erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ильвина авыр мизгелләре белән уртаклашты: «Мин йөкле идем»

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Әй язмыш, язмыш» тапшыруына җырчы Ильвина кунак итеп чакырылган. Җырчы анда зур гаилә турында хыяллануы, әмма ни сәбәпле килеп чыкмавы турында сөйләде.

Җырчының беренче иреннән кызы Раяна үсә. Хәзерге иренең Раяна белән мөнәсәбәтләре бик әйбәт булуы, иренең балаларны бик яратуы, кунакларга баргач та, балалар белән уртак тел табып, аралашуы турында да сөйләде ул.

– Мин балам тугач та, 5 балам булуын теләр идем, дип әйтә килдем. Бу теләк бүген дә яши, күп балалы гаилә телим. Кызганычка, минем аны проблема дип тә әйтәсем килми. Мин бу юлны елмаеп үтәргә тырышам. Табиблар миңа ышаныч баглыйлар, төрле вариантлар тәкъдим итәләр. Без инде шуның өстендә эшлибез. Бары тик вакыт җиткәнен көтәм.

«Утта яндыра торган» эмоцияләрне уздым да кебек. Бу – яшерен әйбер дә түгел инде, күп хатын-кызларда булырга мөмкин хәл. Шулай килеп чыгарга мөмкин, дип, уйда да йөрттем. Мин авырлы идем. Кызганычка, минем бүген йөклелегем тукталган. Авыр булмас иде, әгәр ул беренче тапкыр гына булса. Бүгенге көнгә кадәр, барысы да әйбәт булыр, дип ышандым. Баштарак проблемалары килеп чыккан иде, үземә үзем уколлар ясап, бар җиремне тишеп бетердем. Сакларга тырыштым. Димәк, шулай булырга тиеш, барысы да алда, дип уйлыйм. Бәлки, бу турыда сөйләгән өчен, өйдә мине ачуланырлар да. Минем авырлы булуымны берсе дә белмәде, аңа кадәргеләрен дә беркемгә дә әйтмәдем. Бар да яхшы булачак!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Баштарак авыр инде ул. Тапшыруга баргач, «еламаска» дип, үземне тотарга тырыштым. Тапшыруның туры килүе дә плюс булды,диясем килә.

Монда бернинди фаҗига юк. Ни генә булмасын, хатын-кызның көчлелеге чиксез. Хатын-кызларга теләгем: беркайчан да башны салындырмаска, күңелегезне төшермәскә, яхшыга ышанырга, елмаеп, тормышка, могҗизага ышанып яшәргә. Тормышның матур мизгелләре күп, аларны күрә белергә, аларга басым ясап яшәргә. Балалар, әти-әниләребез, якыннарыбыз исән-сау булсын, алдагысы яхшы булсын, – дип, бик авыр минутлары белән уртаклашты җырчы.

Чыганак: ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X