erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Кайда ялгыштым икән?

Ике малайдан соң туган кызыбызны курчак кебек үстердек. Әле беребезнең кулда, әле икенчебезнекендә. Абыйлары кулъяулык кебек кенә йөрттеләр. Кызым тусын иде дип хыялланып яшәгән мин дә кыз бала назына, йомшаклылыгына, иркәлегенә рәхәтләндем. Озак вакыт үзебез белән йоклады әле ул. Әтисе: «Исләрен иснәп рәхәтләнеп кочаклап йоклыйк, тагын кайчан татыр мондый бәхет», – дия-дия ярата иде. (Сөембикә)

Үзем хыялланган бөтен җиргә дә йөрттек Әминәбезне. Рәсем түгәрәгенә дә, биюгә дә, вокалга да. Берсен генә сайлар идек, һәрберсеннән дә булдырды ул. Үзем эшкә чыкмадым. Улларымның икесен дә ике яшьләре дә тулмаган килеш бакчага биреп эшкә чыккан идем. Бу юлы бөтен вакытымны кызыма багышлыйсы килде.

Муллыкта яшәмәсәк тә, ирем эшләгән акча гаиләбезгә җитәрлек иде, мин эшкә чыкмаска булдым. Шуңа күрә Әминәне бөтен җиргә йөртергә вакытым җитә иде. Укый башлагач та расписание төзеп, аның режимы буенча яшәргә өйрәндем. Бу кызы белән генә хыялланган икән димәгез. Эшләмәгәч, улларыма да вакыт җитә иде. Аларның яшь аермалары зур түгел. Икесе дә футболга йөриләр, өстәвенә, инде үзләре йөрерлек яшьтә. Гаиләдә хатын-кыз бәхетле булса, балалар да рәхәттә яши. Ә мин шул тормышым белән бик бәхетле идем. 

Улларыбыз икесе дә укып бетерп эшкә урнаштылар. Берсе армиядә хезмәт итеп кайтты, икенчесе аспирантурага керде. Ул арада Әминәбез дә үсеп җитте, мәктәпне тәмамлады. Бөтен конкурсларда, чыгышларда аның белән үзем йөрдем. Беркая да үзен генә җибәрмәдем. Бию коллективы белән барганда да озатучы әни үзем булдым, вокал буенча йөргәндә дә укытучысы белән генә җибәрмәдем. Баламның янәшәсендә булсам, үземә дә тынычрак иде. Аңа да шулай булгандыр дип уйлыйм. 

Менә инде хәзер оныклар карарга ярдәм итүче әби мин. Олы улымның ике баласы бар. Бар да яхшы кебек, әмма Әминә өчен борчыла башладым. Университетның өченче курсында укый инде кызыбыз, шушы вакыт эчендә бер егет белән дә дуслашканы, очрашканы булмады. Һәрнәрсә үз вакытында булырга тиеш дип саныйм. Яшьлек бер генә була. Кызым егетләрдән курка кебек. Классташ егетләре арасында да ошатып йөргәнннәре бар иде, алар да Әминәгә игътибар күрсәттеләр. Әмма алар белән каядыр бару, шәһәрдә йөреп кайту, кинога бару, мәсәлән, Әминәгә бер куркыныч әйбер булып тоела. «Мин аның белән нәрсә турында сөйләшим? Үземне ничек тотыйм?» – дип алдан борчыла башлый. Аннары чакырган җирдән баш тарта. 

Шул ук хәл университетта да дәвам итә. Дус кызлары инде егетләр белән очраша, свиданиегә йөриләр. Ә Әминә гел егетләрдән куркып ята. Аралашкан дуслары арасында шундый акыллы, талантлы егетләр бар. Әминәгә гашыйк булып йөрүче егет тә бар. Иң кызыгы шунда – Әминә үзе беренче булып шул егетне ошата башлаган иде. Ә очрашуга бармый. Билгеләнгән көн җиткәнче мең төрле сорау биреп, аларга җавап таба алмыйча азаплана, кием сайлый, ошатмый... Хәтта махсус яңа кием сатып алган да булды инде, барсын гына дидем. Көне җиткәч тагын баш тартты, елап бетте. Нинди хәл инде бу? 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Берәр ай шулай йөри торгач, Әминә ошатып йөргән егет икенче бер кыз белән очраша башлаган. Хәзер бер ел очрашалар инде. Бу хәлдән кызыбызга стресс булды. Үзе ошаткан егетеннән кыюсызлыгы аркасында баш тартты булып чыга. Кызыбыз бу кыюсызлыгына бата кебек. Әле тубыктан гына иде, хәзер тездән кереп китте. Алга таба да шулай дәвам итсә, берәр бәхетсезлеккә китермәгәе бу гадәт. 

Хәзер кайтып-кайтып уйлыйм да кайда ялгыштым икән, нәрсәне күздән ычкындырдым икән дип үземне гаеплим. Әллә балага вакытында ирек бирәсе булды микән? Бөтен җирдә аның белән йөреп, үзенә карар кабул итәргә дә ирек бирмичә, бала кебек җитәкләп йөрүемнең нәтиҗәсеме бу? Югыйсә малайлар арасында – абыйлары белән үскән бала бит ул. Аралаша белми дип әйтмәс идем. Бала чакта абыйларының дуслары белән дә аралаша ала иде бит ул. Кай арада шулай курка башлады? 

Әнием әйтә иде, хәерлесе була дип. Бәлки Әминәнең насыйбы очрамагандыр әле, шуның галәмәтедер. Алай да хәзер кул кушырып утырып калсам, соңыннан үкенергә туры килмәсме? Психологларга мөрәҗәгать итеп караргамы? Үз вакыты белән җайланыр дип сабыр итәргәме? Киңәш бирсәгез иде...

Чыганак: Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X