erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Гәрәй Рәхим хакында хатыны: "Йөрәге телгәләнеп беткән...”

6 сентябрь көнне Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) арабыздан китте. Ул быел июль аенда 8 нче дистәсен тутырган иде. ("Шәһри Казан",Лилия Локманова).

 

Григорий Васильевичка Гәрәй Рәхим дип иҗат итәргә Хәсән Туфан үзе киңәш итә. Мостай Кәрим исә шагыйрьне “Иҗатка атылган йолдыз кебек килеп керде. Әйтерсең бер шартлау ясады”, - дип бәяли. Гәрәй Рәхимнең әсәрләре дистәләгән телләргә тәрҗемә ителә. Ул шагыйрь генә түгел, прозаик, драматург та.

Без шундый бөек шәхесләр һәрчак кадер-хөрмәттә яши, күп акчалар алып эшли дип уйлыйбыз. Хастаханәләрдә дә аларны баш табиблар гына карый, ашханәләрдә дә баш пешекчеләр генә сыйлый, төсле. Әмма... кайчагында алай булып чыкмый. Гәрәй Рәхимне арабыздан алып киткән авыруны да табиблар ачыклый алмый. Әле ай ярым элек кенә хастаханәдә ятып чыкса да, шагыйрьнең сәламәтлеген “космотавтларныкы кебек” дип бәялиләр.

“Гәрәй тормышта бала-чага кебек иде. Безнең яшь аермасы 24 ел. Әмма мин беркайчан да аны үземнән өлкәнрәк итеп тоймадым. Һәрчак яшьтәшем кебек иде. Бу бәлки дөрес тә булмагандыр. Аңа берничек тә үз яшен биреп булмый иде. Онкологиядә реанимациядә ятканда, табиб йөрәгенә кайчан инфаркт булды, дип сорый. Булмады, дибез. Кардиолог нәрсә белән дәвалый, дип сорый. Кардиолог караганы юк, дибез. Геморрагический инсульт кайчан булды, ди. Анысын да белмибез. Башында шеш бар. Ракның соңгы стадиясе. Бөтен организмында метастазалар иде. Шул хәләттә дә ул әле ике ай элек кенә берүзе Мәскәүгә барды. Өйдә, бакчада эш эшләп йөрде. Малайның икенче баласы туды, аңа да ярдәм итәргә кирәк. Болай авырып ятарга ярамый, Диләрәкәем, тынычлыкта, тәмле ашап, бер-беребезне саклап кына яшик әле, диде. Хәзер уйлыйм, ул авырулар һәрберсе кешене үтерә торган авыру бит. Реанимациядәге хатын аның бит йөрәге телгәләнеп беткән, ничек яшәде ул, ди. Ә ул өч атна элек чабып йөреп, соңгы китабын эшләде”, - ди мәрхүмнең тол хатыны Диләрә ханым.

Ул табибларны гаепләми, әмма шундый шешләрне дә күрә алмауларына гаҗәпсенүен дә яшерми.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Ул әле ай ярым элек кенә диагностика узды. Аның бавырында 5 сантиметрлы метастаза булган. Ай ярым эчендә килеп чыкмаган бит ул. Бу ваемсызлыктыр инде”, - дип борчуын белдерде Диләрә апа.

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/gry-rkhim-khakynda-khatyny-yrge-telglnep-betkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X