erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Юлда

Хикәя

Ирен Саматны сугышка алдылар. Әминә бу Үзбәкстанда берүзем нишлим, туганнар да юк дип, туган ягы Арчага кайтырга була. Берүзең ике бала белән ничек кайтып җитәрсең дип күршесе Маруся әгьваласа да, Әминә җыена. Үзе белән әллә ни алмады. Киемнәр дә, юлга ипи белән бәрәңге тыкты. Поездга да шактый ерак бит. 60 км. Ике улы белән таңнан тәпиләп юлга чыгып киттеләр. Шактый юл бардылар. 5 яшьлек Вафа тәмам арды. Эссе, тузан. Кайнар туфрак аякны пешерә. 7 яшьлек Васыйл дәшми атлады.  Вафа ардым, ашыйсым, эчәсем килә дип шыңшый ук башлады. Кояш кыздырыпмы кыздыра. 7 яшьлек улы Васыйл түзем, ул дәшми. Баруын белә. Вакыт-вакыт энесен орышып ала: "Бәби, шыңшып барасың монда. Түз, һаман ашап, су эчеп баралармыни?!" Аның саен Вафа түземсезләнә, минем ашыйсым, эчәсем килә, дип тәкрарлый. Әнисе дәшми, баруын белә. Бер авыл янына килеп җиткәч туктадылар. Әниләре Әминә сындырып ипи капты. Әле юл ерак дип малайларга аз гына ипи бүлеп бирде. Суны әрәм-шәрәм итмичә саклап кына эчегез, диде. Тамак ялгап алгач, буйга бәләкәй, арык гәүдәле Вафа агач күләгәсенә сузылып ятуы булды, йоклап та китте. Әминә олы улы Васыйлга, әйдә җыеныйк, барасы юл ерак, ашарга да җиткерәсе бар, юлда булуыбыз хәерле, диде.  Вафаны уята алмый азапландылар. Тәмам алҗыган әниләре Әминә малайны кызганып: "Калсын булмаса", - диде ни әйткәнен дә аңышмыйча. Васыйл куркулы караш белән әнисенең алҗыган йөзенә карады. Әнисе уйнап сөйләшми иде.  Васыйл эшнең никадәр җитди төс алганын аңлап, энесен уята башлады. Тор, тор, дим, каласың бит. Вафа башын күтәрде. Кузгалдылар. Малай шыңшый-шыңшый алар артыннан иярде. Нишләп уяттыгыз инде. Ял итсәк була иде бит, дип такмаклый-такмаклый атлады. "Улым, түз инде, караңгы төшкәнчегә кадәр бераз барыйк. Аннан йокларсың", - диде Әминә. "Ә кайда йоклыйбыз, безнең өй әллә кайда еракта калды бит инде", - дип шыңшый ук башлады Вафа. "Әни, әйдә өйгә кире кайтып китәбез", - дип елап Вафа юлга сузылып ятты. "Әни, кайнар туфракта минем аякларым пешә, туктыйк инде... Минем ашыйсым, эчәсем килә...". Туктадылар. Басудагы иске сарай янында. Вафа шунда күләгәгә ауды. Васыйл да сузылып ятты. Әнисеннән ипи, су дип сорарга батырчылыгы җитмәде. Бераздан инде алар берни белештермичә йоклыйлар иде. Иртән иртүк Әминә кузгалды. Һәм балаларны уята башлады. Торыгыз балалар, кояш күтәрелгәнче юлга чыгарга кирәк. Су белән ипи каптылар да яңадан юлга кузгалдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X