erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Киленебез бала көтә. Кемнән? 

Безнең гаиләдә бик күңелсез бер хәл булды. Очына ничек чыгарга моның, киңәш бирсәгез иде...("Сөембикә").

 

Абыем биш ел элек өйләнде. Озак очрашып йөрделәр, яраткан кешесе белән бәхетле тормыш корып җибәрде. Ни кызганыч, балалары булмады. Биш ел берни түгел, безнең танышлар җиде, тугыз елдан соң да бәби алып кайттылар, анысы кемгә ничек язган бит. Яшь гаилә барыбер борчыла инде, табибларга да күренделәр. Иремнең хатыны Алия апаның бар да әйбәт иде, бераз көтегез, игътибарыгызны башка якка юнәлтегез, үз вакытыгыз белән узарсыз, дигән табиб.  Абый да күренде табибка, анализ нәтиҗәләрен сораган идем, әзер түгел әле, диде. Мин үзем абыйдан соң кияүгә чыксам да, ике балалы әни булырга өлгердем. Алар өчен эч поша, борчылам инде. Берничә айдан кабат сорагач, бар да яхшы диделәр, дип кенә әйтте.  

Һәм менә көтеп алган шатлык: Алия апа бәби көтә. Барыбыз да сөенештек, телефоннан шалтыратышып котлаштык, елаштык. Әти-әни дә бик куанды, шөкер иттеләр. Ай артыннан ай үтте, көмәндәге бала үсте, ләкин абыйның безнең кебек шатланганын бер дә сизмәдем. Хисләрен эчкә яшерәдер, борчыладыр, көтеп алынган бала бит, дип акларга тырыштым аны. 

Беркөнне абый мине кафега чакырды, сөйләшәсе бар, диде. Барганда ук борчылып бардым. Алия ападан яшереп нәрсә сөйләшмәкче була минем белән дип аптырадым. Абыйның сөйләшкәннән соң елыйсыларым килде. Бу ситуациядән чыгу юлы бармы, юкмы?

 

Абый кечкенә чакта колак арты бизе шешү (свинка) белән авыртканын искә төшерде. «Хәтерлисеңме, температура белән озак чирләдем. Табиб әнигә шул вакытта бу авыруның арты авыр була ала әле, улыгызның киләчәктә баласы булмаска мөмкин, диде. Табиб дөрес әйткән, миңа әти булырга язмаган», – дип әйтте. Шушы сүздән озын чылбыр булып сораулар тезелде. Ничек? Нишләп? Бернишләп булмыймыни? Тукта, ә Алия апа? Әйе, бу сорауга җавап бирү иң кыены иде. Абыйның озак еллар яратып йөргән хатыны кем баласын күтәрә соң алайса. Абый чарасызлыктан күзләрен миңа төбәгән. Анализы начар булганын, табаиб шанслар юк дип әйткәнен Алия апага әйтмәгән абый, алдаган. Алга таба ничек бергә яшисен күз алдына да китермәгән ул. Бала кирәк булса, миннән кит, икенче ир тап дип әйтсенме, миннән балаң булмый, ләкин мине ташлама, мин синнән башка яши алмыйм, дип мескенләнсенме? 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өч ай буе ике ут арасында яна абыем. Ул, чыннан да, четерекле хәлдә. Беренчедән, хатыны йөрәк астында кем баласын йөртә? Алия апа абыйга тугры булмаган, үзенә башка ир тапкан булып чыга бит. Шуны аңлап, нинди ир булып калсын ул? Бәлки, ул баланың әтисе абыйның дустыдыр, белгән кешеседер, бәлки, ул аннан көлеп йөридер. Икенче яктан тормышта төрле хәлләр була, бәлки, абый үзе дә сәләтледер, әти булу бәхете бардыр анда да? Тормышта төрле хәлләр була – Аллаһы Тәгалә кушса, табиблар сүзенә каршы килеп, могъҗиза булырга да мөмкин бит. Ләкин Алия апага ничек әйтергә соң хәзер: Алия мин сине алдадым, минем бала була алмый дисенме?

Хәзер буласы булган инде, бала яралган, үсә. Алты айдан дөньяга туачак. Абый бу борчуы белән минем белән генә бүлеште. Әти-әниләр берни белми. Мин элек аның уйчан булып йөрүенә, балага сөенмәвенә аптырый идем, хәзер без икебез шундый борчуда. Үз уйларыбызга бирелеп, чыгу юлы эзлибез. Хәзер баланың тууын көтәсе генә кала, аннары анализ бирдерерсең, бәлки, бала синнәндер, дип тынычландырам абыйны. Анализ киресен күрсәтсә, нишләмәк кирәк? Бәлки, белмәмешкә салынып, баланы үзеңнеке кебек кабул итәргә, аны тәрбияләп үстетерергәдер? Үз баласы барыбер булмый бит аның... Ләкин күңел могъҗиза көтә. 
Абыйга кайсы юлны сайларга? Нишләргә икән хәзер?

Исемемне күрсәтмәгез. 

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kilenebez-bala-kt-kemnn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X