erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Илшатны коткарып калып була иде...» – футбол уйнаганда Арча егетенең гомере өзелгән (»Интертат », Гөлнар Гарифуллина)

18 февраль көнне әле 1 ай элек кенә 45 яшен тутырган Илшат Садыйков футбол кырында кинәт вафат була. Тумышы белән Арча районының Яңа Кенәр авылыннан булган егетнең якыннары белән «Интертат» сөйләште.

«Илшатны коткарып калып була иде...» – футбол уйнаганда Арча егетенең гомере өзелгән

Әти-әнисенең батыр лачыны, хатыны Светлананың ышанычлы терәге, 2 кызының газиз әтисе, сеңлесенең кайгыртучан абыйсы, менә дигән туган һәм дус, һәвәскәр футболчы, ни кызганыч, кичә гүр иясе булды.

Мәрхүмне туган авылында – Арча районы Яңа Кенәр авылында җирләгәннәр. Көтелмәгән кинәт үлем якыннарын кара кайгыга сала, аларның Илшат турында җылы сүзләре, хатирәләре аның якты рухына дога булып барып ирешсен!

Илшат Садыйков «Аккумуляторы.РФ» командасы өчен футбол уйнаган. 18 февраль көнне «CHESSBALL» командасына каршы иптәшләрчә матчның беренче таймында Илшат үзен начар хис итә башлый. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре аны аңына китереп, хәл кертергә тырышса да, коткарып кала алмыйлар.

Үлеменең якынча сәбәбе «инфаркт» дип әйттеләр. Туганнары сөйләгәнчә, Илшат 2 көн алдан ук күкрәгендә авырту тойган, дүшәмбе барып тикшеренергә дә ниятләгән булган, тик соңга калган...

 

Фото: © Илдар Әдиятуллинның шәхси архивыннан

«Ник хастаханәгә алып китмәгәннәр? Аңлый алмыйм»

Ул көнне Илшат янында туганнан туган баҗае (хатыннары туганнан туган) Илдар Әдиятуллин булган. Алар футбол уйнарга гадәттә шулай бергә йөргән. Илшатның соңгы минутлары турында ул безгә болай дип сөйләде.

– Ашказаны, бөерләре авыртса да, күкрәгендә авырту тойса да, командада кеше күп булмагач, килеп уйнарга теләде. Команда өчен җанатып тора иде ул. Табиблар никадәр тәҗрибәледер, анысын тикшереп карый алмыйбыз, гаепли дә алмыйбыз, ләкин, минемчә, Илшатны коткарып калып була иде. Табиблар бик озак килде. Алар килгәнче, без аны аңга китерергә тырыштык. Аңына килгәч, безнең белән сөйләште дә әле. Хатыны өчен борчылды, «ул беләме икән, килерме икән» дип кызыксынды. Бер иптәшебездән – Пашадан: «Ә мин яшәрменме икән?» – дип тә сораган.

Табиблар, килгәч, «кан басымы 50гә кадәр төшкән» диделәр. Кан басымын күтәрә башлаганнар, укол ясаганнардырмы – күрмәдем. Капельница куйгач, ул каты гына йөткерә, тончыга башлады, боргаланды, хәле начарая барды.

Шуннан алар икенче бригаданы чакырдылар. Мине шул сорау борчый: нәрсәгә чакырдылар икән? Үзләре эшли белмәгәнгәме – белмим. Хәле тагын да начарайды, 40 минут аңга китерергә тырыштылар – булдыра алмадылар. Ник хастаханәгә алып китмәгәннәр? Аңлый алмыйм. Янәсе, аны күтәрергә ярамаган, ди.

Моңа кадәр беркайчан үзен алай начар хис иткәне юк иде. Дөрес, 2 көн алданрак күкрәгендә авырту башланган, дүшәмбе хастаханәгә барырга тиеш булган, тик дүшәмбегә кадәр яши алмады…

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яргач, сәбәбе билгеләнмәгән, өстәмә тикшерүгә җибәрәбез, 1 ай дәвамында төгәл диагнозы билгеле була, диделәр, – дип уртаклашты Илдар Әдиятуллин.

 

Фото: © Илдар Әдиятуллинның шәхси архивыннан

Илшат Садыйков командада һөҗүм итүче дә, сакчы да булган. «Гел команданың «күңеле» иде, ярдәм итәргә, команда белән бер рухта булырга тырышты. Яшьрәкләрдә олыракларга хөрмәт булырга тиеш, дип килде. Гел гадел булырга омтылды, кемдер хаталанса, ялгышса, ачуланып, кычкырып кына түгел, «тормышта бөтенесе була» дип, ярдәм итеп төзәтергә тырышты», – дип сөйләде Илдар.

«Дүшәмбе барасы идек тикшертергә – өлгермәдек шул»

Илшатның тормыш иптәше Светлана ирен югалту ачысын кичерсә дә, кадерлесе турында безнең белән бүлешергә үзендә көч тапты.

– Бик яхшы, киң күңелле, сораганнарга ярдәм белән җавап бирә торган кеше иде. Дөньяда яхшы саналган нинди сыйфатлар бар – алар бөтенесе аңа хас иде.

21 ел бергә тордык. Без туганнар аркылы таныштык. Мин бертуган апама еш кына кунакка бара идем, шунда таныштык та, кавышып киттек. Ул апаның иренең туганнан туганы иде.

Ике кызыбыз бар – Ралинә һәм Рамина. Аларны үлеп яратты. Беркайчан кире бормады, сораганнарын, теләгәннәрен алып бирергә, үтәргә тырышты.

Спорт белән мавыкты, шул спорт мәйданында үлде дә. Кайчак егетләр белән балыкка барды. Бәйрәмнәрне өйдә үткәрә идек. Авылга әти-әни янына да еш кайттык.

Соңгы 2 көндә генә, күкрәгемдә авырту бар, диде. Дүшәмбе барасы идек тикшертергә – өлгермәдек шул... – дип ачынып сөйләде Светлана.

«Ул көнне өйгә кайтмас дип, башка да килмәде»

Яман хәбәрне аларга Илдар хәбәр иткән. Бу хакта ишетүгә, Светлана футбол манежына юл тоткан.

– Ул көнне өйгә кайтмас дип, башка да килмәде, башка да сыймый торган хәлләр. Гадәттәгечә «пока, матурым, уңышлы уен телә миңа» дип әйтеп чыгып китте. Мин әле, «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә барабыз дип, әйберләрен җыя башладым. Шунда ук үлеп китәр дип, кемнәр уйлаган?! Бигрәк кинәт булды бит. Бик зур кайгы кичерәбез, – диде ул.

Илшат үлгәч, аңа ярдәм җыя башлаганнар. Әмма Светлана реквизитларын күрсәтүне теләмәде. «Ярдәм болай да күп килде – туганнар, якыннар барысы да булышты. Рәхмәт аларга!» – диде.

Дәвамын укыгыз:  https://intertat.tatar/news/ilsatny-kotkaryp-kalyp-bula-ide-futbol-uinaganda-arca-egetenen-gomere-ozelgan-5864398

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X