Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гүзәлем: "Тәрбиягә бала алырга уйлаган идек"

    Татар эстрадасының якты йолдызы Гүзәлем белән эксклюзив әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

     

    – Салаватның синнән 13 яшькә өлкән булуы куркытмадымы?

    – Булачак ирем миннән өлкәнрәк булачак дигән уйлар элек тә бар иде. Икебез ике төрле буын кешесе булсак та, бу аерма бөтенләй сизелми. Һәрвакыт бер-беребезне аңлыйбыз. Безнең арада хисләр әкренләп кабынды. Башны югалтырлык дәрәҗәдә гашыйк булдык дип әйтә алмыйм. Җитди мөнәсәбәтләр бер-береңне кайгырту хисләреннән башланды.

    – Әти-әниең аны ничек кабул итте?

    – Бик яхшы, чөнки безнең гаилә аның гаиләсен әйбәт белә иде. Башкача мөмкин дә түгел, Азнакай – кечкенә шәһәр, анда бар да бер-берсен белә. Салават белән безнең аралашканны әти-әни күреп торды. Тәкъдим ясавы сеңлемнең лагеренә баргач булды. Без анда гаиләбез белән бәйрәмгә бардык, Салаватны да шунда чакырдым. Концерт тәмамлангач, паркка чыктык. Һәм Салават әтидән кулымны сорады. Әти шундук ризалашты. “Син ышанычлы кешегә охшаган”, – диде. Инде икенче көнне Салават әти-әнисе белән рәсми рәвештә кул сорарга килде. Аллаһка шөкер, 8 ел матур гына яшибез. Шушы вакыт дәверендә бер тапкыр да сүзгә килгәнебез булмады. Ике як әти-әниләр беркайчан да гаиләбез тормышына кысылмады. Ошамаган әйбер булса, тыныч кына уртага салып сөйләшәбез. Минемчә, ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлыклар әнә шул уртага салып сөйләшмәүдән барлыкка килә.

    – Гүзәлем, биш ел балагыз булмады...

    – Табибларга йөрдек, бар да яхшы диделәр. Балабыз булмаганга борчылдык, әлбәттә. Минемчә, бу – замана бәласе, хәзер күп гаиләләрдә мондый проблема бар. Әгәр үз балабыз булмаса, балалар йортыннан бала алырга уйлаган идек. Хәер, Салават хәзер дә тәрбиягә бала алырга тели. Минем генә батырчылык җитми, чөнки бу – бик җаваплы адым. Кызыбыз Мәдинәнең дөньяга килүе – үзе бер могҗиза. Салават Тимергали хәзрәт белән күрешкәч, ул икебезгә дә көн саен иртәнге намаздан соң 40 көн дәвамында 40 тапкыр “Әль-Фатиха” сүрәсен укырга кушкан. Шуны укыганнан соң, бала әнисеннән күкрәк сөте сораган кебек үз телеңдә ихластан сорарга кирәк дигән. 40 көн узып, бер-ике көннән соң табибка бардык һәм ул йөкле булуымны җиткерде.

    – Мәдинәгә иптәш алып кайтырга планлаштырасызмы?

    – Хәзер Мәдинәгә – 3 яшь. Балаларымның яшь аермасы 5-6 яшь булуын теләр идем. Безнең сеңлем белән дә яшь аермасы шулай. Аны карашырга әнигә ярдәм итә идем. Мин дә Мәдинәмнең ярдәмчем булуын телим. Әмма барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, ул ничек язган, шулай булачак.

    – Салаватның дин юлына басуы ничек булды?

    – Безнең гаиләдә башта әтинең әтисе – бабай, аннары әти дингә басты. Шуннан әкренләп Салават та тартылды. Дөрес, ул моңа кадәр дә догалар укый, хәләл ризык кына ашый иде. Әтиләргә кайткан саен әти Салаватка вәгазьләр сөйли иде. Аннан соң мәчеткә җомга намазына йөри башлады. Ураза вакытында мәчеткә йөргәндә, шунда үзенә дуслар тапты. Шулай итеп, Салават биш вакыт намазга басты. Намазга баскач, аның карашы үзгәрде. Әйтик, аның өчен банкетка соңга калам дип борчылу түгел, ә намазны калдырмаска иде дип уйлау мөһимрәк иде. Ә нәтиҗәдә ул барыбер соңга калмый иде. Аннары бер елдан соң ул спиртлы эчемлекле мәҗлесләр алып барудан баш тартты. Ә бу – безнең керемнең 90 проценты иде. Әмма дин юлында булуы беләнме, аңа яңа юллар, яңа мөмкинлекләр ачыла барды.

    Реклама

    Сине дингә килергә мәҗбүр итмәдеме?

    – Юк, беркайчан да. Әгәр кешенең күңелендә булмаса, аны дингә мәҗбүри  кертеп булмый. Хәтерлим, дингә басканчы, Салават миңа гел вәгазьләр сөйли иде. Ә мин берни дә аңламый идем. “Ничек инде алай? Нигә болай?” – дип хәтта ачулана идем. Әмма ирем диндә булгач, минем дә тирә-юньдәге кешеләр, тормыш рәвеше үзгәрә башлады. Минем өчен иң кыены – күңелемә хуш килердәй мөселман киеме табу иде. Уйламаган җирдән язмыш мине мөселман киемнәре дизайнеры Зәринә Бабаджанова белән таныштырды. Ул миңа ябык киемнәрнең дә матур, зәвыклы һәм заманча булуын күрсәтте. Никах мәҗлесендә җырларга киенгәч, Салават шаккатып сокланып карап торган иде. Намаз укый башлагач: “Матурым, мин сине тагын да ныграк хөрмәт итә башладым”, –  дигән иде. 

    – Озын чәчләреңне каплап кую психологик яктан авыр булгандыр...

    – “Озын чәчләрегезне күрсәтегез инде”, – дип әле дә язалар. Мин яулыкка әкренләп күчтем, шуңа да бәлки миңа кыен булмагандыр. Бер карасаң, яулыктан, бер карасаң – юк. Кайбер сәхнә образларым милли иде. Күчү чоры бер елга якын дәвам итте. Гомумән, дингә басарга теләүче кызларга бу адымга әкренләп барырга киңәш итәр идем. Бер көндә яулык ябучылар арасында кинәт диннән китүчеләр бар. Башта намазның иртәнгесен укый башладым, чөнки калганнарына өлгерүне күз алдына да китерә алмый идем. Ә пандемия чорында бөтен намазларны да өйрәндем. Сүз уңаеннан, безнең “Минем беренче намазым” дигән проектыбыз да бар әле. Анда кызларны намаз укырга өйрәтәбез.

    – Яулык сату эше белән ничек шөгыльләнә башладың?

    – Тюрбан-яулыклар ябарга Зәринә өйрәтте. Яулык япканны төшереп, социаль челтәргә куя башлагач, язылучылар кызыксына башлады. Яулыкларны каян алуымны сораучылар күп булгач, Салават үземә яулык сатарга тәкъдим итте. Башта интернет-кибет ачтым. Ике көн эчендә 100 яулык сатылып беткәч шаккаткан идем. Ул яулыкларны кайтарып җитешә алмадык. Аннары әкренләп Татарстанның һәм Башкортстанның зур шәһәрләрендәге сәүдә үзәкләрендә үз нокталарыбызны ачтык. Яңарак Казанда аерым үз кибетебезне дә эшләтеп җибәрдек. Анда яулык кына түгел, киемнәр дә сатабыз. “Сез мине яулык ябарга илһамландырдыгыз”, – дип язучылар шактый. Димәк, эшләгән хезмәтем юкка түгел.

    – Нинди уй-хыяллар белән яшисең?

    – Мөнәҗәтләр җыентыгы чыгарырга хыялланам. Мөнәҗәтләрне музыкага салырга ярамый дисәләр дә, аларны заманча итеп ясыйсы, ягъни аранжировка белән чыгарасы килә. Хәзерге мөнәҗәтләрне миңа тыңлау кызык түгел, шуңа күрә теләгем – мөнәҗәтләрне яшьләргә дә җиткерү.

    Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз. 

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/gzlem-trbiyag-bala-alyrga-uylagan-idek

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: