Килен хыянәт итә, улым шуны сизми
Бу хатымны күңелемне бушатыр өчен язам. Эчемдәге коточкыч серне башка бер генә кешегә дә бушата алмыйм. Бу сер менә инде ничә еллар җанымны яндыра, йөрәгемне көйдерә, уттан алып суларга сала.
Моннан ике ел элек йортыбызга килен төшердек. Шулкадәр сөенечле, шатлыклы көннәр иде ул. Килен үзебезнең авыл кызы, әти-әниләре дә бик хөрмәтле кешеләр, икесе дә укытучы. Киленебез дә Казан университетын тәмамлап, авыл мәктәбенә укытучы булып кайтты.
Без әле улыбызны өйләндергәнче үк аны башка чыгарырга дип яңа йорт җиткезә башлаган идек. Ул әзер булганчы, яшьләр безнең белән яшәп торачак дип килештек.
Бергә тыныч кына, матур гына яши башладык. Яшьләр иртүк тора да эшенә китә. Улыбыз бездән егерме биш чакрымдагы район үзәгендә, заводта эшли. Киленебез мәктәптә башлангычларны укыта. Балалар килгәнче барырга кирәк дип, ул инде җидедә үк эшенә ашыга. Кичен дә бик соң гына кайта. Соң кайтуы аңлашыла инде: дәресләр беткәч, балалар озынайтылган көн группасына кала. Хәзер бит әти-әниләре килеп алмыйча торып, авылда да балаларның үзләрен генә кайтарып җибәрергә ярамый. Авылыбыз олы юл өстендә.
Киленнең шимбә-якшәмбеләре дә ял түгел. Мәктәп шимбә көнне дә эшли. Якшәмбе көнне дә, йә классны җыештырырга кирәк, йә классны бизәргә кирәк, йә журналлар тутырырга кирәк, дип, гел мәктәп ягын гына каера.
Өйдә дә эш бар бит, дип бик әйтәсем килә дә, тыелып калам. Югыйсә ирем белән мин дә әле эш яшендәге кешеләр. Икебез дә күрше авылга барып эшләп йөрибез. Ял көннәрендә өй җыештыру, керләр юу, таба ашлары пешерү, бакчаны карау кебек эшләрне киленем белән бергә башкарсак, миңа күпкә җиңелрәк булыр иде дә булуын... Ләкин килен булышырга бик атлыгып тормый. Үзе белеп булышмагач, мин дә әйтергә кыенсынам.
Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kilen-xyianat-ita-ulym-suny-sizmi
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев