Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гомерлек күңел ярасы

    Ап-ак кар мамыгына төренеп утырган Себер урманы. Кыш бабайның ак юрганына урагнган меңәр еллык карагайлар, чыршы һәм кедр агачлары тын калган. Кышларга калган кошлар белән агачтан-агачка сикерүче тиеннәр генә саклый кебек бу тынлыкны.

    Менә шундый сихри табигать  кочагында урнашкан “Снежный” поселогы. Аның урамнарының исемнәре дә табигать белән бәйле: “Сосновая”, “Кедровая”, “Рябиновая”... Ә “Еловая” урамында “Геронтология”  үзәге урнашкан.

    ХМАОның социаль хезмәтләндерү үзәге монда инвалид һәм хезмәт ветераннарының сәламәтлеген яхшырту һәм ял итү булдырылган санаторие ачкан. Кайчандыр “Я еду за туманом” дип комсомолга дан җырлап килгән яшь кызлар, егетләр, хәзер олы яшькә җитеп, монда дәвалана. Күпләре – тайга эчендә эшләсәләр дә, табигатьнең сихри матурлыгын күрергә, баш күтәреп хозурланырга вакыты җитмәгән нефтьчеләр. Себер кырыс, салкын табигатьне үзенә буйсындырган төрле һөнәр кешеләрен берләштерде. Күпләрне таныштырды, кавыштырды.

    ***

    Санаторий территориясендә кошларга җим сибеп хозурланып йөргән картларны, карчыкларны күзәтәм. Хезмәт ветераны буларак мин дә шулар рәтендә йөрим.

    Мин Мегион шәһәреннән килгән Гөлфирә исемле хатын белән бер бүлмәгә туры килдем. Үзе тумышы белән Пермь өлкәсеннән. Процедураларга йөрибез, ике атнага булса да, мәшәкатьләрдән арынып ял итәбез, концертларга, экскурсияләргә йөретәләр. Кичләрен – караоке, дискотека, яшьләр тормышыннан бер дә ким түгел. Шимбә, якшәмбе көннәрендә процедуралар юк. Без күршем белән үз бүлмәбездә гәпләшеп, кайсыбыз телефонда, кайсыбыз телевизор карап вакыт үткәрәбез.

    Кемдер ишегебезне шакыган кебек булды. Күршемнең аягы авырта, таяк белән генә йөри, мин торып ишекне ачтым.

    Коридорда таякка таянган өлкән яшьтәге бер ир басып тора иде.

    • Рөхсәт итегез, чибәр ханымнар, – дип атлап бүлмәгә узды.

    Мин үз урыныма барып утырдым. Бер дә таныш кешегә охшамаган. Бәлки, Гөлфирәнең танышыдыр?

    • Гафу итегез, чибәрләр, – диде ул. – Сезнең кайсыгыз Ситдыйкова була? Минем берәр туганым түгел микән дип ничә көн уйлап йөрим инде. Бәлки бер нәселдәнбездер...Минем исемем Закир була...
    • Ә үзегез кайсы яктан? – дип сорадым мин. Ул шул сорауны гына көткән кебек үз язмышын бәйнә-бәйнә сөйләп тә китте. Гомер буе йөрәгендә йөрткән күңел ярасы булган хатирәләрен китап укыгандай сөйләп бирде.

    Кеше күңелендә нәрсәләр генә ятмый... Шатлыгын да, кайгы- хәсрәтен дә шул бер бәләкәй генә йөрәк күтәрә. Закир абый тормыш юлын ерактан башлады.

    • Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,

    Чүп үләне белән бутадым.

    Мәк чәчәген, белми киләчәген,

    Үз кулларым белән утадым...

    Менә шушы җыр – нәкъ минем тормыш юлым. Мин әнкәй белән генә үстем, аның бердәнбер улы идем. Быел май миңа 80 яшь тула. Яшь чакта бик дуамал булдым. Әти сугыштан яраланып кайтты да кыш чыкканчы чирләп ятып, яз көне сугыш беткәнне белеп бу дөньядан китеп барды. Әнкәйнең елаганы һаман да күз алдымда. Әнкәй көне-төне колхоз эшендә булды, без малай-шалайлар аларга ярдәм итеп, үлән җыеп, су кереп, балык тотып үстек.

    Авылыбызда башлангыч класслы мәктәп, клуб бар иде. Бәләкәй генә булса да китапханәсе, кибете бар, әмма сатып алырга  әйбер дә, акча да юк иде.

    Күрше авылга йөреп 10 сыйныфны тәмамладык. Сугыш вакытында укуларын туктатып колхоз эшендә йөргән өлкәнрәкләр дә безнең белән укыды.

    Көзгә армиягә алдылар. Ул чакта өч ел хезмәт итә идек. Саратовта шоферга укыдым. Төзелештә эшлибез, я уборкага җибәрәләр, хәрби устав буенча да яхшылар исәбендә булдым. Яртысын хезмәт иткәч, ике атна ял бирделәр. Авылга кайттым. Классташым Ихсанны авылда бригадир итеп куйганнар, сәламәтлеге буенча армиягә алмый калганнар иде. Авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. Ике өй аша гына торган Мәүлияне дә китапханәчеләр курсына җибәреп укытканнар. Мин көндез әнигә йорт эшләредә булышам, кичләрен клубка, китапханәгә Мәүлия янына йөгерәм. Бергә кайтабыз, озатып куям. Ә бер көнне Мәүлиягә, әйдә өйләнешәбез, дидем. Дуамаллыгым да үзенекен иткәндер, тоттым да Мәүлияне әнкәй алдына кертеп бастырдым. “Әнкәй, сиңа килен алып кайттым”, – дидем.

    Мәүлия миңа мәктәп елларыннан ук ошый иде. Әнкәй бер сүз дә әйтмәде, киенде дә чыгып китте. Ул Мәүлиянең әнисе янына барган, алар үз күзлекләреннән чыгып сөйләшкәннәр. Икенче көнне ике-өч карчык чакыртып никах укыттылар. Мин хезмәтне тәмамлап кайткач язылышабыз дип сөйләштек. Ул вакытларда зурлап загска керү гадәте юк иде. Егет белән кыз җитәкләшеп баралар да язылышп кайталар иде.

    Шулай итеп, кәләш куенында ятып, яңадан хезмәтемә китеп бардым. 1,5 ел хезмәт итәсе бар бит әле!

    Реклама

    Хатлар языштык. Мәүлиянең җилкәсендә ике әби калды. Көндез колхоз эшендә ул кич китапханәдә.

    Соңгы 1,5 елым озак үтсә дә иң кадерле еллар булып истә калдылар. Сагынып хат көтеп алуны бер нәрсә белән чагыштырып булмый иде.

    Хезмәтемне тутырып кайттым, хәрби кием, түш тутырып значоклар, бар яктан да килгән буй-сын... Мәүлия дә чибәрләнеп киткән. Әнинең бераз эшләрен җиңеләйтеп, Мәүлияне читкә алып чыгып китәргә ниятләп кайттым. Армиядән да кайта торалар, китә торалар: әле беребезгә җыелабыз, әле икенчебезгә. Төне буе бәйрәм иткәч, икенче көнне төшкә кадәр йоклыйм. Әнкәй дә мине тирги башлады, Мәүлиянең дә миңа карашы үзгәрде, кырын карый башлаган кебек сизәм...

    Бер кичне Ихсанга шундый чираттагы бәйрәмгә җыелдык. Хуҗа сыйлый, егетләр, молодцы, сез бит минем өчен дә хезмәт иттегез, хәзер озакламый туйлар башланыр, ди. Киләчәктә бергә дуслар булып калырга сүзләр куештык. Мин дә ачылып китеп, Мәүлияне мактап, киләчәктә бәхетле тормыш көтәчәкбез, дип сөйләп ташладым. “Артык мактама, хатын-кызга ышанма, син берне, алар икенчене уйлый, син армиядә чакта тик тормагандыр, күңелен күрүчеләр булгандыр әле”, – дип башыма шом салдылар. “Нәрсә беләсең?”  – дип Ихсанны якасыннан күтәреп алдым. Ихсан өстәлдәге пычакны эләктереп өлгерде, өстәл авып китте. Кинәт алдыбызда Ихсанның урында чирләп яткан әнисе пәйда булды. Аның куркынган йөзенә карарлык түгел иде. Ихсан әнисе аркылы миңа үрелмәкче булды, әмма, ишек ачылып китеп, мин артыма егылып чыгып очтым. Шул кызулык белән өйгә кайтып та кердем, бөтен ачуымны Мәүлиягә чыгардым. “Сөйлә инде хәзер, ничек солдатыңны көтеп алдың? Кемнәр килеп күңелеңне күреп йөрделәр?” – дип караваттан тартып торгыздым. Ул елаган саен мин ныграк кыздым, иптәш егетләр миннән көләләр дип ныграк ташландым. “Дусларыңның сүзенә ныграк ышанасың икән, миңа кагыласы булма”, – диде.  Безнең ызгышны тыңлап яткан әни дә торып чыкты. “Бу нинди сүз тагын? Өйләнәм дидең, өйләндең, каршы килмәдем, әмма хәзер эндәшми калалмыйм. Киленне гаепсезгә рәнҗетмә, син юкта ул ике карчыкны үз җилкәсенә алды, барлык тормыш авырлыгын күтәрде, –  диде. – Үз өемдә тавыш чыгарырга рөхсәт итмим”.

    “Әйтсен кем икәнен, мин аны үтерәм”, - дип җикерендем. “Үтерәсең килсә, мине үтер, бер гаепсез кешене рәнҗеткәнче”, – диде әни.

    Эчке бүлмәгә кереп минем солдат киемнәремне күтәреп чыкты да: “Менә тупса, менә ишек, әниең белән хатының кирәкми икән, ана юлыңда бул, үз көнеңне үзең күр. Акылыңа килгәч кайтырсың. Мәүлия үз әнисе янына кайтып китәр”, – диде. Вещмешогымны алдым да ишеккә юнәлдем. “Ярар, синең улың юк”, – дидем. Мәүлия: “Китмә, минем синең алда бер гаебем дә юк”, – дип килеп ябышты. Этеп җибәрдем, ул идәнгә егылды. “Закир, кыйнама, мин авырлымын”, – диде. Ихсан әйткәннәр дөрес икән, дип уйладым.

    Башка әйләнеп кайтмыйм дип үземә сүз бирдем. Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килде бугай.

    Мәүлия дә авылны ташлап чыгып киткән, БАМда эшләгән. Кияүгә чыккан, әнисе янына кайтып йөрегән.

    Мин киткәч аны Ихсан соратып килгән, әмма Закирның баласыннан котыл, кеше баласы карыйсым килми, дигән. “Мин бит сиңа булмас өчен Закирга кияүгә чыктым, – дигән Мәүлия.  – Безне бер гаепсезгә бәхетсез иттең, миннән башка бәхетле бул”.

    Мин Себердә 60 ел яшим инде, алтышар ай урман кистем. Әнинең йортында сеңлесенең улы яши, аңа калдырып киттем. Получка алган саен әнигә акча җибәреп тордым. Укый белми дип хат язмадым. Әни мин җибәргән акчаларның бер тиененә дә тими минем саклык кенәгәмә салып барган. Кайтса, йорт салырлык акча җыйдым, дип әйтеп калдырган.

    Ихсан да өйләнде, балалар үстерде. Аның үлгәнен ишеттем. Авылдаш абыйга шалтыратып хәлләрен белеп тордым.

    Үзем дә өйләндем, тик мәхәббәт булмады. Бер бүлмәле фатирым бар иде. Бер балалы, миннән 10 яшькә өлкән рус хатыны белән яши башладык. Ялгызлык та туйдырган иде. Аш-суга бик оста иде, малае да миңа тиз ияләште. Дима армиядә хезмәт итеп кайтты, чибәр егет булып үсте. Армиядән кайткач әлеге дә баягы дембель юарга бер дустына җыелышканнар. Үзем машина белән илтеп куйдым. Мунча якканнар, кызынгач чыгып карга чумып шаярышканнар. Дима да мунчадан чыккан да йөзтүбән карга чумган. Тик кар астында көздән өеп калдырылган чүп-чар булган, бер тимер кисәге аның йөрәгенә генә кадалган... Димабыз һәлак булды...

    Надя бу югалтуны күтәрә алмады. 20 ел бергә яшәгәч, эчкегә сабышты. Соңыннан бөтенләй айнымас булды. Ун ел шулай азаплангач якты дөнья белән хушлашты. Эчкән килеш улының каберенә барган, салкын көн иде, шунда туңып үлгән. Без аны бөтен тирә-яктан эзләдек...

    Квартирасын сеңлесенә бирдем, үземнең фатирым бар. Подъезд төбендә басып торганда тик торганнан бер машина бәрдереп китте үземне, хәзер шуңа таяк белән йөрим. Күршемдә бертуган ике егет яши, шулар карый мине. Менә шулай, әнинең: “Хатын-кызның күз яшьләреннән курык”, – дигән сүзләре исемә төшә... Мәүлия ике малай үстерә дип ишеттем, зур улы сиңа бик нык охшаган, диделәр. Үзе, юк, ике улым да иремнән, дип әйткән.

    Дуамаллыгым аркасында гомерем буе бәхетсез булдым. Кәләшемнең күз яше, әниемнең рәнҗеше аркасында тормыштан ямь тапмадым. Хаталарыңны вакытында танып, гафу үтенә бел икән дә бит.. – дип тәмамлады сүзен Закир бабай...

                            Закирә Ситдикова, Төмән өлкәсе, Нижневартовск шәһәре.

    Автор : Әсәдуллина Эльвира

    https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/ll-yalgysh-ll-yazmysh-/Gomerlek-k-el-yarasi-132189/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: