erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Үги анамның энесе белән йоклыйм...

Миңа – 19 яшь. Әнием моннан 6 ел элек яман чирдән үлеп китте. Әти шул ук елны эшендәге бер хатынны өйгә алып кайтты. Авыр булса да, түздем. Башта үги ана белән аралашырга теләмәдем, тора-бара гына сөйләшә башладым ("Шәһри Казан").

 

Безгә үги ананың 25 яшьлек бертуган энесе килеп йөри. Берничә көн кунак була да кайтып китә. Апасын яратмасам да, үзе белән уртак телне тиз таптык. Берзаман үзем дә сизмәстән аңа гашыйк булдым бугай. Ул да мине күптәннән ошата. 

Шулай бер килгәнендә ничек итеп бергә йоклаганыбызны аңламый да калдым. Иртән без минем бүлмәдә бергә уяндык. Өйдәгеләр дә сизде моны. Апасы энесен ачуланды, тик егетнең генә исе китмәде бугай. Мине дә орышыр дигән идем, ләкин ни гаҗәп, киресенчә, бик җайлы гына сөйләште. Алай гына да түгел, хәтта үги анам миңа саклану чаралары турында сөйләде. Ә әти бөтенләй кысылмады, күрмәмешкә салышты...

Хәзер инде без мөнәсәбәтләрне яшермибез. Ул минем бүлмәдә яши, минем белән йоклый, без мәхәббәт белән шөгыльләнәбез. Кайвакыт мин үземне күрә алмыйм, чөнки егетем бар, аның алдында оят. Ләкин егетем белән очрашканда да мин үги анамның энесе турында уйлыйм. Болай ук булыр дип уйламаган идем. Ике арада адашып калдым...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: pixabay.com

Ирина, Чаллы

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/gi-anamny-enese-beln-yoklyym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X