erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ирен өлешчә мобилизациягә озаткан хатынның җан авазы: «Үз башына төшмәгән кеше аңламый» (»Интертат», Гөлназ Хәбибуллина)

«Табиб иремнең авыру тарихын язудан баш тартты»

 

Танышым Илзидә Миннебаеваның ире мобилизациягә эләкте. Өч көн элек ул да, күз яшьләренә буылып, ирен билгесез тарафка озатып җибәрде. Шундый авыр чакларда, болай да өшегән җанны бер сүз, бер гамәл аз булса да җылытып җибәрә алыр иде. «Һәркем үз түбәсен кайгыртып яшәгән бу заманда кеше хәленә керә белү, миһербанлылык дигән әйберләр бөтенләй ят нәрсәләргә әйләнеп бара икән»,– ди Илзидә, ирен хәрби операциягә җыю тарихын сөйләп.  


«Иремнең кан басымы еш күтәрелә. Соңгы атналарда аеруча интектерде, гел уйнады.  Чаллыда яшәсәк тә, ирем тору урыны буенча авылда теркәлгән. Авырган вакытларда да Тукай районы Күзкәй авылындагы амбулаториягә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу юлы да ирем шунда кайтып тикшеренде.  Әле ул вакытта «берничә көннән кулыбызга повестка китереп тоттырырлар» дип башыбызга да китермибез. 

Кардиограмма нәтиҗәләрен карап, табиб дәвалау курсы билгеләде. Авыл ерак булгач, ирем Чаллыдагы Тукай районы хастаханәсенә йөреп дәваланырга булды – уколлар салдырды, дарулар эчте.  

Ә берничә көннән Маратка повестка алып килделәр. Ниндидер икеләнү, качып калу турында сүз дә булмады. «Барам, кайгырма, барысы да әйбәт булачак», – диде.

Энекәшемнең хатыны Казанда табибә булып эшли. «Маратның кан басымы уйный, Казанда комиссия узганда игътибар итәрләрме икән?» – дип, бик борчылып сорадым. Ул иремә амбулатор картасын үзе белән алырга киңәш итте. 

«Миңа повестка килде, тиздән алып китәләр, карточкамны әзерләп куегыз әле, зинһар»,  – дип, ирем табибка алдан шалтыратты. Иртәгә алып китәләр, дигән көнне кайтып киттек. Мин кермәдем, яшь бала белән машинада утырып калдым. Үземә күрә «тиз генә биреп чыгаралар да, кире кайтып китәрбез» дип уйлыйм бит инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Марат, карточкасын алып чыгып барганда, ярты юлда тукталып калган. Табибның карточкага иремнең кан басымы булуы, бу көннәрдә дәваланып йөрүе турында түгел, хәтта бер атна элек «прием»га килүе турындагы мәгълүматны да язмавын күреп шаккаткан.  Кире кергәч, Маратны: «Соңрак язабыз, әлегә пациентлар кабул итәбез», – дип көттергәннәр.

Вакытны бушка узыдарасы килмичә, күрше авылдагы туганнарга кайтып, саубуллашып килергә булдык.
«Без килгәнче язып куегыз, зинһар, әле эшлисе эшләребез бик күп»,– дип, әйбәтләп әйтеп киттек. 
Алга таба тагын да сәер хәлләр күзәтелде. Без кире килгәндә, табиб инде урынында юк, ә карточка һаман шулай тутырылмаган килеш өстәл өстендә ята иде. Шәфкать туташы: «Табиб миңа бернәрсә дә язмаска кушты», – дип, үзенекен тәкърарлады.Компьютерны ачтырып карыйбыз, анда да иремнең «прием»да булу турындагы мәгълүматтан җилләр искән.  

Ир-ат андый очракларда үзен-үзе тыеп тора, кул селтәп, кайтып та китә ала әле ул. Ә менә хатын-кызның тыеп кара син… «Кайда минем иремнең бер атна дәвалануы, кан басымы югары булуы турындагы язу, авыру тарихы?!» – дип пыр туздым. Тик бу бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Нәтиҗәдә, буш карточка белән, кире Чаллыга кайтып киттек. 

Мин, тукталып калмыйча, юлда баш табибка шалтыраттым. Ул мине: «Хәзер әйтәм, язып бирерләр», – дип тынычландырырга тырышты. Ул арада район хастаханәсендәге башка таныш табибларга чыктым. Үзенә берничә кеше шалтырата, ачулана башлагач, эшнең зурга киткәнен аңлап, теге без «прием»да булган табиб кире шалтыратты: «Килегез, язып бирербез», – дип, минем белән бик дорфа сөйләште. Ә без инде ул вакытта Чаллыга кайтып җиткән идек. Бу юлы инде ирем, принципка күчеп, кире борылмады. Карточкасында шул соңгы «прием»дагы язу булмаган килеш кенә китте. Менә шул...

Үз-үзенә эшләгәч, ирем больничный да ачтырмаган иде. Югыйсә, аның дәваланганы турында бөтен дәлилләребез бар. Хастаханәгә йөреп, уколлар алдык. Табиб кул куйган пичәтле рецепт кәгазе бар. Карточкага «кан басымы белән «прием»да булды» дигән язу өстәү өчен «кара тавыш» чыгарырга туры килде. «Өстән» кушылган фәрманмы бу, әллә үзе шундый мәрхәмәтсез табибмы – һич аңламыйм… Без бит иремә отсрочка сорап бармадык. Кан басымы уйнавын гына күрсәтергә теләгән идек. Ут эченә китә торган кеше бит ул, ни булмас… Менә шулай уколларын да алып бетерә алмыйча китеп барды ирем. Качып та калмады, «бармыйм» да димәде, кайберәүләр кебек чит илгә дә чыгып таймады. Туган илен, безне, шул исәптән әнә шулай кеше сәламәтлегенә төкереп караучыларны да яклау өчен китте...

Дәвамын укыгыз: https://intertat.tatar/news/iren-mobilizaciyaga-ozatkan-xatynnyn-zan-avazy-uz-basyna-tosmagan-kese-anlamyi-5855350

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X