Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Көндәшләр

    Иренең икенче хатын алырга ниятләвен ишеткән Канифәнең кулыннан сөтле чиләге төшеп китә язды. Чиләк тоткасын тотып калса да, агы ярыйсы чайпалып, итәген чылатты. Башыннан яшен тизлеге белән «Нигә? Ни өчен?» дигән сораулар үтсә дә, бичә асылы алдарак бәреп чыкты: – Кемне? Шулай диде дә телен тешләде. Бу сорау үзе үк ризалык билгесе иде. «Нәрсәгә сиңа икенче хатын?» дип чәрелдәп елап яки һичьюгы аркылы төшеп карышу урынына... кызыксынып тора ("Сөембикә", Миләүшә Каһарманова).

    Ике гасырдан артык утырып, яртылаш җиргә сеңгән таш келәт бүген дә хуҗаларына хезмәт итә. Анда һаман да дөньялыкта кирәкле булган мал-мөлкәтне, кулланылудан чыгып та, ташларга ярамаган иске нәрсәләрне саклыйлар. Төп йортка кайтып төшкән һәрберсе, аннан кала, бу затка бәйләнеше булган туган-тумача берәр җаен табып, монда кереп чыгуны әллә ни күрә. Үзе бер музей булган келәттә, чынлап та, нәрсә генә юк?! Ә асылда һәрберсе шунда – агач киштәләрнең иң түрендә утырган җиз самавырны – ыру тарихында яшәгән гыйбрәтле вә соклангыч риваятьнең бердәнбер тере шаһитын күреп калырга керә. Җиз самавыр, үз дәверен яшәп үткәргән, бер колагы өзелеп чыккач, кабаттан эретеп ябыштырылган, кайчандыр ялтыр булган йөзе дә тоныкланып калган, урыны-урыны белән тут алган ядкарь, килүчеләргә дә, озак текәлеп торучыларга да, сыйпап-сыпырып караучыларга да илтифатсыз гына утыра бирә. Монда түгел аның уйлары да, җаны да, бу заманның әлеге көнендә аның тик шушы боек гәүдәсе генә тора. Ә күңеле аның теге заманда – бәхетле дә, михнәтле дә үз дәверендә. Сөләйманы янында, Канифәсе белән Кинҗәбикәсе түрендә...
    Иренең икенче хатын алырга ниятләвен ишеткән Канифәнең кулыннан сөтле чиләге төшеп китә язды. Чиләк тоткасын тотып калса да, агы ярыйсы чайпалып, итәген чылатты. Башыннан яшен тизлеге белән «Нигә? Ни өчен?» дигән сораулар үтсә дә, бичә асылы алдарак бәреп чыкты:
    – Кемне?
    Шулай диде дә телен тешләде. Бу сорау үзе үк ризалык билгесе иде. «Нәрсәгә сиңа икенче хатын?» дип чәрелдәп елап яки һичьюгы аркылы төшеп карышу урынына... кызыксынып тора. Кызыксынды да шул. Сөләйманы, яшьли генә ярәшкән, җандай күргән ире, аның янына кемне тиң итеп куя ала икәнне белергә теләве бөтен башка уй-теләк-хисләрен таптап алга йөгереп үткән дә киткән иде шул.
    – Гаделгәрәй агайның Кинҗәбикәсен.
    – Кин... җә-бикәне?..
    – Әйе, – ир хатынының югалып калган, хәтта купшы авызы ачылып киткән сылу йөзенә төбәлеп карады да, өстәп куйды, – синең ризалыксыз түгел инде.
    – Ә-ә-ә... – Канифә аны ишетмәгән кебек өйгә атлады. Иренә аңлаешлы итеп нидер әйтер дә, киңәшләшер хәлдә дә түгел иде хатын.
    Алдагы көннәрдә дә иренең ниятенә каршы чыгар сүз дә, дәлил дә тапмады Канифә. Аны телсез һәм чарасыз иткәне – уртак балалары юк. Укымышлы, абруйлы, хәлле Сөләйманга – якын-тирәдә бердәй булган, көрәшләрдә бил бирмәгән, кирәк җирдә сүз дә әйтә, эшен дә башкара белгән мәртәбәле, гайрәтле иргә дүрт хатын алганда да гөнаһ түгел икәнен дә аңлый. Заманында үзе дә бит, кайдадыр Зәйнулла ишан мәдрәсәсендә укып кайткан бу сөлек кебек белемле егеткә бер күрүдә гашыйк булды. Сөләйман да аның нечкә сынын, шомырт кара күзләренең иркә карашын, йөзен ача биреп яшерен елмаеп үтүләрен сизмәде түгел. Чибәр кызның уңай карашын сиземләде дә, яучылап, алып та куйды. Бер көн дә үкенгәне юк шуннан алып. Ире иркәләп-сөеп, саклап-тәрбияләп кенә тора. Үзе дә аны, бер көн күрмәсә дә, сагынып өлгерә. Яшәүләренә җиде елдан артса да, аралары һаман да кайнар әле. Барысы да бар, бөтен нәрсә җитеш кебек. Тик нигәдер балага гына уза алмый. Шунлыктан, иренең икенче хатын дип авыз ачканын да кире кагар хокукы юк. Әмма йөрәген үтә дә яндырган бер нәрсә бар монда. Ире күз салган кыз – авылда бер дигән чибәркәй. Уртача гына көн иткән Гаделгәрәйнең иркә Кинҗәбикәсе. Үткәндә елгада кер чайкаганда гына кызлар арасында сылулыгы, нәфислеге һәм әллә нинди бер илһамлы терелеге белән аерылып торган кыз баланы: «Бу, ни, җиткән икән, кем бәхетенә үскән-дер», – дип күзәтә биреп торган иде. Ә ул менә кем бә-хетенә булмакчы! Димәк, Сөләйман да күреп-шәйләп йөргән сылукайны... Шушы уйларыннан үзалдына үзе кабынып янып киткәндәй була Канифә. Бар син, бүлешеп кара иреңне!
    Бүлеште... Олы хатын буларак, тарантаста ире белән парлап утырып барып, кыз йортында никах укытып, мәһәр салып, аяк астына ак мендәрләр ташлап каршы алып, башлап йөреп ихата эчендәге бәләкәй өйгә күчерешеп, урнаштырышып бирде әле. Йола кушканның барысын да үтәде. Артык түшәлеп тә китмәде, әмма ирен кимсетерлек, аның күңеленә хуш килмәслек бер караш, бер ым да күрсәтмәде. Ире куенына яшь кәләш алган төнне түгелеп елап үткәрсә дә, ул иртәнге чәйгә зур йортка килеп кергәндә, өстәл ашъяулыгына тәгам-ризыгын тезеп чәйгә көтә иде инде.
    Сөләйман, бернәрсә дә булмагандай, аяк чалып каршыга утырды да, нидер дип сүз башламакчы иде, олы хаты-нының кызарып шешенгән йөзен шәйләп алды.
    – Ни булды сиңа, Канифә?
    Канифә, эндәшмәстән, үҗәтләнеп чәй ясый иде дә соң, сатлыкҗан яшьләре «чуп-чуп» итеп касәсенә тамды.
    – Йә-йә... – иренең шушы йомшак сүзе таман гына бул-ды, хатын кулбашына салган сөлгесе белән битен каплап шыңшып җибәрде. Ахырда, Сөләйман торып килеп, хатыны янына утырды. Иңбашыннан сөйде. Алай да тынычланмагач, кечкенә бала шикелле итеп күтәреп алып алдына утыртты да, күкрәгенә кысты:
    – Елама, Канифәм... Син минем монда, йөрәгемдә ге-
    нәсең. Елама, матурым... Синең өчен берни дә үзгәрмәячәк. Йә, алайтмә... Син бит акыллы хатын.
    Ярсуы басылып, тынычлангач, иренең түшенә сарылып утыра бирде Канифә. Тик артык онытыла алмады. Сизгер борыны иренең иңбашы, муен тирәсендә ят исне тойды. Әчкелтем-ширбәтле бер хуш ис иде ул. Чит хатын исе...
    – Мин чәйне кайнарлатам. Бар син теге... көндәшемне алып кер... 
    Шулай итеп, тыныч кына яшәп киттеләр. Моңача ничә буын ата-бабалар шулай гомер иткәнне бер Канифә генә үзгәртә алмый иде.
    Сөләйман әйткән сүзендә торды. Яшь хатыны булса да, Канифәсенә карашын үзгәртмәде. Элеккечә калды. Шаштырып-очындырып та җибәрми, тезгенне каты гына тота, әмма иркә-назга сусатмый, игътибарсыз да калдырмый иде. Киңәшләшергә дә һәрвакыттагыча аны чакыра, табын артында да гаилә мәсьәләләрен аңа төбәп аңлата, күрсәтмәләрне, боерык-әмерләрне дә аның җаваплылыгына сала. Ә иркә Кинҗәбикәгә балага караган кебегрәк көлемсерәп карый. Тегесе инде шундук башларын кыйшайтып назланып китә, керфекләрен төшереп җибәргән була. Сизми каламы инде Канифә? Әмма сер бирми. Ире алдында бу тәтәй курчактан күпкә мөһимрәк, дәрә-җәсе югарырак икәнне белдереп, әңгәмәне дәвам итә:
    – Ярый, шулайтербез. Әйткәнеңчә әзерләп куярмын барысын да.
    Сөләйман да аның бәһасен төшермәскә икәнне белә. Карашына ясалма җитдилек биреп, яшь хатынына катырак эндәшкән була:
    – Олы көндәшеңне тыңла. Кушканнарын төгәл үтә.
    Тегесе, көндәшенә сиздермәстән, күз кырые белән генә шаян караш ата:
    – Йә.
    Шәһәр базарында ашлык, агач сатып, сәүдә итеп, атна ятып кайткан ирне хатыннары тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп көтеп алды. Кая барганда да бүләксез кайтмасына өйрәнгән, аннан бигрәк, үзара да бүлешәселәре килмәгән ирләренең читтә тагын берәрсенә күз салып куюыннан куркып борчылган хатыннарның күңеле тыныч түгел. Һәрберсе үз йортында утырса да, күзләре – зур урам капкасында.
    Алты почмаклы өй тәңгәленә якынлашып килгән пар атлар җигелгән тарантасны ялчы булып йөргән үсмер егет капка ачып каршы алып тора. Ике хатын ике яктан чыгып баскан. Олысы сабыр булырга тырышып, шәле белән түшен капшый. Яше талпынып очардай булып боргалана.
    Сөләйман бер бәйләмне – бер хатынына, икенче төенчекне икенче хатынына тоттырды, бер төргәкне – берсенә, икенчене икенчесенә сузды. Шулай итеп, арбасындагын таратып бетереп барганда, төргәкләр астыннан һуш китәрлек ялтыр самавыр килеп чыкты. Хатыннары «аһ!» итеп калды.

    Дәвамын укыгыз http://www.syuyumbike.ru/news/proza/kndshlr1

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: