erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ике ятим язмышы: “Әти-әниегез сезгә күктән карап елмая”

Вакыт барысын да дәвалый, диләр. Тик тома ятим калган ике нарасый баланың күңелендә әти-әниләрен югалту ачысы салган яраны берни белән дә дәвалап булмастыр. Йөрәктәге мондый яра – мәңгелек ("Шәһри Казан", Лилия Гайнуллина).

 

Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы кызы Гөлшат кечкенәдән үк тырыш, уңган, булган булып үсә. Укытучы булу хыялын тормышка ашыра, шул авыл егете Рөстәмгә кияүгә чыгып гаилә кора. Яшьләрнең ике балалары Нурислам белән Айсылу дөньяга килә. 

Шулай җайлы гына барган тормыш моннан ике ел элек кинәттән үзгәрә дә куя: берничә көн югары температурадан интеккән яшь ир пневманиядән терелә алмыйча, бакыйлыкка күчә. 35 яшендә Гөлшат Нагуманова сабыйларын кочып язмыш сынавы алдында берүзе кала. 

Аяз көнне яшен суккандай булган хәлне авыр кичерә ул. Кулындагы берсеннән-берсе кечкенә ике сабые хакына булса да дип, үзен кулга алырга тырыша. Банктан кредит рәсмиләштереп йорт төзергә керешә. Чөнки алар яшәгән йорт әбисеннән калган, шактый таушалган, тузган була инде. 

Якты хыялларга бирелеп, яңа өй төзи башлый, сабыйларының һәркайсына бүлмәләр булыр дип, күңеленнән генә кайда ниләр урнаштырачагы турында хыялланып яши Гөлшат. Эшендә дә гел мактауда була, авылдагы интернатта рус теле дәресләрен алып бара, хезмәттәшләре дә, укучылары да бик ярата үзен. 
Күз яшьләре кибәргә дә өлгермәгән бу гаиләгә 2021 елның маенда хәсрәтнең тагын да ачысы килә. Ашханә бүлмәсе аша урамга чыкканда Гөлшат йөрәген тота да, бөгелеп төшә, мизгел эчендә мәңгегә күзләрен йома. Моңарчы ике көн дәвамында салкын тидереп чирләгән була ул. Менә шулай балаларын ятим калдырып бакыйлыкка китеп бара яшь хатын. Табиблар биргән белешмәләргә караганда, тын юллары буылган, ягьни билгеле бер препаратка аның аллергиясе булган. 

– 27 май көнне телефон аша әни белән сөйләшеп алдык, – дип искә ала ул көннәрне аның апасы Гөлназ. – Сеңлең чирләп тора әле, диде. Суык тидергән булган. Икенче көнне дә аның белән ватсап аша аралаштык, кече улым тугызынчы сыйныфны тәмамлый, имтиханнар биреп йөри иде. Салават бишле алды, дигәч, бик нык куанган иде. Ә икенче көнне әбәт вакытында миңа коточкыч хәбәр турында шалтыратып әйттеләр. Секунд эчендә җыендык та юлга кузгалдык. Ирем Руслан бөтен документларыңны да җый, балаларны үзебезгә алабыз, диде. Ике яктан да әниләр олы яшьтә. Ике баланы үстерүләре алар өчен кыен булыр иде. Ятим калган балаларның киләчәген билгеләүдә ирем Руслан хәлиткеч роль уйнады. Шуның өчен аңа мең рәхмәтлемен.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башта ике нәни балага әниләренең үлеме турында әйтергә базмый алар. Сорасалар да, больницада әле дип тынычландыралар. 

– Сеңлемне җирләргә алып кайтыр алдыннан Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия апа Гыйниятуллина, сабыйлар әниләрен соңгы юлга озатканчы, хушлашып калсыннар, дип бик төпле киңәш бирде, – ди Гөлназ. – Болай эшләмәсәгез, алар сезгә киләчәктә үпкәләр. Авыр булса да, дөреслекне кабул итәргә кирәк, диде Лилия апа. Балалар әниләре белән саубуллашкан вакытта, яннарында шәфкать туташы, без – апалары тордык. Үзәк өзгеч мизгел, күңел ярсый, олысы Нурислам бик каты елады. Соңрак тынычландылар. Әти-әниегез сезгә күктән карап елмая, гел күзәтеп тора, дип юаттык аларны. Хәзер ул минутларны искә алсам, эсселе-суыклы булып китә. Гөлназны җирләгәннән соң опека рәсмиләштерү эшләренә керештек. Ай-һай катлаулы процесс икән ул, үз башыннан кичергәннәр генә аңлар мине. Казан белән Әлмәт арасын күпме таптадык бит. Аннан соң Гөлшатның куллану кредиты да бар иде, аны да түлисе бар. Банк аны гамәлдән чыгармады. «Самолечение» килешү нигезенә туры килми, дип җавап килде безгә. Ярты елын үзе түләгән иде, хәзер ул минем өсттә. 
Гөлназ гаиләсе белән Казанда яши. Совет районындагы мәктәпләрнең берсендә инглиз телләрен укыта. Үзенең улларына 16 һәм 20 яшь. Нурислам белән Айсылу да апалары укыткан мәктәпкә беренче сыйныфка укырга керә.

– Кечесе Айсылуга 6 яшь булса гына да, аны да укырга бирергә булдык. Кабул итү комиссиясе дә ул мәктәпкә әзер инде дигән билгеләмә бирде. Икесе бергә, абыйлы-сеңелле 1А сыйныфында белем ала. Укытучылары мактый, тырышалар, ди. Алар гел улларым янында, ятимлекне сизмәсен өчен тырышабыз. Ирем Руслан бик ярата сабыйларны, буш вакыты булса, гел алар янында. Урамга да бергә чыгалар. Кыскасы, сөбханаллаһ. Кечкенәдән үк шундый кайгы төшкән сабыйларны җил-яңгыр тидермичә, зур шәхес, чын кеше итеп үстерергә хыялланабыз. Алар сеңлемнең истәлеге бит. Сабыйлардан “әти”, “әни” дип әйттерергә теләмим, аларның үз әниләре бар. Күктә булса да, әни ул бер генә булырга тиеш. Миңа – апа, Русланга абый, дип эндәшәләр. 

Изге Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә безгә игелек кылырга мөмкинлек бирә, ике тома ятим балага фитр сәдакасе бирә аласыз. Гөлназның телефон номеры (+7 987 238-71-67) банк картасына беркетелгән.

Фотолар: шәхси архивтан

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ti-niegez-sezg-kktn-karap-elmaya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X