Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Елама, әнием, елама. Сине ташлап китүе миңа да бик авыр булачак.

    – Сез Фаяз буласызмы? Хастаханәдән бу. Хатыныгызны машина бәреп, безгә алып килделәр. Операция өстәлендә ята. Хәле бик авыр

    Фаяз белән Ләйләнең аерылышулары көтмәгәндә генә килеп чыкты. Хәер, кемгә көтмәгәндә, кемгә... Ләйлә күптәннән араларын өзәргә җыенып йөри иде инде. Тик күңеле генә гел тоткарлап килде. Ярата бит ул аны, ярата. Ничек кенә итеп шуны йөрәгеннән сызып ташларга? Ничек кенә аннан башка яшәргә? Яшәргә? Күпме гомере калды икән соң инде аның? Их, бик яшь бит әле ул. Бер дә үләсе килми. Яшисе, яратыласы, яратасы, балалар үстерәсе... Аллаһы Тәгаләм, нигә син мине шундый кыска гомерле итеп яраттың? Дөнья нинди матур, нинди киң? Шуның бер почмагында гына булса да миңа  уч төбе кадәр генә урын жәлләдең?

    Иртән күзләрен ачуга Ләйләнең башыннан шундый уйлар сызылып үтте. Өй эче салкынча булдымы, әллә үлем турындагы уйлар тәнен суытып үттеме, кыз бик озак җылы юрган астыннан чыкмый ятты. Кухня ягыннан килгән тәмле коймак исе дә үзенә тартмады. Күзләрен түшәмгә текәгән килеш ятты да ятты ул.

    – Кызым, әйдә инде, күпме әвәләнергә була. Уянганыңны беләм бит. Коймак суына, – дип дәште  әнисе, үзенең кергәнен сизеп йоклагандай күзләрен  йомып яткан кызына.

    – Җылы урыннан чыгасы килми, әни. Салкын кабер кочагына ничекләр кереп ятасы булыр.

    – Ни сөйлисең син, кызым, нинди йөрәк өшеткеч уйлар килә башыңа?..

    – Ярар инде, әни, яңадан башлама. Мин күпме гомерем калганны беләм. Үзем дә медик бит. Әни, әйт әле, нигә миңа бирде икән Аллаһы Тәгалә андый авыруны? Үлә алмый яткан кешеләр бик күп бит. Аларны алып китсә булмый микәнни соң?

    – Бер кеше каберенә икенче кеше керә алмый шул. Ә кем әйтте әле сине үлә дип? Яшәү өчен көрәшергә кирәк, кызым. Син нык характерлы, үзеңне кулга ал, бирешмә. Әйдә, тор, киен, ашарга чык.

    Наҗия шулай диде дә күзеннән агам, агам, дип торган күз яшьләрен эченә йотып, кухняга таба атлады. Кызында яман шеш авыруы табып, өч ай гомере калуы турында ишеткәннән бирле, тормышның ямен югалтты ул. Балага бер яшь вакытта иреннән аерылып, аны берүзе үстергән, сораучылар күп булса да, башка кияүгә чыкмаган, сабые өчен генә яшәгән хатын өчен аны мәңгегә югалтуның нәрсә икәнен аңлатып торасы юк.

    – Әни, елыйсыңмы әллә? Мин сине кайгыга салдым, әйеме?

    Кызының көтмәгәндә килеп дәшүе Наҗияне сискәндереп җибәрде. Күзләрен чылаткан яшь тамчыларын тиз генә кул арты белән сөртеп алды да, кызына борылды.

    – Кая күрдең? Еламыйм бит. Күземә чүп керде, шуны чыгара алмый азапланам.

    – Ул чүпнең мин икәнен беләм инде, әни. Елама, әнием, кадерлем, елама. Сине ташлап китүләре миңа да бик–бик авыр булачак.

    Ләйлә әнисен кочаклап үпте дә юыну бүлмәсенә кереп китте. Наҗия кызының сабырлыгына исе китеп артыннан карап калды. Сискәндереп телефон шалтырады.

    – Кызым, сиңа ул. Фаяз шалтырата.

    – Мине өйдә юк, диген.

    – Ялганларга теләмим.Үзең әйт.

    Ләйлә башына сөлге чорнаган килеш чыкты да телефонны кулына алды. Фаяз белән коры гына сөйләште дә телефонны өзде. Әнисенең аптырау катыш сораулы карашын күзләре белән эләктереп алган кыз аңа Фаяз белән араларын өзүе турында аңлатырга тотынды.

    – Әни, аңа дөресен сөйләп булмый бит инде. Миңа ышанып йөрмәсен. Үзенә икенче кыз тапсың. Үтенәм, әнием, башка сорау бирмә. Миңа болай да бик авыр.

    Наҗия әйтәсе килгән сүзләрен дә әйтә алмады. Сөйләшми генә коймак белән чәй эчтеләр.

    – Бик тәмле булган, әнием. Синең коймакларыңны сагынырмын инде, – дигән сүзләреннән соң гына  ана түзеп тора алмыйча кычкырып елап җибәрде. Шунда гына кыз үзенең дөрес сүз ычкындырмаганын аңлап алды. Тик төзәтергә соң иде инде. Әнисенең битләреннән үбеп, күз яшьләрен сөртте дә, борчыганы өчен гафу үтенеп бүлмәсенә узды.

    Түзә алмыйча елап җибәрүеннән куркып, оялып калган Наҗия өстәл янында утырып калды. Өй эчендә үле тынлык урнашты. Авыр, бик авыр бу көннәрдә Наҗиягә. Кызы өчен йөрәге әрни, аның урынында үзем генә булсамчы, дип еш сыкрана. Тик... “Тукта, Фаяз белән үзем сөйләшеп карыйм әле. Аңлатыйм. Кызыма рәнҗеп йөрмәсен. Мәхәббәт әллә нинди көчләргә ия. Чынлап торып яратса, кызының соңгы көннәрен генә булса да бизәсен иде, ичмасам”. Наҗияне мондый уйлар җанландырып җибәргәндәй булды. Ничек элегрәк башына килмәде икән? Озак уйлап тормыйча, ул Фаязга шалтыратып очрашу билгеләде. Аптырап калган егеткә күрешкәч аңлатырмын диде.

    Фаяз Наҗияне тынсыз калып тыңлады. Менә ни өчен араларын өзәргә булган икән кызый. Ә ул тагын ике көннән бирле көнләшү утында яна. Ләйләсе аны икенчегә алыштырган, имеш. Оят.

    – Син мине тыңламыйсың да, ахры, Фаяз. Әллә куркып калдыңмы?

    Наҗиянең кырысрак итеп биргән бу соравыннан сискәнеп китте егет.

    – Юк–юк, Наҗия апа. Мин бит аны икенче егеткә гашыйк булган дип торам. Ә эш менә ничек икән. Сез бик борчылмагыз әле. Безнең авылдагы бер апага ике айдан үләсең, дигән булганнар. Аннан соң ике ел үтте инде. Җен кебек, – диде ул Наҗиядән бигрәк үзен тынычландырырга теләп. – Мин аны ташламаячакмын.  Бергәләп җиңеп тә чыгачакбыз без ул авыруны. Әле яши генә башлады бит, нинди үлем турында уйлап, бу яшьтән караңгы гүргә кереп яту ди.

    Алар шулай бик озак сөйләштеләр. Наҗия егет яныннан тынычлангандай булып кайтып китте. Фаяз гына  көне буе җанына тынгылык таба алмады. Төнлә дә күзенә бер тамчы йокы кермәде. Нишләргә? Бер чара күрергә кирәк бит инде. Иртәнге якта гына йоклап китте егет. Озак та үтмәде, будильник шалтырады. Сикереп торып төймәсенә басты да, стенадагы көзгегә күз төшерде һәм... үзен танымады. Шешенеп беткән күз кабакларын кул арты белән сыпырды да, телефонын алып хуҗасына шалтыратты. Бүген бу кыяфәттә эшкә бара алмый бит инде ул. Аннан тагын юрганы астына чумды. Кичә Наҗия апа белән сөйләшкәннәрне исенә төшерде. Тукта, болай ятып булмый. Сөйгәнемә ярдәм кулы сузарга кирәк. Югыйсә, ул үлсә, яшәүдән ни мәгънә?

