erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Каберемә куярга чәчәккә заказ бирә башлаган идем...» - яман шешне җиңгән Вероника тарихы ("Интертат", Зилә Мөбәрәкшина)

Вероника Ашурова белән бик очраклы таныштык. Аның Казанда мәш килеп хәйрия концертын үткәреп йөргән чагы иде. Вероника үзенең минут, секунд саен тын да алырга вакыты булмаган тыгыз графигында минем белән сөйләшергә вакыт тапты. Дөресен әйтим: Верониканың язмышы бик тетрәндерде.

«Тугыз БДИ тапшырып, мәдәният университетына укырга кердем»

Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Веро́ника Ашурова моңлы бала булып туа. «Актриса туган! Ю-юк, бу актриса түгел, җырчы ул!» – дип әйткәннәр сабыйга. Шуңа да, аңа Вероника Кастро хөрмәтенә Веро́ника дип исем кушканнар.

 

Фото: © Вероника Ашурованың шәхси архивыннан

Язмыш Верониканы төрле яклап сыный: ачысын да, төчесен дә күрсәтә. Тормыш юлы гел ак юлдан гына тормый дигәндәй, Верониканың тормышы да аклы, каралы юллардан тора. Ул язмышы турында сөйләгәндә бик йотлыгып тыңладым. Вероника турында аерым китап язып булыр иде.

– Кечкенә чагымнан ук музыка мәктәбендә виолончель буенча укыдым, - дип башлады сүзен Вероника. – Сәхнәгә адым ясаганыма да быел 25 ел булган икән. 11 ел буе виолончельдә оркестрларда уйнадым, концертларда катнаштым. Мәктәптә укыганда Вена консерваториясенә укырга керергә чакырдылар. Әти-әниемдә акча булмагач, Казанда калырга булдым. Уен коралын сатып алырга да мөмкинлек юк иде. Шулай да, тырыш кыз булдым.

Журналист булырга да хыялландым, ТНВ оештырган «Тин-клуб»ка йөрдем. Әмма үземне бу өлкәдә күрмәдем, чөнки мин бик кызу кеше. Берара хирург булырга да хыялландым. Битараф кала алмыйм: урамда берәрсенә начар була икән, шунда ук ярдәм итәргә ашыгам. Мин аның тышкы кыяфәтенә карамыйм, канга батканмы, ялангачмы ул... Нәрсә булса да, йөрәгем түзми, булышам. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә миңа ишекләр дә ачадыр дип уйлыйм, янәшәмдә яхшы кешеләр, нәрсә сорасам да, аңлый беләләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай итеп, үземне җыр өлкәсендә сынап карарга булдым. Иң яхшы студентлар исемлегенә кердем, Владимир Путинның стипендиясенә ия булдым. Шулай дисәң дә, мәктәпне берничә «3»ле билгесе белән тәмамладым. Шулкадәр актив булдым! Укырга вакыт калмый иде. Бердәм дәүләт имтиханын да иң күп бирүче мин булдым, әллә тугыз фәннән бирдем шунда... Ялган булмас, барысыннан да югары баллар җыйдым. Минем өчен теләсә кайсы югары уку йортының ишекләре ачык иде дисәң дә була. Музыка, концерт, кешегә ярдәм итүме – тәүлегенә ике сәгать йокы эләксә дә рәхмәт әйтә идем.

Мин – аудиал. Минем өчен мәгълүматны өч тапкыр ишетү җитә, барын да исемдә калдырам. Лекцияме ул, спектакльме... Колакчын киеп йокларга ята идем дә, төшемдә шул аудионы тыңлап, иртә белән яттан сөйләп бирә идем. Шуңа күрәдерме, телләрне җиңел өйрәнәм. Бер елны Франциягә лагерьгә эләктем. Бер ай буе шунда булып, француз телендә сөйләштем. Моның бик уңай ягы бар – төрле телләрдә җырлар язам, шуны башкарам. Шулай итеп, мин башкорт телен дә өйрәндем. Татар телен мәктәптә өйрәнә башлап, институтка кергәч, Эльмира Хамматова яхшылап өйрәтте, бирде кирәкне!

ГИТИСның эстрада бүлегенә керергә тиешле кеше идем мин... Ләкин БДИ нәтиҗәләре соңга калып килү сәбәпле, документларны тапшырырга ике көнгә соңга калдым.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kaberema-kuyarga-cacakka-zakaz-bira-baslagan-idem-yaman-sesne-ingan-veronika-tarixy-5853419

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X