erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Кичектерелгән бәхет (хикәя)

Йокысы очты Гайсаның. Сәгатьтәге кәккүк кычкыруын да көтми уянды да, инде озак түшәмгә текәләп ятуын белә. Торасы килми. Таш суыгы чыгып киткән өйнең жылынганын хәтсез көтәргә кирәк әле. Аяк очында үзенә сыенып кына йоклап яткан песиен уятып куюдан да курка. Мыраубае төне буена сарай-келәттә тычкан аулый да, таң атуга хәлсез калып, хужасы янында әвен базарына чума. Шулай кәштер-көштер тормыш көтеп яткан булалар. ( «Сөембикә», Лена Хайруллина)

Былтырдан дөнья шушы икәүгә генә калды шул. Жылы өйле, кайнар коймаклы иртәләр дә хужабикә исән чакта гына булган икән… Самавыр көенә генә уяна иде картың, хәзер анысын чоланга чыгарып утыртканына да хәтсез вакыт узды. Коймак-бәлешләрнең тәме дә аның өчен үткәннәрдә  калды. Хөкүмәт ризыгы белән генә жан асрый хәзер Гайса. Аена бер күрше авылдагы кибеткә барып кайта да вәссәлам. Андагы ризыкның да авызда эреп торырдае бик сирәк эләгә, теше үтерлеген чәенә чылатып каба да, хәле житмәстәй катыларын сарайдагы биш тавыгына жебетеп бирә. Аларына исә бик тә килешә шул ризык, тукыр-тукыр килеп, алларындагы савытны «һә» дигәнче ялтыратып та куялар. Шунысы яхшы: йомыркадан өзмиләр. Үзенә дә бер шөгыль бу, көненә берничә кат шулар янына чыгып, канын язып ала.

Гайсаның үз ихатасыннан ары чыгарлык жире дә калмады инде. Элекке күрше-күләне дә юк диярлек, янәшә күршеләрендә яшьләр тора, алар белән сүзе әллә ни беркеп бармый, каршы Гыйльмулланың өен бер урыс сатып алган иде, монда жәй генә торып китә, кышны исә шәһәрдә уздыра. Монда чакта да керми аңа Гайса, урысчасы ипи-тозлык та булмагач, теге сөйләгән һәр хәбәргә яхшы ат кебек бертуктаусыз башын чайкап тору үзен дә ялкыта.
Арт күрше Сәкинәне исә балалары үзләренә алып карый. Ул барда рәхәт иде, чәйләре, хәбәрләре уртак булды. Урамның ямен алып китте карчык…
Әле менә караватында яткан килеш уйлары белән тагын бер кат шул күрше-тирәсен, таныш-белешен барлап чыккач, кайчандыр гөрләп торган авылның кинәт сүнеп, бетеп баруы эчен пошырды. Күңелен әрнеткән уйлары авылның әле бер, әле икенче очына барып әйләнде дә, югары очтагы йортка барып туктады.

Авыл очындагы йорт… Беркайда йөрми дисәң дә, картның әкрен атлап, иртә саен шул йортның хәлен белеп кайта торган гадәте бар. Төтене чыгамы, юлы бармы, тәрзәсендә ут янамы-юкмы – болар барысы да бик мөһим Гайса өчен. Әлеге котсыз тормышының мәгънәсен дә шул үзенә генә хас нур бөркеп утырган йорт кына тотып тора кебек…
– Торырга кирәк, Мыраубай. Кызлар да ачыккандыр. – Теге биш бөртек тавыгына иркәләп шулай диеп эндәшкән була ул. – Өйне жылытырга кирәк. Яңа көн башланып килә, хәерле генә була күрсен.

Төн чыкканчы катып өлгергән буыннарын яза-яза миченә барып житеп, кичтән тутырып куйган утын арасына каен кайрысы сыдырып тыккач, ут төртеп жибәрде. Өстәлдә ялгыз гына утырган чәйнегенең төймәсенә басып, тышка күз салды. Шул уңайдан гына ике тәрәзә арасында эленеп торган календарь битен ертып алып, мич авызына тыкты. – Тагын бер көн үтте… Нинди калын иде шушы нәрсә, әкренләп юкара бара. Гомерне юкартып… – Үзалдына янә уйларын барларга кереште. – Әби киткәнгә дә бер ел булып килә. Яңа ел алды иде бит, инде икенчесе әнә киләм, менә киләм дип тора. Гомернең үтүе! – Карт авыр көрсенеп алды да, пималарын эләктереп тышка чыкты. Күтәрмәдән сарайга илткән тар сукмактан барып, тавыкларына ашарга сипте. Шуннан капка тышына чыгып, теге йорт утырган урамга күз ташлады.

– Бәй! Төтене чыкмый бит! Йоклап ята микәнни? – Каушап китүен тоеп, уйларын уңайга сыпырырга кереште. – Кит, булмас. Моңа кадәр түшәктә аунамыйдыр ла?! Мичен бетереп япкандыр, булмаса. Ә шулай да барып әйләнергә кирәк әле ул якка. Дөнья хәлен кем белә?!
Кереп, мичен ябып, ишегенә йозак элде дә, шәп-шәп атлап урамга чыгып китте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыл күптән уянган инде. Морҗалардан төтен күтәрелә, кемдер иртүк мунча ягып жибәргән, әнә, берәү шак та шок утын яра, Хәмидәләр йортыннан тәмле  күмәч исе чыга, ерактарак аяк астында кар шыгырдатып, берәү атлый. Эшкә китеп барадыр. Алай дисәң, ял көн бит. Әй, адәм баласының мәшәкәте бетәме, ал да юк, ял да юк инде ул авыл кешесенә. Йөгерәсең, чабасың да кайда чапканыңны да аңламаган килеш китеп тә барасыңдыр шушы дөньялардан!
Картның кинәт эче пошып куйды. Ул үзе дә, әле кичә генә үкчә астыннан ут чыгарып йөргән егет иде бит, кай арада картлык дигәннең колына әйләнгән?!
«Картлык… Каф тау артында түгел, капка артында гына булган икән ул каһәрең!»

Озын урам буйлап уйларына чумып бара торгач, күңеленә якын йорт янына килеп житкәнен сизми дә калган икән. Чемәрле капка ягына күз сирпеп кенә алды да, адымнарын кызулата биреп, аны узып та китте. «Ялгыш күреп калмасын тагын, жиңеләеп йөри, дияр...» Шулай уйлады да, уйлаганыннан үзе кыенсынды. Йортның алгы ягында ут барлыгын, капка аллары киңәйтеп, тап-такыр итеп көрәлүен шәйләде. «Балалары килеп көрәп киткәндер. Аныкылар да бүген кайтып төшерләр инде, Ходай кушса. Айдан артык кайтҡаннары юк бит. Еракталар шул. Башкаланың үзендә торалар. Бу егетләр ни, берсе күрше авылда, икенчесе район үзәгендә генә – жилдереп киләләр дә житәләр…»
Гайсаның уллары булмады, кияүләргә бай кеше ул. Дүрт кияве бар. Оланнар белән хәлләр икенчерәктер шул, кияүләргә кайтыгыз, эшләгез, дип утырып булмый. Кайту-кайтмау аларның үз ихтыярында.

Кызу атлап барган жирдән, өендә нидер оныткан кешедәй, карт кире борылып, кайтыр сукмагына төшеп алды.
«Тәрәзәң утлы, капкаң юллы әле. Бар да тәртиптә», – дип уйлады ул. Шул уеннан ярсыган йөрәгенә бер очтык кына тынычлык ягылгандай булды. Үзенең исә теге чемәрле капҡага бер генә булса да шакып карыйсы килде. Их, бер генә утырып сөйләшсәң иде дә, аңлашсаң иде дигән теләге өенә кайтып кергәнче картның йөрәген ярсытып, зиһенен кузғатып йончытты…

Зур бер эш башкаргандай, хәлсез булып кайтып ауды ул өенә. Бераз ушына килә алмый ятканнан соң, эшкә кереште. Тавык итеннән аш салып жибәрде, оеган сөткә камыр басып, кабартма пешерергә тотынды. Балалары кайта бит, алар алдында сер бирергә ярамый. Әтиебез мескен генә булып яшәп ята икән димәсеннәр. Жәлләмәсеннәр. Алайса тагын үзләренә алып китәбез дип шаулаша башларлар. Юк, гомерендә дә барасы түгел ул шәһәр дигән тәмугка. Балкон дигән сыерчык оясының уймактай гына тәрәзәсеннән башыңны чыгарып дөнья күзәтеп утыр, имеш. Килешмәгәнне. Яшәгәннәр яшәсен анда. Ул исә авылдагы шушы чаклы иркенлекне ташлап, шул ояга барып кунасы буламы?! Меңләгән кеше арасында адашкан бәбкә кебек йөргәнче, авылда барыбер ялгыз булмый кеше. Бер урамга чыгып әйләнсә дә, күңеле кинәнеп кала. Аннан бөтенләй үк ялгыз түгел бит әле, Мыраубае, сараенда биш тавыгы бар. Авылдашлары исән...

Дәвамын  Сөембикәдән укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X