына түгел, ә якын-тирәдәге кешеләр дә нәкъ шушы әбине чакыртырга булган. Чөнки аның кулы җиңел булган, сабыен авыр тапканнарга да ярдәм итә алган. Бер төн аның ишеген кемдер бер тапкыр гына шакый. (Шунда ук өстәл артында утыручы әбиләр төнлә ишеккә бер суккан чакта ачарга ярамаганын әйтте). Кендек әбисе ишекне ачса, анда әдәмме-кем, аңлаешсыз бер нәрсә тора, ди. “Әйдә, әйдә! Синең ярдәмең кирәк", - дип боерган ул.   Әби берсүзсез аңа буйсынган. Каядыр бер караңгы җиргә барып керәләр, җенме-шайтанмы, әллә ни бәбили  алмый җәфалана икән. “Ярдәм ит!" - дип боерганнар кендек әбисенә. Күпмедер вакыттан соң ул баласын тапкан. Кендек әбисенә яңа туган җан иясен юындырырга чиләк алып килгәннәр. Караса - эчендә сөт икән. Шул чак кендек әбисе күршесенең чиләген танып калган. Бу куркыныч күренеш артта калгач, иртән ул күршесенә кергән. Күршесе: "Кичә чоландагы чиләктәге сөтне ябарга онытканмын, ачык утырган", - дип сөйләнеп йөри икән. Шулай буламы икән?" - дип язган бер укучыбыз.   Бу хатны укыгач, тәннәр эсселе-суыклы булып китте. Ризык өстен төнгелеккә һәрвакыт каплап куярга кушалар бит. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=43749

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X