Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Исерек бит ул димәгез!..

    Һәр авылның атаклы, «яраткан» үз исереге була. Аның исеме гадәттә кеше теленнән төшми, авылда андый-мондый хәлләр булса, иң беренче аны уйлый авыл халкы. Хәзер исереп, җирдә аунап ятучылар шактый кимеде. Ләкин үзем белән булган бер вакыйга күңелемә һаман тынгы бирми. Шул вакытны кире кайтарып: «Исерек, дип сүкмәгез!» – диясе килә.

     

    Бу хәлләргә кимендә ун ел бардыр. Авылда Хәбир исемле абый яшәгәнен, аның безгә туган икәнен дә белә идем. Туган көн кебек бәйрәмнәрдә очрашмагач, «Хәбир абыйны ник чакырмыйсыз?» – дигән соравыма әниләрнең җавабы бер булды: «Эчсә туктый алмый». Хәмер суы эчкән кеше туганлыкны өзәр дәрәҗәдә начар буламы икән ни? Бер яхшылык та яшәми мени аның күңелендә, дип, Хәбир абый белән утырып сөйләшәселәрем килгән чаклар булды. Ләкин башым яшь иде шул, акыллы кыяфәт ясап, Хәбир абый артыннан йөрерлек түгел идем әле. 

    Шимбә көнне авыл кибетендә халык шактый җыела: яулыклы әбиләр ашка барышлый сугылса, урта яшьтәге хатыннар авыл яңалыклары белән бүлешергә килә. Ул вакытта кибет кирәк-ярактан бигрәк гайбәт сату урынына әйләнә. Мин – мәктәп баласы, чират азагына басып кайбер явыз апаларның сүзләрен колагыма киртләп барам. Хәбир абыйның сеңлесе Рәфилә апай гына ипиен култык астына кыстыра да, авыл хатыннарының сүзенә исе китмичә, кайту юлын карый. Ул вакытта аягында көчкә басып, ишекне ватып диярлек ачып, Хәбир абый килеп керә. «Сәлам бирдек!» – дип, очкылык тотып исәнләшә дә, ишеккә таяна. Теге күп сүзле апалар кибеткә таралган сасы искә чыдый алмый, тиз-тиз әйберләрен алып, берәм-берәм чыгып китәләр. Кибеттә Рәфилә апа, Хәбир абый һәм туңдырма алырга төшкән – мин калам. Кайткач әнигә түкми-чәчми җиткерер өчен аларның ни сөйләшүләрен тыңлыйм, гадәттә талашып алуларын да яхшы беләм. 
    – Көпә-көндез исерек килеш ник төштең? – ди, тешләрен кысып Рәфилә апа. – Өеңдә генә утырырга ярамадымы?
    – Өйгә китереп бирүче юк бит! Син алай «не смей» әле, сеңелкәш, күп эчмим бит мин, менә болай гына, – дип Хәбир абый аңа якынрак килә. Тегесе аны этеп җибәрә һәм хурланып чыгып китә. Мин – сабый бит әле, идәндә яткан Хәбир абыйга торырга булышам. Кибетче апай күпме ачуланып, Хәбир абый идәннең пычрагын «юып» бетергәнче аунаса да, кулымны җибәрмим. Башка малайлар кебек аннан куркып үсмәдем мин. Тиздән аракы эчүен ташлаячагына, хатын табып өйләнәсенә ышандым. Башкаларны, исерек чакта, чеметеп куркытса, миңа бармак очы белән дә кагылмады Хәбир абый. Туган булуыбызны белә бит, мин дә әби ягыннан аның туган абыем булуын чамалый идем ул яшьтә. Кибеттә, урамда аунап яткан чакларында булышырга атлыгып торуым да Хәбир абыйга чын йөрәктән якынаюым гына иде.

    Мин кибеттән өйгә кайтып җиткәнче, әни инде минем ни эшләп йөрүем белән хәбәрдар була иде. Бусагадан атлап керүгә: «Тагын калган акчаны шул исерек калдыгына бирдеңме? Идәннән дә син торгыздыңмы?» – дип каршы алыр иде. «Бүген Хәбир абый кибеткә төшмәде бит», – дип акланырга тырышсам да: «Улым, кеше белән исерекне бер күрмә. Хәбир абыеңнан бер үк үрнәк алма, исерек бит ул!» – дип ул вакытта миңа акыллы тоелган киңәшләрен бирер иде. 

    Шул еллар дәверендә мин Хәбир абыйның «теге исерек» булуына инанып тъгел, ә бәлки борчылып яшәдем. Шәһәргә укырга киткәч, асфальтта яткан исерек яшь егетләрне күргәч, Хәбир абыйдан да куркынычрак кешеләр бар икәнлеген аңладым. Төнге клублардан лыгыр булып кайткан яшь кызлар турында ишеткәч, чәчләрем үрә торды. Бәхетемә, бергә укый торган иптәшләрем әйбәт тәрбия алган, минем кебек авылдан чыккан яшьләр булып чыкты. Исерекләр турында сөйләшеп хәйран көлештек без ул вакытта.

    Ә берсендә классташлар очрашуына авылга кайткач, бер хәбәрне ишетеп шаккаттым – Хәбир абый эчүен ташлаган! Әйе, бу яңалыкны авылдашлар да сенсация итеп сөйләп йөрделәр, Рәфилә апаларга бармак белән төртеп: «Абыең сине хәзер кеше итеп тә күрмәс!» – дип көлделәр. Ул чагында барыннан да бигрәк якын туганнары – безнең әти-әниләр өчен борчылдым. Тормышта ялгыш адым ясап тайпылганы өчен кабул итмәгән туганнары хәзер аек Хәбирне кабул итәрме, дип уйландым. Кешене бит әйбәт чакта гына күрә, ишетә башлыйсың, ә начар гамәл кылса, ул кеше өчен синең тормышта урын табылмый.

    Ә Хәбир абый өчен урын минем йөрәгемдә һәрвакыт яшәде. Аның эчүен ташлап, тормышка «кайтуына» ышана идем. Өстәвенә, ул начар гадәтен ташлап кына калмаган, авылдан да чыгып киткән дигән хәбәрләр йөри башлады. 
    – Шәһәргә киткән, танышлары аша эшкә урнашкан, – диде әни.
    – Бер ай чамасы авылга кайтмагандыр инде, – диде әти исе дә китмичә.

    Ә бит Хәбир абый турындагы гайбәт сүзләр ул авылга кайтып, барысын да артларына утыртканчы дәвам итте. Әле дә хәтерлим, әби-бабайларга төшкәндә кибеткә сугылган идем. Кибетче апай белән күчтәнәч сайлаган арада әкрен генә, үзенең кергәнен дә сиздермичә, Хәбир абый килеп керде. Бер мизгелдә аның кем икәнен танымый, абайламый тордым: аклы-кызыллы кием кигән, башында кепка, аягында – шәһәр егетләре генә кия торган ботинка. Кечкенәдән күреп үскән Хәбир абый димәссең! Гадәте калган икән әле, очкылык тотмаса да, «Сәлам бирдек!» – диюен онытмаган. Кул биреп исәнләштек, сүзсез генә карашып тордык. Мин, яшь кеше, аның туганы буларак, сүзне беренче башларга тиеш булганмындыр. Әмма ул минем әбиләргә җыенганымны аңлап, сүз катты:
    – Нәгыймә әбиләргәме? – диде хөр тавышы белән. – Карале, шушы малайга әнә теге чәкчәкне, тәмле шоколадлы кәнфитеңне һәм... туңдырма бир әле яме?

    Кибетче апай тиз генә ул әйткән әйберләрнең бәяләрен чутлады да, пакетка салып кулыма тоттырды. Хәбир абый кесәсеннән картасын чыгарып, шул секундында түләп тә куйды:
    – Әбиләргә зур сәлам әйт яме, энекәш. Бүген кич үзем дә кереп чыгам әле. Машинаны күрсәтеп кайтам, – дип җилкәмнән какты.

    Реклама

    Сөенечемнән авызым зур ачып, кибеттән кош тоткан баладай чыктым. Кечкенәрәк чакта туңдырма алганыма шулай сөенсәм, хәзер инде мин кешенең ничек үзгәрә алуына ышанган идем. 

    Хәбир абый әйткән сүзендә торды, көтү кайткач әби-бабайларга килде. Мин, аны күрергә теләп, өйгә кайтмыйча аны көттем. Бик мөһим сөйләшү буласын сизенгән идем.

    Шул арада аклы-кызыллы киемен алыштырып, кап-кара спорт костюмын кигән Хәбир абый кочак-кочак күчтәнәчләр белән түргә узды. Гадәткә кереп калмагангамы, әбиләрнең: «Исәнме, энем», – дияргә телләре әйләнмәде. Бер чынаяк чәй эчеп, өстәл яныннан кузгалып маташа идек инде ул вакытта. Ләкин «мәртәбәле» кунак өчен яңадан табын әзерләү кыен булмады. Әби чәй куйганда, без Хәбир абый белән гәп кордык.
    – Син, энекәш, укыйсыңмы, эшлисеңме, дигәндәй, – дип кызыксынды Хәбир абый.
    – Соңгы ел инде, эш эзләргә вакыт, – дидем.
    – Кем булырга укыйсың әле син?
    – Экономист.

    Ул, кепкасын салып, миңа якынрак килеп утырды.
    – Мин сине үзем белән Себергә алып китәм. Бездә синең кебекләргә эш булып кына тора. Үземә ярдәмче итеп алырмын.

    Аның сүзләренә, башыма сеңгән «теге исерек Хәбир» әйткәннәргә берара ышанмыйча, дәшмичә тордым. Шаярганын сиздереп, шаркылдап көлер дә: «Ә син ышанган буласың!» – дияр кебек иде. Ләкин аның йөзеннән җитдилек китмәде, минем җавапны көтә иде абый. 

    Шул сөйләшүдән соң мин бер генә әйбер әйтә алам – Хәбир абый белән алты ай Себердә эшләп кайткан көннән бирле авылдашларның: «Теге исерек бит ул!» – дигәннәрен бер тапкыр да ишетмәдем. Хәбир абыйның төп нигезендә кеше өзелмәде. Туганнары да күп икән бит аларның! Бертуган сеңлесе Рәфиләнең дә «бердәнбер абыйсы» икән бит ул! Ләкин Хәбир абый җирдә сәрхүш булып аунап ятканда бер генә кешенең дә ярдәм кулы сузып, булышырга теләп маташканын күрмәгән идем. Кешене бай, акыллы чакта яратканда исерекләрнең дә кайчандыр сезнең кебек үк кеше булуларын, ә бәлки киләчәктә дөрес юлга баса алуларын онытмасак иде. «Исерек бит ул!» – димәгез, бүген аек кешенең иртәгә өенә ничек кайтып керәсен беребез дә белми бит.

    Надыйр Шакиров

    http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/iserek-bit-ul-dimgez

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: