erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Иремнең “башы китте”

Ирем белән 11 ел элек өйләнештек. Соңгы айларда ул миңа бәйләнә башлады. Гел матур булырга куша, рәсемдәге модельләр кебек булуымны тели. Сүз дә юк, хәзер фигурам үзгәрде. Ике бала тапканнан соң кем үзгәрми соң?

 

Ләкин фил кебек тазармадым, күп дигәндә, 8-10 килога артканмындыр.

Ә ул: “Болай булмый, ябык, давай”, – дип нервыларымны ашап бетерде. Алай гына түгел, эчке киемгә дә бәйләнә. Янәсе, челтәрле, матур булсын. Миннән бер артык җире дә юк. Эчке киемнәренә банан, ананас рәсемнәре төшерелгән. Корсак үстереп ятканына да дәшмим. Мине дә, мәсәлән, дәртләндерми бу күренеш. Минем дә өйдә бизәнмичә, уңайлы кием киеп йөрисе килә.

Әйтергә оныта язганмын, беркөнне ирем “эпиляция ясатканың юк, акчасын бирәм, барып кайт” дигәч, артыма утыра яздым. Нишләгән соң бу ирем? 11 ел яшәп башы китә башлаган бугай...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Диләрә, Казан.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/iremne-bashy-kitte

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X