erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Үги кыз язмышы (Кәрим Кара)

Соңгы араларда кызы Гүзәлнең артык холыксызлана башлаганын тоя иде Рәйсә. Артык иркәләделәр, ирекккә салдылар, шуңа кая басканын белми башлады кыз. ("Интертат")

Салихына яратып барды Рәйсә. Бик бәхетле хатын дип исәпли иде ул үзен. Тик менә тормышларының ямен җибәрә яздылар врачлар. Әле кияүгә чыкмастан ук, кыз нык чирләп больницада ятып чыккан иде.

Салкын тидергәнсең бөерләреңә, – диделәр аңа. Ап-ару гына булып кайткан иде ул чакта. Алып кайткан даруларын да вакытында эчте. Шуннан бирле артык сиздергәннәре юк иде бөерләре. Ә менә авырга калып тикшерелә башлагач, район гинекологы тавыш куптарды:

Бүгеннән алдырасың авырыңны. Мондый бөерләр белән сиңа бала табу катгый тыела. Үлеп китүең бар, – дип котын алды Рәйсәнең.

Кайтып бу хакта Салихына сөйләгәч, күзгә күренеп үзгәрде ире. Кашлары җыерылды, йөзен болыт каплады, күзләрен сагыш басты. Салихның үзен яратканын тәгаен белә иде Рәйсә. Тик ул гына җитми бит әле бәхетле тормыш көтәр өчен. Бер-береңне бәйләргә уртак бала булмагач, ул нинди тормыш ди? Тирә-ягындагы иптәшләре балалары хакында сөйләрләр, аның Салихы иреннәрен кымтып, шулардан көнләшеп торырмы? Бар ирләр дә нәсел калдыру турында уйлыйлар. Гел малай күзаллыйлар. Кыз булса да начар түгел анысы. Кыз бала бигрәк сөйкемле була. Хәзер килеп шул бәхеттән мәхрүм итсенме ул сөйгәнен...

Башка врачларга барып йөрмәде Рәйсә, авыл фельдшерының сүзләрен дә колагына элмәде. Ни булса да табарга карар итте ул. Үлсә үләр , язмышына шулай язылгандыр.

Казан роддомына барып тапты ул Гүзәлен. Чак алып калдылар аны үлемнән. Әле баланы тапкач та, айга якын кайтармый тоттылар. Соңыннан чал чәчле профессор үз кабинетына чакырып алып әйтте аңа:

Күгәрченкәем, башка алай гомерең белән уйнама. Исән калганыңа шатлан да, кызыңны тәрбияләп үстер. Башка балаң булмас инде, – диде.

Сабый бик кадерле булды барысы өчен. Салих кулларыннан төшермәде кызын. Әбиләре, бабасы алтынга тиң күрделәр Гүзәлне. Үчтеки, үчтеки итеп кенә үстерделәр. Тагын бала алып кайта алмаганына пошынып куя иде Рәйсә. Әмма тагын бер кыз үстерергә язган икән әле аңа.

Ире Салихның нәселләрендә йөрәк чире бар иде. Әтисе кырык яшеннән хушлашты дөнья белән. Апасы шул чамаларда дарусыз йортка да чыгып йөри алмый башлады. Үзенең хәлен үзе белеп, Салих белән Рәйсәне чакыртып алды ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Энекәшем, киленем, гозерем бар сезгә, – диде чак тын алып. –  Гомерем чикләнгән ахрысы минем шул тирәдә, шулай тоям. Зинһар, Рәшидәне үз канатыгыз астына алыгыз, адәм итегез шул баланы. Гомере өчен ул кадәр кайгырмыйм. Үз көнен үзе күрердәй булган, бик матур гына эшләп йөри эшендә, югалмас. Менә Рәшидә бала гына бит әле, сезнең Гүзәлегез белән тиңдәшләр. Кеше кулына калып елап утырмасын иде. Шул сезгә үтенечем, – дип алдан кисәтеп куйды.

Сизгән икән йөрәге, шуннан соң озак яшәмәде.

Апасын җирләгәннән соң, кара кайгыга калган Салих, кызның әйберләрен төяп, үзләренә күчереп алып кайтты. Рәйсә сүз арасында иренә киңәш итте:

Опекага алыйк Рәшидәне, әзме-күпме акчасын түләр хөкүмәт, - диде. Салих, үзсүзләнеп, үз исеменә яздырды Рәшидәне, имеш тә ятимлеген тоймасын бала.

...Соңгы араларда үз кызы Гүзәлнең артык холыксызлана башлаганын тоя иде Рәйсә. Артык иркәләделәр, ирекккә салдылар, шуңа кайда басканын белми башлады кыз. Яше дә уникегә бара иде. Ул чакта болай да балаларның үзгәреш вакыты. Рәшидә белән икәү булсалар, бераз басылыр Гүзәле, дип өмет итте Рәйсә.

Никтер ике кыз дуслашып китә алмадылар. Чәт-чәт тиргәшмиләр дә кебек үзара. Әмма яшерен узыш башланды кызлар арасында. Дөресрәге, берьяклы булды ул. Рәшидә табигате белән тыныч холыклы , игелекле күңелле кыз булып чыкты. Үсмер чорына кергән бала аңлый иде бу гаиләнең үзенә карата булган яхшы мөнәсәбәтләрен. Хәленнән килгән кадәр ул яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә тырышты. Апасының баласы дип, аны Салих та бик якын итте. Ә үзсүзле Гүзәлгә һич тә ошамады мондый карашлар. Рәшидәне мактый калсалар йөзе бозыла иде кызның, бер иштән әйбер алсалар, авызын бөрештерде, хәтта Рәшидәнең яхшырак укуы да җен ачуларын чыгар иде аның.

Салих үзе бар чакта тиң-тигез карады кызларга. Ләкин нәсел чире дә аны да артыннан куып җитте. Тимерлектә – запчастьлар тарата торган бүлмәсендә утырган җиреннән үлеп китте.

Дәвамы монда: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X