erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ике иреннән уңмады. Әтисе белән яши башлады...

Күршем Галимә апаны күптәннән күргәнем юк иде. Менә иртән көтү куганда очраштык без аның белән. Кәефе шактый кырылган, боек күренә. Хәл-әхвәлләрен сорашкач, тирән сулап эскәмиягә утырды.

 

— И-и, хәлләр бик шәптән түгел шул. Якын туганымның кызы Гөлия үги әтисе белән яши башлады, шуңа бөтенебезнең исе-акылы китте. Авылда кеше күзенә карарга оялабыз хәзер. Үгетләп тә, оялтып та караган идек үзләрен. Кая син?! Тыңламадылар. Кыз үги әтисенең авызына гына карап тора.
Галимә апаның икетуган сеңлесе Люция гаиләсендә булган вакыйгалар турындагы гайбәтләр авылда күптән йөри иде. Тик мин моңа әллә ни игьтибар итмәдем. Чираттагы сүз боткасы куерту дип уйладым. Әмма утсыз төтен булмый икән шул. Димәк, сүзләр дөрес булып чыга.

Люция яшьли кияүгә чыккан иде. Әмма беренче ире йөремсәк булып чыкты, шофер булып эшләде. Көннәр-төннәр буе өйгә кайтмый йөрде. Ике ел шулай яшәгәч, Люция аерылышырга булды. Шулай итеп, кечкенә кызы белән берүзе яшәп калды. Төскә-башка чибәр булган Люцияне башкага димләделәр. Район үзәгендә зур урында утыра иде ул ир.

Кызы баштарак балалар бакчасы, мәктәп якынрак дип дәү әнисендә яшәде. Әмма баласын нык юксынганга, Люция аны үз янына алдырды. Икенче иреннән дә кызы Илсөя туды.

- Гөлиягә унҗиде яшь тулгач, Люция моны ире белән тота, - дип сөйләвен дәвам итте Галимә апа. - Әлбәттә, кара тавыш чыккан. Ире әти-әнисенә китә. Җәнҗалдан соң Гөлия дә әнисен һәм сеңлесен ташлап китте, миндә яшәде. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына укырга керде. Әни кеше, әни кеше инде, кызы турында һәрчак сорашып, белешеп торды. Әмма бала күңеле далада, диләр бит әле. Бу очракта да нәкь шулай килеп чыкты. Гөлия әнисенә карата игелексез, мәрхәмәтсез булды. Аның белән күтәрелеп сөйләшмәде, әни дип эндәшмәде, хәтта акланырга да тырышмады. Люциянең безгә килгәнен күрсә дә, икенче бүлмәгә кереп китә иде. Күпмедер вакыт үткәннән соң, әни белән кыз янәдән аралаша башлады. Каникулларында Гөлия туры әнисе өенә кайтты. Көннәрдән бер көнне "бер-беребездән башка яши алмыйбыз, өйләнешеп читкә китәбез, мөлкәтнең яртысын бүлеп алабыз", дип Люцияне элекке ире һәм кызы тагын бер кат таң калдырды. Баксаң, болар качып-посып очрашып йөргән икән. Туганым бу хәлләрдән соң йөрәк өянәге белән хастаханәдә ятып чыкты. Ә үги әтисе белән башка районга күченеп киткән Гөлия аның янына килеп, хәлен дә белешмәде. Хушлашканда да, миңа "мин әтине күптән яраттым, әнидән аны тартып аласым килмәгән иде. Шулай килеп чыкты", диде. Суд юлларында йөреп, алар Люциянең ярты малын тартып алдылар. Машина, өйнең яртысын чит кешеләргә сатып, "яшь парлар" Төмән якларына күченеп китте.

 

Реклама

Авыр шул Люциягә, җанын кая куярга белмичә бәргәләнә. Кызының, элекке иренең азгынлыгы аркасында кеше янына чыгарга оялып йөри. Бер бәхетсез - гел бәхетсез дип, елый да, елый. Без дә ярдәм итә алмыйбыз. Ни хәл кылмак кирәк?! Әни күңеле ничаклы гына яралы булмасын, баласы, йөрәк парәсе турында кайгырта, аның турында уйлый шул. Шул азгын ир сүзләренә ышанып, кайларда йөри икән балакаем, дип уфтана ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Алинә Гыйләҗева

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/mkhbbtem-gi-tiem-yazmysh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X