erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Кыска буйлы зур бәхет

Ир иткән дә – хатын, ким иткән дә – хатын, диләр. Шуның бик матур үрнәге турында язмакчы булам сезгә. Исемнәрен үзгәртеп сөйлим, бу гаилә безнең күршедә генә яши. Бик яхшы, дус яшәсәк тә, алар турында язуым бик ошап бетмәскә мөмкин. Ә бәлки бу геройларда сез үзегезнең танышларыгызны танырсыз, андый парлар аз түгелдер дип ышанасы килә (»Сөембикә »).

 

Күршеләребез бер кыз, бер малай үстерделәр. Икесе дә акыллы, тәртипле булып үстеләр. Миләүшә исемле кызлары югары уку йортын тәмамлаганда бер егет белән танышты. Моңа кадәр бер егет белән дә йөргәнен ишеткәнем дә, күргәнем дә юк иде. Күршедә генә бит, капка төбен саклаучы яшьләрне күрми калмас идек. Күрше-тирә кызлар барысы да күз алдында диярлек үсеп, парлашып кияүгә чыктылар. 

Дус кызының туенда шаһит булып, Миләүшә бер егет белән таныша. Күрше районнан диделәр ул егет турында. Ул егетнең машина белән капка төпләренә килеп туктаганын беренче тапкыр күргәч тә гаҗәпләнгән идем. Миләүшәдән бер башка тәбәнәк иде егет. Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа. 

Бу егеткә мин генә түгел, Миләүшәнең әти-әнисе дә риза булмады. Үзләре шактый эре нәсел алар. Кичен көтү каршылаганда Миләүшәнең әнисе белән сөйләшкәләп ала идек. Ул да аптырый: өздереп әйтергә дә курка, риза буласылары да килми. Ә Миләүшәне тагып куйганнар диярсең теге егеткә. Бернинди сөйләшүләр белән дә аера торган түгел бит араларын! Өстәвенә, Миләүшәнең үз гомерендә бу егеткә кадәр беркем белән дә очрашканы булмады. Чагыштырырлыгы да булмагандыр, бәлки. Йә кияүгә чыкмый калырмын дип борчылгандыр.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер ярты ел тирәсе очрашып йөрделәр микән – Миләүшә кулына диплом алгач, күршеләребезгә кыз сорарга килделәр. Әйе, әти-әнисе кызларының бәхетенә аркылы төшә алмады, никах укыттылар, егет ягы туй уздырды. 
Кешене бер ошатмасаң, якын итеп булмыйдыр инде ул. Күршедә яшәп тә, Миләүшәнең әти-әнисе кияүләрен яратмаганы сизелде. Ләкин Миләүшә ире өчен шулкадәр зирәк хатын булып чыкты! Иренең яхшы якларын күрә белгәнгә, кешелекле, тырыш булганы өчен яраткандыр инде. Күрше киявенең кечкенә булса да, нинди зур кеше, олы йөрәкле икәнен тора-тора белдек. 

Кечкенә буйлы кешеләр бик үҗәт, җитез, тырыш булалар. Миләүшәләр иренең эшеннән бирелгән тулай торак бүлмәсеннән башлаганнар иде гаилә тормышын. Үз гомерләрендә бер тиен кредит алмадылар. Нәрсә белән генә эш итмәде ул кияү. Төп эшендә май заводында да эшләде, шабашкага да йөрде. Кулыннан эш килә, түбә дә ябалар дуслары белән, мунчалар да эшлиләр, су да кертәләр. Бертуктамый эшләп, җир алдылар, агачтан ике катлы йорт җиткерделәр. 

Авылга кайтса да эшләми торганы юк. Бөтен төзелеш эшләрен бабасы белән бергә эшлиләр. Ул кайта, дип, эшләрен әзерләп тора күршеләребез. Кияүләре булганнан соң өйләренә су да керде, каралты-кура да яңартылды, өйләрендә идән дә алышынды. Кияү дип кенә торалар хәзер күршеләребез. Ә менә озын буйлы уллары кияүләре ирешкәннең яртысын да булдырмады. Фатир алганнар иде, анысын да пенсионер әти-әнисе булыша түләргә... Ярый, сүзем ул хакта түгел.

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyska-buyly-zur-bkhet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X