erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Хыянәтне авыр кичердем... Өйләнмәм дә инде...

Элек читкә китеп, акча эшләп кайту “мода”да иде. Мин дә “бәхет” эзләп Мәскәүгә чыгып киттем. Анда төзелештә эшләдем, егетләр белән кысан бер бүлмәдә яшәдек ("Шәһри Казан").

Төзелеш компаниясенең җитәкчесе яшь кенә бер хатын. Ул төзелеш барган объектка әллә нигә бер килеп китә иде. Шунда күзләребез очрашканы истә. Ә бервакыт мине икенче объектка товар ташырга җибәрделәр. Ул мине үз машинасында алып барырга тәкъдим итте. Товарны ташып бетергәч, тагын килде. "Ашыйсың киләдер”, – дип мине кафега алып барды. Шулай итеп, без аралаша һәм очраша башладык. Мине – акчасыз, гади егетне ничек бар, шулай кабул итүе ошады. Ул, чынлап та, миһербанлы иде.

Күп тә үтмәде, аның фатирына күчендем, чөнки үзе шулай теләде. Тик яраткан кешем миңа хыянәт итте. Авыр кичердем. Җыендым да, туган ягыма кайтып киттем. Бу хәлгә инде 10 еллап вакыт узды. Әле дә өйләнмәдем һәм өйләнмәм дә инде...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/khyyantne-avyr-kicherdem-oylnmm-d-inde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X