erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

« Кайда һәм ничек йоктыруымны аңламадым. Шунда ук газаплы үлемгә әзерләндем...»

ВИЧ-инфекциялеләр тарихы – ул һәрвакыт яңа шартларны кабул итү һәм яңача яшәргә өйрәнү. Инфекцияле икәнеңне ишеткәч, нәрсә хис итәсең? Авыру турындагы бу мәгълүмат һәм яңа чынбарлык белән ничек яшәргә? ВИЧ инфекциясе белән инде берничә ел яшәүче автомеханик ир-егет һәм төзелеш компаниясендә эшләүче хисапчы кызның авыру тарихы шул хакта бәян итәр. (Лилия Гайнуллина, Шәһри Казан)

«Үземне күралмас дәрәҗәгә җиттем»
Казан егете Артурга 38 яшь (исеме үзгәртелде – Ред). ВИЧ-инфекция белән ул 6 ел яши. Авыруы турында хастаханәдә дәваланганда ачыклана. Берничә тапкыр табиблар кулына эләккәне була инде егетнең. Наркоманиягә бәйлелегенә каршы ничә тапкыр дәвалану да уза. Соңгы тапкыр бирегә элегүенең сәбәбе – героин кулланганнан соң, һушыннан язган. Табиб егеткә СПИДка анализлар тапшырырга кирәклеген әйтә.
– Мин югалып калдым. Башымда мең төрле уй иде. Ул вакытта үз-үземне күралмас дәрәҗәгә җиттем. Коткы биләп алды. Аннары җиңеләеп киттем, тик мин рәтләп бернәрсә дә аңламый идем.

Диагноз раслангач, Артур бу мәгълүматны кабул итәргә теләми. Терапия һәм психологтан баш тарта. Үз эченә кереп бикләнә.
– Хастаханәдә дәваланырга килгән кешеләр үлем алдына килеп баскан кебек, кайгылы. Нидер сорарга да, сөйләшергә дә кыен. Шуңа хастаханәгә барырга да, дәвалынырга да теләмәдем, – ди ир.

«ВИЧ белән кемгә кирәк мин?»
Артурның да сөйгән кызы була. Аның белән киләчәккә планнар кора. Әмма ВИЧ раслаганнан соң, кыз, сүзсез генә, әйберләрен җыя да егетне берүзен калдырып чыгып китә. Ул да вирус барлыгына тикшеренә, бәхетенә аның тесты тискәре нәтиҗә күрсәтә. Башка алар аралашмаган, ә Артурның мәхәббәттән күңеле кайткан.
– Гаилә корырга планлаштырмыйм. Мондый диагноз белән кемгә кирәк мин? Барысы да сәламәт кешеләр белән яшәргә тели. Мин мәче алдым һәм тыныч кына яшәргә телим. Эшкә урнаштым, фатирым бар, наркотиклар куллануны ташладым, – ди ул.

Артур автомеханик булып эшкә урнаша һәм ныклап торып дәвалана башлый. Хәзер аның көндәлек рационы, иртәнге, төшке һәм кичке аштан тыш, бер уч дарудан да тора. Ир-атның якыннары да әлеге диагноз турында белә.
– Әнием дә моны берничек тә үзгәртеп булмый һәм кулларны төшерергә кирәкми, диде. Миңа оят түгел. Мондый хәлләр булгалый, һәм биредә, чыннан да, бернине дә үзгәртеп булмый. Мин хәтта гаеплеләрне дә эзләмим, чөнки бәлабездә үзебез генә гаепле.
Артур авыруы турында беркемгә дә сөйләми, чөнки моңардан мәгънә күрми.
– Танышларымның берсе дә миндә ВИЧ барлыгын белми. Бу аларга кирәк тә түгел. Егетләргә тагын киңәш бирәсем килә. Наркотиклар кулланмагыз. Бу вакытлы эйфория, ул һәлакәткә китерә. Һәм сакланмаган секс! Әгәр презервативлар юк икән, тыелып торыгыз. Сәламәтлек хәзер барыннан да мөһимрәк, – ди ир.

"Шунда ук газаплы үлемгә әзерләндем"
34 яшьлек Альбина төзелеш фирмасында эшли. ВИЧ инфекцияле булуы турында ул 7 ел элек, медицина күзәтүе вакытында белгән.
– Тест нәтиҗәләрнең ялгыш булырга мөмкин икәнен белә идем. Шуңа күрә моны тыныч кабул иттем һәм анализлар тапшырырга киттем. Минем ул вакытта озак еллар очрашып йөргән егетем бар иде. Һәрвакыт тикшеренеп тордык. Иң куркынычы минем ВИЧ белән зарарлануым турында уңай җавап алгач башланды. Кайда һәм ничек йоктыруымны аңламадым. Дөресен әйтим, ВИЧ турында берни дә белми идем, шуңа күрә шунда ук газаплы үлемгә әзерләнә башладым, – дип сөйли кыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Әти-әнием аралашудан баш тартты»
ВИЧ-инфекцияле статусы раслаганнан соң Альбина депрессиягә бирешә.
– Яшәү теләге юк иде, миннән хәтта әти-әнием дә баш тартты, аралашырга теләмәде. Егетем авыру белән гаилә төземәячәкмен, диде дә китеп барды. Бары якын дустым гына ярдәм кулы сузды. Бер ел дәвамында үз уйларымның тоткыны булдым. Дустым аякка басканчы миңа гел ярдәм итте. Иң авыр вакытларда үз-үземә кул салу турында уйлый башладым. Ул чакта ашамадым, йокламадым. Терапия сыйфатында кулланыла торган дарулар туйдырды, һәм аларны дошман буларак кабул итә башладым. Якын дустым көрәшергә кирәклеге турында кат-кат искәртте. Шуннан соң мин ВИЧ турында җентекләбрәк өйрәнергә булдым. Психологка йөри башладым. Тагын үз-үземә ышана башладым. Яшәр өчен яңа көч барлыкка килде. Даруларны да хәзер иртәнге аш кебек кабул итәм. Бары тик сәламәтлек өчен кирәкле компонент. Балам һәм гаиләм булуын телим. Бу – хыялым. Табиб белән киңәштем һәм миңа сәламәт баланың туу ихтималы зур, диделәр, – дип сөйләде безгә Альбина.

Хәзер кыз бер егет белән аралаша, туй турында уйлыйлар.

ВИЧ турында уйдырмалар
Күпләр әлеге инфекцияне йоктырган кешеләрдән чумадан курыккан кебек курка, аларга кагылсам, авырулары да миңа күчеп куяр тагын, дип шикләнә.
ВИЧ кул кысышу, авыру кеше белән бер бассейнда коену, яки бер мунчада юыну, бер савыт-сабадан ашау, бер урын-җирдә йоклау, кочаклашу, үбешү аша да кешедән-кешегә күчми. ВИЧны бары кан, сперма яки ана сөте аша гына йоктырырга мөмкин. ВИЧ белән зарарланган әни кеше тиешле дәрәҗәдә дәваланмаса, әлеге инфекция ана карынындагы балага да күчәргә мөмкин. Әмма, мөмкин генә. Бу әле бөтен сабый да ВИЧ инфекцияле булып туа дигән сүз түгел!

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kayda-m-nichek-yoktyruymny-alamadym-shunda-uk-gazaply-lemg-zerlndem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X