erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Күкрәкләрегезгә сыланып торган блузкагыз күз алдымда»

Мин – әле өйләнмәгән яшь, карап торышка ярыйсы гына егет. Ярты ел элек яңа эшкә урнаштым. Үзебезнең бүлек җитәкчесен күргәннән бирле аңа үлеп гашыйкмын.

 

Ул кияүдә түгел, очрашып йөргән кешесе дә юк дип беләм, чөнки ул тәүлек әйләнәсе эштә. Ял көне дә эшли ул. Эше өчен янып йөри, бөтен җанын биреп эшли. Һәм хезмәткәрләренә дә шундый кырыс таләпләр куя. Аның тавышын ишетсәм, хыялларга биреләм. Иреннәре, күзләре, күкрәкләре күз алдымнан китми. Башкалар аңа гашыйк булганымны сизде бугай. Әмма курыкмыйм, аны яратуым белән бәхетле мин!

Узган атнада түзмәдем, аңлатма (объяснительная) яздым. “Юләр кебек гашыйк булдым сезгә. Кафега чакырасым, иреннәрегездән үбәсем килә. Күкрәкләрегезгә сыланып торган ак блузкагыз гел күз алдымда”, – дип яздым һәм йә свиданиега риза булуын, йә мине башка бүлеккә күчерүен сорадым. Башка болай эшли алмавымны да әйттем. Тик әлегә җавап юк, башка бүлеккә дә күчермәделәр... 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ринат К.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/kkrklregezg-sylanyp-torgan-bluzkagyz-kz-aldymda

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X