Эх, әни...
Хикәя
Әминә куркып уянып китә. Ну, бу Тәслимәне!
Әминә торып утыра, үрелеп, карават башындагы шәлъяулыгын алып, юка иңнәренә сала да, башмакларын киеп, тәрәзә янына килә, тәрәзәне ачып, баскыч төбендә чәчен—башын тузгытып утырган күршесе Тәслимәгә дәшә:
— Җен карчыгы шикелле тагын урамда елап-улап утырасың, төн уртасы лабаса, йокы качырып...
Тәслимә тынып кала. Аннан телгә килеп: “Һай, Әминә, нигә мине шулай Аллаһы Тәгалә азаплый икән? Ник җанымны алмый? Югыйсә, артыгы белән яшәлде бит инде. Күрәсен күреп бетерсен, ди торгандыр. Йоклап кына китәм, ир бала, ачыргаланып елап, төшемә килә дә керә. Нәкъ өндәге кебек. Ник җанымны алмый-ый..”,-- дип, тагын чәчләренә ябышып, ямьсез тавыш белән елый—улый башлый.
Әминә кофтасын алып, Тәслимә янына чыгып утыра. Тамагын кыргалап ала да сүзгә күчә:
— Син, Тәслимә, ачуланма турысын әйткәнгә, синең төшкә Гапделфәрт керә.
— Ник керә ул? Миннән аңа ни кирәк?—дип, азга гына тынып торган Тәслимә тагын елап-улап башына ябыша.
— Куйчы әле шул улавыңны!
Әминә чынлап торып ачулана.
Тәслимә бермәл дәшми тора. Тынлыкны ярып, чикерткә тавышы ишетелә. Кап-караңгы, урам лампочкасы да янмый, ичмасам. Ап-ак йокы күлмәкләреннән утырганлыктан, караңгылык эчендә ике карчык ике фәрештәне, әллә ике өрәкне хәтерләтә. Урамнан үтеп баручы рәшәткә белән уратып алынган ишегалдына күз салса, караңгыда утырган ике ап-ак гәүдәне күреп, өне алыныр иде. Әллә ничек шомлы булып китә.
— Әйдә, керик Тәслимә, син дә йоклап кара, мин дә,-- дип, урыныннан кузгалуга Әминә, аның кулына чытырдатып ябыша Тәслимә.
— Үземне генә калдыра күрмә! Беләм, Гапделфәртнең ник төшкә кергәнен дә беләм, аны сөйләп кенә булмый.., — дип такмаклый.
Дәү гәүдәле Тәслимә бөтерчектәй Әминәне кире урынына утырта.
— Сөйләмәсәң дә, авыл халкы барысын да белә.., — дип, уйланып әйтә Әминә.
— Каян белсен ди аны авыл кешесе?
— Тәслимә, Гапделфәрт рәнҗеше төшә сиңа, шул җибәрми сине...Кайтарт син аны, барысын да сөйләп бир.
Теле белән әйтмәсә дә, Тәслимә бу сөйләшүдән курка. Ни әйтер ул аңа, гафу ит диярме, ничек күзләренә карар?! Юк, булмый...
Тәслимә тагын үзәк өзгеч тавыш белән ыңгыраша—елый башлый.
Әминә торып баса. Җылы җәйге төн булса да, тиз туңучан тәненә салкын үтә башлый, Тәслимәнең кулларыннан тотып, көчләп диярлек торгыза.
— Әйдә, Тәслимә, безгә керик. Кайнар чәй эчеп җылынып алырбыз,— дип, күршесен үз артыннан әйди. Тегесе дәшми генә аңа иярә.
Өйгә кергәч, Тәслимә курчак өедәй җылы, чиста, уңай мохитны күзләреннән кичереп:
— Рәхәт синдә, — дип, почмактагы сандык өстенә килеп утыра һәм сүзен дәвам итә:
— Бәхетле син, Әминә. Балаларың кайтып тора. Минекеләр онытты. Кайтсалар да, син шундый, мондый идең, дип, йөрәк итемне ашап китәләр. Өйне кем исеменә яздырасың, дип җанымны телгәлиләр. Әшәке булдым шул. Аталарын, эчәсең дип, гомер буе каһәрләдем, кайнанага миһер-шәфкать күрсәтмәдем. Шуларның әҗерен күрәм хәзер. Бер Гапделфәрт кайтып, хәлемне белеп тора. Ул да ярты кеше, эшемә булыша алмый...
Тәслимә үзенекен сөйли дә сөйли. Әминә шул көйгә диванда йоклап китә. Көн яктырып бетә. Күршесе дә сөйләвеннән туктап, шыпырт кына, Әминәне уятмагаем, дип чыгып китә.
Икенче көнне Әминә, Тәслимәдән Гапделфәртнең телефон номерын алып, әниеңнең хәле шәптән түгел, кайта алсаң, кайт, дип шалтырата.
Ике күрше капка төбендә күләгәдә утырырга ярата. Авыл башыннан бер ир-атның титаклап килүен шәйләп алалар. Тәслимәнең кара-кучкыл йөзе агарынып китә, калын иреннәре дерелдәп-дерелдәп ала. Ава-түнә аксаклап килгән ир болар каршына килеп туктый. Тәслимә теле-тыны бетеп, утырган җиреннән авып китә. Әминә күршесен тотып калырга тырышса да, көче җитми. Тәслимәне, Гапделфәрт белән икәүләп, шактый азапланып, өйгә караватка кертеп салалар. Гапделфәрт: “Ни булды бу әнигә?”— дип каушап — аптырап кала. Кулъяулыкны салкын суга манып, әнисенең битләрен сөртеп алгач, Тәслимә торып утыра һәм хәлсез тавыш белән:
— Гапделфәрт, утыр яныма, электән борчып килгән серемне ачам мин сиңа,— дип, үги улының ай-ваена карамыйча үзенекен сөйли:
— Сиңа ул вакытта 3 яшь иде. Бик шук идең. Берьюлы үз-үземне белештермичә, сине кыйнап, идән астына ташладым. И-и, авыртудан еладың инде син шул вакытта, аякларың гарипләнеп калды. Үги бала идең шул... Авыл халкына идән астына егылып төште, дип дөресен әйтмәдем. Гафу итә алсаң, гафу ит мине, улым...
Гаптелфәрт бу коточкыч хәбәрдән гаҗиз калып:
— Булмас! Үги әни булсаң да, синең бит үз балаларың бар, син бит ана, әни кеше кечкенә баланы кыйнап, идән астына ташлыймыни?! Әгәр дә чын икән, нинди йөрәк белән эшләдең син моны?! Гомер бакый титаклап иза чигәм мин. Шушы аякларым аркасында гомерем буе ким-хур булдым. Солдатка бармадым. Яраткан кызыма өйләнә алмадым. Өйләнеп, балаларым булгач та, алар минем өчен хурланырлар иде. Гомерем буе...
Гапделфәрт сыгылып төшә... Олыгаеп килгән ир кешенең үксүен Әминә карчыкның беренче күрүе иде: ирексездән яшьләнгән күзләрен яулык чите белән сөртеп ала. Гапделфәрт каударланып, җайсыз атлап чыгып китә.
— Гафу итмәс.., — дип пышылдый Тәслимә.
Кинәт карчыкларны сискәндереп, ишек ачылып китә. Күзләре кызарган, тагын да картаеп киткән, әллә ничек җайсыз атлап Гапделфәрт килеп керә. Тәслимә ни булса шул булыр дигәндәй Гапделфәрткә төкәлә. Тегесе дә үги әнисе янына атлый. Тәслимә үги улының кулларына ябыша:
— Гапделфәрт, кыйна мине, кыйна, кыйна да идән астына ташла, үлеп китеп булмасмы.., — дип такмаклый ул.
Әминә тын да алырга куркып, берәр хәтәр булмагае, дип сагаеп, әлеге хәлне күзәтә. Гапделфәрт, гарип аяк-ларын җайсыз бөкләп, карават янына тезләнә:
— Син ни сөйлисең, әни,—дип, үги әнисенең учларына башын куя.—Эх, әни... Әни бит син, әни... Әнине идән астына аталармыни?! – дип такмаклады. Үги ана әкрен генә караватка авып төшә...
Икенче көнне Тәслимәне җирлиләр. Үз улы күренми. Кызлары кайтса да, йөзләрендә зур хәсрәт билгеләре сизелми. Тагын да бөкрәя төшкән Гапделфәрт титаклап үги әнисен соңгы юлга озата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев