Күпме кимсенү, мыскыллау, гарьлек кичерде ул
Алиянең иреннән аерылып йөргән чагы иде. Хәер балалары булмагач, артык көенмәде дә ул.
Бәхете дә, михнәте дә бергә булыр дип, киявебезне үз яныбызга сыендырган идек. Өч бүлмәле фатир, ял итәбез дисәләр ике катлы йорты белән бакчасы, машинабыз бар иде. Җыештырган өйгә, әзер ашка кайтып йөргән институт кошлары ни бүлешә алмады – белмим. Без үзебезчә, алар үзләренчә яшәде. Бернигә кысылмадык. Икесе дә таш астыннан чыккандай чая, телгә усал, күзгә бәрелеп, төркемнән аерылып торгангамы – берсе икенчесенә юл бирәсе килмәде.
Ни булса булды, Ринат китте. Алия яныбызда сыенып яши бирде.
Ул елны Америкадан татарлар килгән иде. Сылу апа ире белән җәйге ялларын бакчада үткәрергә булдылар. Язмыш димә син... Казаннан телевизор аша Америка татарларының чыгышларын күрсәттеләр. Саф татарча чыгыш ясаган киң җилкәле, кара чәчле чибәр егеткә күрсәтеп, Сылу ханым иренә: “Бу Америка татарына син кызыңны бирер идеңме?” – дип шаяртып алды. “Нишләп бирмәскә? Кешенең өч тиенлек тә кадере булмаган илдә тилмереп яшәгәнче, ичмасам, ул анда кеше төсле гомер итәр”.
Әйтте дә онытты Нәҗип абый. Ә бакчадан кайтып кергәндә... Кызлары Алия телевизордан күргән кара чәчле егет каршында бөтерелеп чәй ясап йөри иде.
Яшьләр үзәге кунакханәсендә тукталган чит ил татарлары янына инглизчә сөйләшү максаты гына китергән иде Алияне. Яңа гына курсларда укып чыгып, үз осталыгын, тел йөгереклеген тикшерү өчен генә... Әле чак кына соңга калмады. “Кайда йөрдең соң элегрәк, китеп беттеләр ич инде. Әнә берсе утыра, бар сөйләш, шомарт телеңне”, – диде таныш эксурсоводы.
Күзләр бер-берсен шул кадәр тиз үз итәләр микән? Исәп-хисап түгел. “Американы күрәсе килү” генә түгел, чын гашыйкълык булган икән. Өч көн бергә булдылар, җитәкләшеп Казансу, Кабан күлләре буйлап йөрделәр.
Бер ел үткәч, Алиягә чакыру билеты килеп төште. Юлга әзерлек, акча табу – бу кадәрен ул үзе генә белә. Ә илдән китү авырлыгы? Күпме кимсенү, мыскыллау, гарьлек кичерде ул.
Реклама
Китте. Кечкенә сумкасын гына иңбашына асып, күз күрмәгән дөньяга китте. Аэропорт ишеге төбенә кадәр килеп терәлгән, ялтырап торган чит ил машинасы янында торучы Фәриткә таба кыяр-кыймас кына атлады.
Сылу апаларда Алия җибәргән фоторәсемнәрне карыйм. Алия бөтенләй үзгәргән: кайсы фотога карамыйм, бәхетле елмайган. Менә ул уенчыклар кибетендә. Күпме байлык. Менә ул Ак йорт, БМО биналары тирәсендә. “Биредә полицейский да, беркем дә юк. Рәхәтләнеп кер, кара, фотога төш, тыючы юк!”, – дип яза ул. Менә ул күккә терәп салынган биек йорт балконында. Ә киемнәре турында сөйләсәм, хатын-кызларыбызның кәефе кырылыр.
Өч ел үткәч, Алия әниләре килә алмаганга аптырап, Казанга кайтып төште. Кайтуы да әниләренә чит илгә чыгу өчен документларын барлап бирү ниятеннән генә.
– Ун ел кайтмасам да риза, – ди. – Мин Америкага өч көн дигәндә әзерләнеп чыгып киттем. Монда ишеткән, монда күргән мыскыллауларга елап беттем. Чөнки анда кадерләп карауларына күнеккән идем. Кайтуын-кайттым, кире китә генә алмыйм бит – җибәрмиләр. Үз ирем янына да китә алмыйм...
– Бәхетлеме соң син? – дип сорадым.
– Бәхет нәрсә дип уйланырга теләгем дә, ниятем дә юк, ахры. Мин чын мәгънәсендә яши башладым. Мохтаҗлыгым юк. Син үзең бәхетлеме соң? Сигез сәгатеңне эштә утырып кайтасың. Аннары соң... томырылып кибеткә чабасың. Юкны бар итеп, гаҗизләнеп, ирең кайткан җиргә өлгертим дип, газ плитәсе тирәсендә бөтереләсең. Сәгать буе табак-савыт, идән юасың. Дөресен генә әйт әле, улыңа, ичмасам, китап укый аласыңмы? – диде.
Мин дәшмәдем. Дөрес сүзгә җавап юк.
Р.Әхмәтҗанова.
“ШК”, 1992 ел.
http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/kpme-kimsen-myskyllau-garlek-kicherde-ul
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
Анда да эшләмичә генә яшәмиләр.
0
0