«Кыйнауларына, кыерсытуларына түзә алмыйча 12 тапкыр кайтып, 12 мәртәбә кире киткәнмен»
12 тапкыр иреннән качып кайткан Роза ханым изге бурычын үтәгән – балалары хакына әтиләрен соңгы юлга хәсиятләп озаткан “Әни, агамны (атамны) күреп кайтыйкчы. Әгәр дә: “Кайтам”, – дисә үзебездән калдырмыйм. Кызганам мин аны. Картайган көнендә михнәт күреп яшәмәсен инде, күпме гомере калгандыр...” (Шәһри Казан, Гөлнур Шәрәфиева)
Улының сүзләреннән ана йөрәге тетрәп китә. Үзенең дә уйлары шул тирәдә – аерылсалар да ире белән бәхилләшергә кирәк. Дөньялыкныкы ахирәткә иярмәсен, юкса анда икесенә дә кыенга туры килер.
Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылында яшәүче Роза ханым Бикчәнтәева изге бурычы хакына улы Уралбай белән ерак сәфәргә – Үзбәкстанга кузгала.
– Яшьлек! Алламорат абыегыз солдат чагында безнең авылга эшкә җибәрелгән иде. Көзге уракка. Танышып киттек. Мәктәп бетереп, коммутаторда эшләп йөрим. Алып китәм, ди, мине. 19 яшьлек чагым! Акыл да кереп бетмәгән, бала-чага дисәм, буем, гәүдәм бар, дигәндәй. Бик чибәр иде ул. Дус кызым Мөсфирәдән киңәш сорыйм, нишлим икән, мин әйтәм. “Соң җимешләр ашарга китмиләрме? Ризалаш!” – ди бу. Алламорат көзге эшләр беткәч, яңадан Ставрополь өлкәсенә китте, – дип сөйли Роза апа.
Ә егет кызның вәгъдәсенә ышана. Хезмәтен төгәлли дә, туп-туры кәләше янына юл тота. Кыз йортында гает көненең яме китә. Килештермиләр. Үзбәк егете, өстәвенә еракка...
– Корбан бәйрәмен бәйрәм итмәдең, син бала... Мин ишектән кайтып кергәч тә әнинең әйткән беренче сүзе. Әти бөтенләй килештермәгән. Хәмер белән кайнаша торган гадәтен белгәнгә, Алламорат араларын җайларга дип, кибеттән аракы да алып кереп караган, әти эчмәгән. “Бер елдан шушы вакытта кайт, әлегә кызым яшьрәк, бирә алмыйм” – дигән әти. Алламорат: “Сез дә ярты елны киметегез, мин дә ярты гына көтәм, килешик”, – дип тә ялынган. Әгәр дә шул чакны әти кул бирсә, бәлки ул кабат кайтып та тормас иде. Язмыштыр. Мин дә уйга калдым, Алламоратның да буш кул белән китәсе килми. Кич шулай кече якта сөйләшеп утырабыз – качарга уйлаштык. Әни белән Нәзимә кечкенә апа ишек тәрәзәсеннән безне күзәтәләр икән. “Апа, бигрәк ярата бит Роза үзен. Күзен дә алмый әнә. Ахырдан үзегезгә үпкәләсә? Аягы да гарип, кияүгә китмәсә? Ялгыз картаермы? Әллә ризалашасызмы...” – дигән. Шушы сүз уйга салган әнине. Алламорат авылдан иртәрәк китеп, мине тимер юл тукталышында каршы аласы иде. Әтигә белгертмәдем, әни белән дә качып кына саубуллаштым. Ул да елады, мин дә. Иптәш кызым Мөсфирә озата барасы иде, соңгы минутта тәртәгә типте. “Ярар...” – дидем дә Алламорат артыннан йөгердем. Әти хәлне икенче көнне генә ишеткән. Бик ачуы килгән, урам буйлап кайтканда, каршысына кем очрый шуны тозлап-әче борычлап сүккән... – ди әңгәмәдәшем.
Чыганак(+фото): Шәһри Казаннан дәвамын укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев