erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ирем сеңлемә гашыйк булды бугай

Ярты ел элек сеңлем иреннән аерылып, безгә күченеп килде. Ире аны өйдән куып чыгарды, чөнки сеңлемнең ул өйгә бер тиен акчасы да кермәде. “Үз тиңеңне тап, байлар белән чуалма. Ул бит сине теләсә кайсы вакытта урамга чыгарып ата ала”, – дигәнне тыңламады. Менә нәтиҗәсе!..

 

Безнең фатир алай зур булмаса да, сыйдык. Бертуган сеңлемне урамда калдыра алмыйм бит инде! Балалар – үзләрендә, безнең ирем белән – аерым бүлмә, сеңлем залда йоклады. Тик күптән түгел иремнең сеңлемә карата гадәти булмаган игътибарын тоя башладым. Иртүк торып чәй куя башлады, эштән иртәрәк кайта, өйдә булганда да хушбуй сибенә, соңга кадәр залда кино карый. Сеңлем белән гел ниндидер тема табып сөйләшәләр, көлешәләр. Ни булган бу иргә? Әллә сеңлемә гашыйк булып йөриме? 

Миңа бу хәл бер дә ошамый. Сеңлемә дә тизрәк фатир эзләргә куштым. Хәзерге заманда беркемгә дә ышаныч юк, ә миңа гаиләм кадерле. Сеңлемнең андый адымга баруына ышанмыйм, әлбәттә. Шулай да шикләндерә. Сез ни диярсез?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илсөя,
Казан.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X