    Фаяз башта кибеткә кереп алтын балдак алды, аннан зур чәчәк бәйләме юнәтте. Ләйлә яраткан сары розаларга кулы үрелгән иде дә, кинәт корт чаккандай кулларын тартып алды. Кыз дөрес аңламаска мөмкин. «Сары – кояш төсе, шуңа яратам мин аны», –  дия иде дә, тик бу очракта аларны бүләк итү дөрес булмас. Кемнәрдер аны сагыш төсе ди бит.

    Ишекне Ләйлә үзе ачты. Фаязны күрү белән кире ябасы иде,  тегесе аягын тыгарга өлгерде. Шул арада Наҗия апа йөгереп чыкты, егетне түргә чакырды.

    – Наҗия апа, менә кызыгызның кулын сорарга килдем. Риза булырсыз бит? – диде.

    – Үзе риза булса, мин нәрсә...

    Аларның сүзен Ләйлә бүлде.

    – Кит, Фаяз, үзәгемне өзмә. Беләсең бит үзеңне ничек яратканымны. Тик безгә бергә булырга насыйп булмаган икән. Оныт син мине, кадерлем, оныт. Минем бары өч ай гомерем калды. Тормышыңны минем белән бәйләп, бәхетсез булма, – дип бер–бер артлы сүзләрне тезде дә үксеп елап җибәрде Ләйлә.

    Фаяз аны кочаклап алды. Суырып иреннәреннән үпте. Аннан кесәсеннән алып кулына балдакны тоттырды.

    – Син ризамы, кадерлем?

    Кызның дерелдәгән иреннәреннән ул аның ризалык белдерүен аңлады. «Ә авыруга каршы без бергәләп көрәшәчәкбез һәм җиңәчәкбез дә», – диде Фаяз һәм кызны тагын да ныграк күкрәгенә кысты.

    Туй бик күңелле узды. Ләйлә ул көннәрдә авыруы турында да онытып, очынып йөрде. Ире белән бергәләп җылы якка туй сәяхәтенә дә барып кайттылар. Наҗия әнисенә биргән фатир ачкычын аларга тапшырды. Бар да яхшы гына бара иде, тик көннәрдән бер көнне Ләйлә үзенең йөкле икәнен белде. Бу хәбәр барлык шатлыгын чәлпәрәмә китерде. Нинди ана булу? Нинди бала? Тумас борын аны ятим итәргәме? Хәсрәт–кайгылар өр–яңадан калкып чыкты. Фаязга бала көтүе турында әйтеп тә тормады, дәвалаучы табибы янына китте. Табиб өчен дә бу яңалык көтмәгәндәрәк килеп чыкты. Ни дияргә дә белмәгәч, түләүле хастаханәгә юллады.

    Менә Ләйлә анализ нәтиҗәләрен көтеп профессор бүлмәсе ишек төбендә утыра. Ишек шыгырдап ачылган саен йөрәге жу итеп китә. Югыйсә, юк дияселәрен дә белә... Әмма өметен югалтмый. Бәлкем?.. Юк, юк, нинди бәлкем? Бернинди бәлкем булуы мөмкин түгел. Әни булу теләге генә башын бутый аның. Нинди генә хатын–кыз ана булырга хыялланмый икән? Эх, бер дә  төшерәсе килми шул баланы. Бер атналык кына булса да, ярата да башлады инде ул аны. «Балам, гафу ит мине, борчылма, озакламый мин дә синең яныңа барам», –  диде ул үз–үзенә эчен йомшак кына сыпырып.

    – Кәримова, керегез.

    Фамилиясен ишетүгә, урындыгына сеңде Ләйлә. Кабатлап чакырганнан соң гына авыр сулап урыныннан кузгалды.

    – Мин сезне сөендерә алам, Кәримова. Сездә яман шеш авыруы юк. Һәрхәлдә анализларыгыз шуны күрсәтә.

    Яшь хатын тартып алмасыннар, дигәндәй кәгазь кисәген ике кулы белән чытырдатып тотып, язуларга карады. Яшь аралаш берни күрмәсә дә, алардан бик озак күзен алмады.

    – Ничек инде...

    – Була торган хәл. Табиблар да ялгыша. Үзегез дә медик, сезгә аңлатып торасы юк. Тормышыгызның кадерен белеп, рәхәтләнеп яшәгез, бер көтү балалар үстерегез. Мин рөхсәт бирәм, – диде профессор шаяртып.

    Ничек өенә кайтып кергәнен дә белмәде Ләйлә. Аягы җиргә тимәде дә бугай. Ишекне ачкан Фаязының муенына сарылды да үксеп–үксеп еларга тотынды. Шунда гына ни булганы башына барып җитте аның.

    – Беләсеңме, Фаяз, мин үлмим, үлмәячәкмен. Синең мәхәббәтең ярдәм итте миңа, – диде барын да бәйнә–бәйнә сөйләп. – Сиңа әйтәсе бер зур яңалыгым да бар: безнең нәниебез булачак.

    Бу сүзләрдән Фаяз бер мәлгә тынсыз калды. Ялгыш ишетмимме, дигәндәй, Ләйләсенең күзләренә текәлде. Аннан менә–менә елап җибәрердәй булып торган хатынын кочагына алып, кул арты белән күзләрендәге яшь  бөртекләрен сыпырды.

    – Әйттем бит сиңа бар да яхшы булачак, дип. Ә син тыңламадың, – дип назлап чәченнән дә үбеп алгач, болай да күңеле тулган Ләйсән күз яшьләренә ирек бирде.

    Шунда яшь хатынның күзе ишек яңагына сөялеп аларны күзәтеп торган әнисенә төште. Наҗиянең күзләреннән туктаусыз яшь ага иде.

    – Әни, әнием, елама, бар да яхшы бит, – диде Ләйлә һәм Фаязыннан аерылып анасы кочагына сыенды.

    – Аллага шөкер, кызым. Ахыры да хәерле булсын.

    – Кем туар икән, әни, ничек уйлыйсың?

    – Кем булса да, бәхете белән тусын, – диде Наҗия һәм кухняга таба борылды.

    Мондый шатлыклы вакыйганы болай гына калдырырга ярамый. Берәр тәмле ризык пешереп, билгеләп үтәргә кирәк. Шунда аның күзе суыткыч өстендә торган Коръән китабына төште. Кызы хәсрәте хатынга мәчет юлын да таптырды, догалар да өйрәтте. Көн дә белгәннәрен укып, кызына исәнлек теләде ана. «Рәхмәт, Аллаһы Тәгаләм. Баламны, газиземне сөендергәнең өчен рәхмәт», – диде ул изге китапны куллары белән сыйпап. Тик шулай да Наҗиянең күңеле нигәдер тынычланып ук бетә алмады. Эче пошкандай булды. «Я, Ходам, нигә икән бу? Әллә...?» Тьфү–тьфү, нәрсәләр килә соң аның башына? Юк, шулай да, күпме вакыттан бирле башларын катырып йөрделәр дә, кисәктән генә бар да яхшы, дип кайтардылар. Ышанып бетәсе дә килми. «Иләс–миләс уйларым өчен гафу ит, Аллаһы Тәгаләм. Бар да синең кулда. Ахыры да шулай матур тәмамлансын, сабыемны кулыбызга алырга насыйп булсын иде», – дип тели–тели камыр куя башлады хатын.

    Тик шикләнүләре хак булган икән Наҗиянең. Ике айдан Ләйләнең корсагы төште. Борчылудан елый–елый шешенеп беткән кызын юатудан чара калмады ананың. Фаяз да эчендәгесен тышка чыгармады.

    – Елама, кадерлем, менә миннән үрнәк ал. Булыр әле балаларыбыз, берәү генә дә түгел, әллә ничәү, – дип хатынын тынычландырды ул.

    Тик Ләйләгә сабыен кочагына алу бәхете һич татымады. Икенче, өченче корсагы да һаман да шул ике айдан төште. Дәвалану да ярдәм итмәде. Имче карчыкларга да барып карадылар. Аларның юраулары да юш килмәде. Инде өметемне өздем, дигәндә генә хатын яңадан бәбәйгә узуын белде. Бу юлы башка вакытлардагы кебек шатлыгын берәүгә дә белдермәде, хәтта әнисе белән иренә дә әйтмәде. Алдан кычкырган күкенең башы тишелә, диләр. Моның дөреслеген үз башыннан кичерде бит инде.

    Шулай көн артыннан көн үтте. Коты алынып көткән ике ай  килеп җитте. Ул көннәрдә Ләйлә берәү белән дә сөйләшергә теләмәде, нәрсә булганын да әйтмәде. Баштан ук кызын йөкле түгел микән, дип шикләнгән Наҗия генә эшнең нидәлеген сизенде. Ләйләсенең үз–үзен тотышына ачуы килә башлаган Фаязны да тынычландырды, сабыр булырга өндәде.

    – Минем шикләнүем чынга ашса, Ләйлә бала көтә булырга тиеш. Андый вакытта хатын–кыз көйсезрәк була. Аннан тагын төшәр, дип тә куркадыр. Син аны ачуланма да, үпкәләмә дә. Бераздан үзе әйтер, – диде.

    Ләйлә берәү дә белми, дип, һаман сер саклады, ә Фаяз белән Наҗия сизенгәннәрен белдермәс өчен берни аңламагандай аптырашкан булып йөрделәр. Ләйлә көйсезләнә башласа, бер–берсенә күз кысышып үз бүлмәләренә кереп киттеләр.

    Наҗия әйткән дөрес булып чыкты, озак түзә алмады кызы, кичке аш вакытында серен чиште. Ире белән әнисенең бер–берсенә карашып елмаюларын күреп, кычкырып көлеп җибәрде.

    – Әни, син изге кешедер, билләһи. Мин аннан яшереп йөрим, ә ул әллә кайчан сизенгән булган.

    – Шуңа күрә әни инде мин, кызым. Алла боерса, үзең дә әни булгач белерсең әле.

    Ләйлә баласын авыр күтәрмәде. Иркәләнеп тә ятмады.  Эшкә дә чапты, өйдә дә тик тормады, бакчада да казынды. Соңга табарак тагын да матурланып, тулыланып китте. Йөзендә һәрчак елмаю балкыды. Аның шулай дәртләнеп йөрүе өйдәгеләрне дә сөендерде. Фаяз хатынына карап туя алмады, назлы сүзләрен жәлләмәде. 

    Ниһаять, бала табар вакыты та җитте. Ул көнне Ләйлә иртәдән кәефсезләнебрәк торды. Фаязга ерак китмәскә, шалтыратуга кайтып җитәргә әзер булырга кушты. Әмма аңа хәбәр бирерлек тә булмады. Җитмәсә, әнисе дә өйдә юк иде. Хатын тиз генә күлмәген киде дә, хастаханәгә таба атлады. Күрше Зәйтүнәттәйнең: «Һай, җаным, җен икән, үзе менеп бара бит бульнискә», – дип бөтен урамга кычкырганыннан эче авыртуын да онытып көлеп җибәргәнен сизми дә калды. «Шушы көнгә кадәр көтмәсәң. Вакытында килергә ярамагандыр», – дип битәрләп алды аны каршыга чыккан шәфкать туташы. Тик Ләйләнең үз хәле хәл иде. «Елмаеп тора бит әле. Мәчегә көлке, тычканга үлем», – дип уйлап куйды ул шәфкать туташы турында.

    Озак авыртты яшь хатын. Баласы елап җибәргәннән соң гына йөзенә елмаю кунды. «Кызың бар», – диде шәфкать туташы нарасыен күрсәтеп. Ләйләгә алар томан эчендә булып тоелды. Сузылмакчы булды, куллары тыңламады. Түшәмдәге утлар каядыр юкка чыкты. Бөтен дөнья караңгылыкка чумды. Кемдер яңагына суккалаганнан айнып китте. Табибә икән. «Күзеңне йомасы булма, бел аны», – диде ул Ләйләнең битеннән сыйпап. Хатын тирә–ягына күз салды. Нигә чабышалар икән табиблар? «Иренә шалтыратыгыз, беренче төркем кан кирәк булачак», – диме? Кемгә икән? Җавап табарга өлгермәде, күзләрен яңадан караңгылык пәрдәсе каплады.

    Аңына килгәндә, ак халат кигән берничә кеше аңа иелгән иде. «Аллага шөкер, бу дөньяга кайтты», – диде берсе кемгәдер һәм яңадан аңа карап, якты итеп елмаеп: «Икенче туган көнең белән», – диде. Аның яктылыгыннан бүлмә дә яктырып киткәндәй булды. Бу көнне Ләйлә бала гына тудырмады, үзе дә яңадан туды.

    Кызы тууына сөенеп бетә алмады Фаяз. Барлык буш вакытын баласы янында үткәрергә тырышты. Өйдәгеләрне: «Кайчан миңа әти дия башлар икән инде?» – дип көлдерде. Ләйлә дә баланың һәр хәрәкәтенә исе китеп карап торды, аз гына селкенсә дә, янына чапты, имезгәндә сабыеннан күзләрен алмады. «Нинди бәхет икән ул ана булу! Рәхмәт, Аллаһы Тәгаләм, миңа шундый бәһасез байлык бүләк итүең өчен рәхмәт», – дип кабатлады.

    Көн артыннан көн үтте. Нәни Ләйсән әнисен күрү белән елмая башлады, үзенчә без аңламый торган телдә сөйләшкән булды. Ләйлә дә кибеткә чыкса да, тизрәк баласы янына ашыкты. Кайчак кызына борынын төртеп үзе дә йоклап китә иде.

    Ә беркөнне Ләйсән нигәдер гел борчылды. Рәтләп йокламады да. Тегесен эшләп, монысын  биреп карады Ләйлә. «Күкрәк сөте генә җитми, ашыйсы килә, ахры, моның», – дип уйлап суыткычка барса, сөт юклыгын белде. «Фаяз да кайтмый, ичмасам, йөгереп кенә кибеткә барып килер идем», – дип уйларга өлгермәде, ишектән май кояшы кебек балкын ире килеп керде.

    – Фаяз, өйдә сөт юк икән, кибеткә генә барып килим әле, – диде ул тиз–тиз генә халатын алыштырып.

    – Мин чишенмәгән бит әле, хәзер үзем алып кайтам, – дип туктатырга маташты аны ире. 

    – Юк, Фаяз, үзем йөреп кайтыйм инде, көне буе өйдә утырып туйдым, бер һавага чыгасы килә, – дип, кояш бирде, ай алды, дигәндәй, күз ачканчы юк та булды.

    Бала тагын да катырак елый башлады. Фаяз нишләргә белмәде, аны кулыннан төшермәде. «15 минутлык юл инде, нишләп тоткарлана соң бу кызый. Җитмәсә, телефонын да алмаган», – дип уйлады. Тора–бара борчыла ук башлады. Хәйран азапланганнан соң, елый–елый арды булса кирәк, Ләйсән йоклап китте. Фаяз аны диванга салды да, үзе дә мендәргә башын салып, оеп китте. Аны телефон тавышы уятты. Бермәл ни булганын аңышмыйча торды ир, аннан хатыны кайтты, ахры, дип ишеккә китте. Ишек артында кеше булмагач кына, телефонга игътибар итте. Эче жу итеп куйды. Аңа таба бармакчы булды, тик аяклары тыңламады. Ахыр чиктә үзен кулга алып, телефон трубкасына үрелде.

    – Сез Фаяз буласызмы? Хастаханәдән бу. Хатыныгызны машина бәреп, безгә алып килделәр. Операция өстәлендә ята. Хәле бик авыр, – диделәр Фаязга авыз ачып сүз әйтергә дә ирек бирмичә. – Алло, сез мине ишетәсезме? Алло?

    Юк, ул берни дә ишетми иде инде. Кулыннан төшеп китеп, асылынып калган телефон трубкасыннан гына һаман ниндидер сүзләр агылды. Шунда Фаязны уйларыннан айнытып бала елый башлады. Ир үзе дә сизмәстән идәнгә чүгәләде һәм кычкырып елап җибәрде.

    Ишектән килеп кергән Наҗия аны шундый хәлдә туры китерде.

    – Ни булды, кияү, нигә елыйсың? – диде ул Фаязны мондый халәттә беренче тапкыр күреп.

     – Әби, Ләйлә...

    – Ни булган аңа?

    Фаяз  сүзен дә әйтә алмыйча яңадан идәнгә сыгылып төште. Аннан башын күтәреп, ишетелер–ишетелмәс кенә: «Авариягә очраган. Авыр хәлдә. Хастаханәдә», – диде. Наҗия кулындагы сумкасын читкә атып бәрде дә, кияве янына килеп, аны башыннан кочып алды.

     – Я, бер Аллаһы Тәгаләм, нигә дип бөтен сынауларны да безгә бирәсең син? Ике тапкыр үлемнән генә калды бит инде балам. Тормыш ямен, бала бәхетен тойгач кына, гомерен бетермә кызымның. Үтенеп сорыйм, син генә ярдәм итә аласың, Аллаһы Тәгаләм, – дип өзгәләнеп Ходайга ялварды, аннан онытылып торып, кисәк нидер исенә төшкәндәй Фаязга дәште. – Ал, улым, баланы, киттек янына.

    Шуны гына көткәндәй, ир җәһәт кенә сикереп торды да, баласына омтылды. Аннан нигә янына килгәнен онытып, туктап калды, әбисенә борылды. Наҗия киявенең хәлен аңлады, тиз–тиз генә баланы киендереп, аңа бирде дә, ишеккә таба китте.

    Ләйлә күзләрен ачу белән янында әнисе, ире, баласын күреп, елмайгандай итте, күзләрен яшь каплап алды. Фаяз аны кулыннан тотты.

    – Әни, Фаяз белән Ләйсәнне ташлама. Бөтен өметем синдә, – диде яшь хатын. – Ә син, Фаяз, елама, сөрт күз яшьләреңне. Сиңа нык булырга кирәк. Баланы үстерәсең бар. Кызганыч, кызымның үскәнен бик күрәсем килгән иде. Әни, кызымны кочасым килә, миңа якын китерче.

    Наҗия кечкенә Ләйсәнне әнисе күкрәгенә куйды. Ләйләнең йөзендә елмаю чагылып киткәндәй булды, күзләре юешләнде. Кулын күтәреп кочакламакчы булды, тик хәле җитмәде.

    – Ни сөйлисең, син, кызым. Үстерерсең, үзең үстерерсең, Алла боерса. Авыртмаган кеше булмый, менә тазарып кына чык та.

    Тик Ләйлә әнисенең сүзләрен ишетмәде. Аның күзендә бер тамчы яшь бөртеге генә ялтырап калды.

    ...Зиратта Ләйләнең кабере янында өч кеше басып тора. Берсенең, иң яшенең кулында кып–кызыл розалар. Шунда каяндыр олы яшьтәге бер ир–ат килеп чыгып, алар янына килеп басты.

    – Туганымның каберен эзләп йөрим. Күптәннән кайткан юк иде, – диде.

    Тик берәүнең дә үзенә игътибар итмәвен күреп, бер таштагы рәсемгә, бер кулындагы чәчкәләр кебек гүзәл кызга карап: «Бу кадәр ошарлар икән. Яңадан туган, диярсең», – дип өстәде.

    Бу сүзләрдән Наҗия дә, Фаяз да сискәнеп киткәндәй булдылар. Ә Ләйсән якты елмаеп розаларын кабер өстенә салды.

    – Яңадан туган, диярсең, дидеме? Яңадан туган? Яңадан... туган. 

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: