Янып яшәдем. Хәзер дөньям сүнде...
Ризидә апа икенче ирен дә мәңгегә югалтты. Аны күмеп кайткан көнне башын да күтәрми елый да елый ул. “Дөнья йөзендә мондый ир дә була икән, дип тормышыма куанып яши идем”, – ди.
Якты йөз белән елмаеп каршы алса да, күзләре моңсулыгы шунда ук күренде. Корбан бәйрәменә өй җыештырам, дип үзенә юаныч табып, булмаган тузаннарны сөртеп йөри иде ул.
Арчада яшәүче Ризидә апа Гарифуллина белән күптәннән таныш. Бергә сәхнәләрдә спектакльләр куеп йөрдек. Әмма кеше күңеле кара урман, диләр бит. Ничәмә ничә еллар бер-берең белән аралашсаң да, аны белеп бетереп булмый. Ире Рәшит абый белән дә сөйләшеп йөрдек. Ризидә апа сүзләре белән әйткәндә, агылый белән тагылый кебек, кая барсалар да бергә булды алар. Матур пар иде. Мин Рәшит абый кычкырып көлгәнен, хәтта сөйләшкәнен дә ишетмәдем. Кайчан күрмә, чиста, пөхтә итеп киенгән, йөзендә һәрчак тыйнак елмаю. Ә Ризидә апаның аның янында булганда бәхеттән күзләре балкый.
“Үләргә тиеш кеше иде ул”
Аяусыз язмыш. Шундый матур парны мәңгегә аерды. Рәшитеннән башка көнен, төнен күз алдына да китерә алмаган Ризидә апаның бер канатын каерды.
– Узган ел башында ковид белән авырды ул. Биш атна хастаханәдә ятты. “Ничек итеп булса да мине алып чык моннан”, – диде. Сорап алып чыктым. Үзем дәвалап аякка бастырдым. Сентябрьдә рак белән авыруы билгеле булды. Рәшит без кушылганчы ук бер тапкыр бу авыруны кичергән булган. Ул чакта җиңгән, ә бу юлы... Химия терапиясе алды. Шуның өчен дип 42 тапкыр Казанга алып барып кайтты үзен улларым. Үләннәр белән дәвалаучыны эзләп таптык. “Авыруы бик көчле. Җиңә алмас. Аны син генә 18 ел яшәттең. Үләргә тиеш кеше иде ул”, – диде ул яткан хастаханәдә эшләүче бертуган сеңлесенең улы Рөстәм. Бик авыр булса да, җиңел китте. Ахырга кадәр аяк өстендә йөрде. Соңгы ике көндә урында булды. Кулларымнан тотты, башларымнан сыйпады, рәхмәтләрен әйтте. “Мине синең мәхәббәтең генә яшәтте”, – диде...
Язманың дәвамын газетабызның 30 июнь саныннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев