erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Фәридә Хайруллина тумыштан аяклары йөрмәүче энесен интернатка бирми

Равилгә 58 яшь. Тумыштан аяклары йөрми. “8 ел инде ятып кына тора, аңынчы утыра иде әле”, – диде апасы Фәридә

Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Арча районы бүлекчәсе рәисе Сәгыйдә Гаязова, бүлекчә хисапчысы Гөлсинә Фәйзрахманова  белән Арчада мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хәлләрен белдек. Иң беренче караватта гына ятып торучы Равил Вафинның, аны караучы апасы Фәридә ханым янына бардык.

Алар яшәгән фатирга килеп керүгә чисталык, уңайлык күзгә ташланды. Равил бүлмәсенә уздык. Биредәге оҗмахтагы кебек аклыкка, яктылыкка тагын бер кат исебез китте. Равилгә 58 яшь. Тумыштан аяклары йөрми. “8 ел инде ятып кына тора, аңынчы утыра иде әле”, – диде апасы Фәридә. “Равил, син мине таныйсыңмы, бер ишегалдында яшәдек бит, мин күршең Гөлсинә булам”, – дип, якын итеп күреште Гөлсинә. Равил танып, әйе, дип дәште.

Янгынчылар ишегалдындагы баракта яшәгән алар. Шуңа да Гөлсинә ханым аларны яхшы белә. “Әниләре Әминә апа шундый ачык, әйбәт апа иде, – дип искә төшерде Гөлсинә. – Иртә китеп барды...“. “Әни 51 яшьтә вафат булды, – дип күз яшьләрен сөртеп алды Фәридә ханым. – Мин Арчаның 1нче мәктәбендә 8не тәмамладым. Кибетчелеккә укыдым. Казанга киттем. Арчага кайтып-килеп йөрдем. Бер кайтуымда әни, кызым, син мине башка күрмәссең инде, дип елый... Булмаганны, син нәрсә сөйлисең әни, дидем. Бер атна да үтмәде, җомга көнне әллә ничек эчем пошты. Иртәгесен Арчага кайтып киттем. Каршыма Дания апа очрады. Син белеп кайтасыңмы соң, әниең үлде бит, диде Дания апа. Шунда дөньям караңгыланып китте... Әни юл фаҗигасендә харап булды. Алдан әйтеп куйган иде, кызым, мин китеп барсам, Равилне ташлый күрмә дип...”.

Алар җиде бала үсә. Фәридә әнисенең беренче баласы. Әминә апа Фәридәсе белән өч балалы Бакый исемле кешегә кияүгә чыга. Хатыны Шәхәрбану янып үлгән була. Керосинкага ут капкач, күлмәк итәге белән каплый. Шуннан тәненә ут каба, урамга чыгып, җирдә аунап та карый, әмма исән кала алмый. Фәридә үги әтисе Бакыйны бик әйбәт кеше булды, мине бигрәк яратты, дип мактый. Әнисе тагын өч бала таба. “Өч баланың икесе игезәкләр. Равил белән Равилә. 700әр грамм гына булып туа алар. Игезәк сыңары Равилә, Аллага шөкер, исән-сау, гаиләсе белән Казанда яши”, – диде Фәридә. 

Фәридә үзе Ринат исемле егеткә кияүгә чыга. Бер кыз, бер малай таба. Ире белән аерылышалар. Ире Ринат та, кызы Эльвира да исән түгел инде. 34 яшендә кызы бакыйлыкка күчә, аның ире дә исән түгел. Бер кызлары ятим кала. Фәридә үстерә.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өске катта яшәгән Зөфәрнең хатыны үлгәч, алар бер-берсенә терәк булалар. Инде Зөфәр дә юк, ул да якты дөньядан китеп бара. “Зөфәр исән булганда бер-беребезгә иптәш идек, аның машинасы бар иде, барасы җиргә машина белән бардык, эшләрне бергә башкардык, зур булышчы булды...”. Фәридә сөйли.., ара-тирә күз яшьләрен сөртеп ала. Безгә дә авыр...

– Минем әти Сәлим дигән кеше, – дип сөйләвен дәвам итте Фәридә. – Үги әти Бакый үләр алдыннан, кызым, синең үз әтиең Сәлим, диде. Эзләп таптым. Аның үз гаиләсе. Син, оятсыз, әнине корсаклы килеш калдыргансың, дип сүктем. Әни кияүгә бармаган килеш авырлы булган. Хәтта бу хурлыкка түзә алмыйча үз-үзенә кул салырга теләгән. Икенче юлы Сәлим әтине поликлиникада күрдем. Бик каты авырта, диделәр. Минем поликлиникада регистратурада эшләгән вакыт. Әтигә ашыгыч ярдәм чакырттым... Исән түгел инде.

Фәридә мәрхүм кызының кызы – оныгы исән-сау үсеп җитүенә, Арча педагогика көллиятен тәмамлап, Казанда эшләвенә, улы Эдуардның Казанда гаиләсе белән матур гына яшәп ятуына, килен, кода-кодагыйларының әйбәт кешеләр булуына шөкер итә. Энесе Равилнең исән-сау булуын тели. “Күзгә карап тора бит ул, авыртса, әйтми, түзем, тавышсыз гына елый, авырткан җирен эзләп табам, – ди. Аллаһы Тәгаләдән авыртмасын, исән булсын дип сорыйм. Күңел тынычлыгын эштә, хәрәкәттә табам. Көнем режим белән көйләнгән”. Фәридә зарланмый. Хәлен аңлыйбыз, адәм сөяге авыр бит ул, күтәреп, юындыру бүлмәсенә алып керүләре генә дә ни тора!

Без Фәридә ханымга сабырлыклар, исәнлек-саулык телибез. Югыйсә, тумыштан гарип энекәшен караудан баш тартып, интернатка да урнаштырып булыр иде. Фәридә бу адымга бармый. Намусы кушмый... Бу игелекләре өчен Аллаһы Тәгалә үзен зурласын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X