erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Флюра абыстай Сибагатуллина: «Өшкертергә килүчеләрнең эчендә җен бар икәнен сизәм» (»Интертат»)

Флюра Сибагатуллина – Марий-Эл республикасының Мари-Төрек районы Татар Кетнәсе авылы абыстае. Флюра апа белән «Интертат» мәет юу, өшкерү тәртипләре, җеннәр һәм фәрештәләр турында сөйләште. (»Интертат», Лилия Заһидуллина)

Флюра Сибагатуллина Татар Кетнәсе авылында туып-үскән, гомере буе бухгалтер булып эшләгән, малай белән кыз үстергән. Бүгенге көндә кулында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе дипломы бар – белемле абыстай ул. Флюра апа авыл мәчетендә дин сабаклары укыта, түбәтәйләр чигәргә өйрәтә, ашларда Коръән укый, соңгы юлга озатканда юып-кәфенләп бирә, кирәк икән – өшкерә.

– Мәктәптә укыган чак булдымы икән, биек үкчәле туфли киеп, сөт төшерергә чыгып киткәнмен. Күрше хатыны артымнан карап калган, күрәсең. Соңыннан әнигә: «Сабира, моннан нинди игелек көтәсең?» – дип әйткән. Мине тормыш көтәргә яраксыз, артык «модный» киенә, диюе булган инде.

Тормыш итәргә тормыш үзе өйрәтә икән ул. Кияүгә чыккач, ирем белән дүртәр центнерлы 4 үгез, 2 сыер, шулар янында 2-3 бозау асрый идек. 17 ел каенана белән тордым.

Ирем Вильсур бик әйбәт булды, мине теләгән җиремә җибәрде, әзергә-бәзер яшәдем, дисәм дә була. Ул – баш бухгалтер, мин аның кул астындагы бухгалтер булып эшләдем.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2003 елда, 60 яшендә ирем үлеп киткәч, нык кайгырдым. Шунда әни: «Кызым, сине намаз укырга өйрәтер идем», – диде. Әкренләп ятлый-ятлый, намаз укырга, аннан Коръәнне гарәпчә укырга өйрәндем, – дип, дингә килү тарихын сөйләп алды ул.

– Кайнана белән дә озак бергә торгансыз икән. Авыр булдымы? – дип кызыксынам.

Дәвамын Интертат сайтыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X