Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Кызлар, мин әти-әнинең үз кызлары түгел бит”

    Җирдә яшәлгән һәрбер көн – ул гомер китабының бер бите. Кайвакыт вакыт җиле шул китапның әллә кайчан онытылып беткән бер битен ачып җибәрә дә, кеше хатирәләр урманына кереп югала. Ул урманга бер кереп китсәңме... Әйе, сәяхәтең кайвакытта көне буена сузыла, китапны ябып куйгач та әле шул вакыйгалар әсирлегеннән тиз генә айный алмыйсың ("Шәһри Казан").

     

    Кичәге җил минем дә гомер китабымның бик-бик еракта калган бер битен ачты да, рәхәтләнеп укы дигәндәй, тиз генә ябарга ашыкмады. Бик күптән, Себердә яшәгәндә ишеткән шушы вакыйганы хәтер дәфтәрем казып чыгарды да, менә ничә көн шуның тәэсиреннән арына алмыйча йөрим.

    1975 ел. Мине табар вакыт җиткәнче үк бала тудыру йортына салып куйдылар. Минем кебекләр күп монда, кемдә кан басымы, кемнең йөклелек чорында бөерләренә авырлык килгән. Бөтенесен дәвалыйлар. Уколы да, системасы да. Ятабыз, зур палата, бер көтү хатын-кыз, бер эш юк. Әле балалар үзебез белән түгел, ашарга сорамыйлар, чүпрәк буямыйлар.

    Беренче баласын көткәннәрнең хәле гүпчим дә шәп, алда нинди газаплар көткәнен әле бөтен тирәнлеге белән аңламыйсың, икенче, өченче баласын көткән хатыннар шикелле өйдә калган балаң өчен дә җаның көйми. Көне буе дәваланудан калган вакытны сөйләшеп-серләшеп, әңгәмә корып уздырасың. Яңа кешеләр гел өстәлеп тора, яңа язмышлар белән танышасың, яңа тарихлар ишетәсең.

    Әнә, берничә көн элек кергән хатын биредә шактый күптән ятучы Валя-Валентинаның кайчандыр бер урамда яшәгән күршесе булып чыкты.

    Люда-Людмила. Чыннан да шундый ягымлы, сөйкемле хатын. Үз-үзен тотышы да, сөйләшүе дә шундый ипле, һәркемгә бик тә игътибарлы. Күпләребез шикелле ул да беренче баласын көтә. Әти-әнисенең бер генә бөртеге. Алар кызлары өчен җанын бирергә әзер булып, иртән дә тәрәзә артыннан гына кызларының хәлен белеп китәләр, кичен тагын киләләр, ике кат тәрәзә аркылы да үз кызларына гына түгел, бөтен палатага җылылык калдыралар. Алып килгән тәм-томнары белән Люда бөтен палатаны сыйлый.

    ...Ике баласы белән япь-яшь килеш тол калып, инде менә икенче иреннән бала көтүче Валя ничектер сүзне бик ерактан башлап җибәрде әле. Без Валяның тел төбен аңлап алганчы Люда: “Юк, Валя, үпкәләмим, барын да беләм”, – дип куйды. Ә Валя кат-кат гафу үтенә-үтенә: “Кичер, Люда, яраңа кагылган булсам, зинһар гафу ит!” – ди. Нәрсә булды, ни өчен шулай кат-кат гафу үтенә Валентина, ә шат күңелле Люданың нигә ике битеннән күз яше ага, аңламадык.

    Хәер, озын-озакка сузмыйча, Люда моны үзе сөйләп тә бирде. Иң беренче безне телдән калдырып: “Кызлар, мин әти-әнинең үз кызлары түгел бит”, – диде дә, кеше ышанмаслык тарих сөйләде.

    Әти-әнисенең балалары булмый аның, шуның кадәр бала сөяргә кызыксалар да, язмыштан узмыш булмагач нишлисең инде? Ә менә әтисенең энесе – дядя Мишаның ике баласы үсеп килә. Аларга барган саен, рәхәтләнеп ике баланы сөеп, алар бәхетеннән көнләшеп, яралы йөрәкләрен ныгытып учка кысып кайта әтисе белән әнисе. Көннәрдән бер көнне җитмеш төрле һөнәр иясе булган Михаил абыйга чит илдә эш тәкъдим итәләр. Бер елга, СССРдан алган катлаулы станокларны көйләп-эшләтеп җибәрергә. Түләве... монда еллар буе да күрә алмаган хезмәт хакын бер айда эшләп була икән.

    Хатыны Зинаны ике бала белән илдә калдырып, чит илгә китеп бара Миша абый, бары бер елга, гаиләсе хакына, аларга җитеш тормыш тәэмин итәр өчен. Ул киткәндә үксеп елап калган Зина түти бик тиз күз яшьләрен сөртеп ата да иркен тормышка чыга. Эзләгән эткә сөяк табыла дигәндәй, каяндыр килеп, шахта белән ике арада киләп сарып йөргән бер адәмне очрата да, башын да югалта. Акча күп, Мишаның союздагы хезмәт хакы да Зина кесәсенә кереп бара. Әйтәләр дә, кисәтәләр дә, ирең исән бит, бер кайтыр, җавап тотасың булыр, диеп. Тик “мәхәббәт”тә күзе-башы тонган хатын гына колагына киез каплаган, беркемне дә ишетми. Балага узганын белгәч тә исе китми аның, чөнки сөеклесе ире кайтканчы үз ягыма алып китәм диеп ышандырып бетергән була. Тик бала туар чак җитеп килгәндә, иренең дә кайтыр көннәре якынлашканда “мәхәббәт чыпчыгы”ның эзе суына. Ике ут арасында кала акылсыз хатын. Ә аның хәлен аңлап-сизеп йөргән килендәше көн саен аның хәлен белеп, барлап китә башлый. Үз-үзе белән берәр хәл кылып куя күрмәсен тагын, ике баласын ятим итә күрмәсен килендәше. Буй-сынындагы үзгәрешләрне дә яшерерлек түгел, тиздән баласын да табып куяр. Аннары ниләр булыр, күз алдына китерергә дә хәтәр.

    Ә бер көнне килгәндә ишектән керүгә үк килендәшенең буй-сыны җиңеләеп калганына игътибар итә дә, сораулы карашы белән хатынның йөзенә төбәлә. Ә тегесе нишләсен, барысын да сөйләп бирә, яшерүдән ни мәгънә дә, ни файда. Төнлә кыз бала тапкан ул, әнә, чүпрәкләр арасында ята. Олы балаларын үз әнисенә озаткан була. Гомер буе бала диеп өзгәләнгән хатын чүпрәкләр арасында яткан балага күз төшерә дә, җаны әрнүенә түзә алмый үксеп елап җибәрә. Кап-кара күзле кыз бала. “Хәзер нишлисең инде, кая куясың бу баланы?” Ә тегесе үзе дә аптырауда: “Белмим, төнлә муенына ике кулымны ничә тапкыр куеп карадым, тик бармакларым белән шушы нечкә муенны кысыйм дигәндә, нидер аңлаган кебек, кара күзләре белән күзләремә төбәлә дә... кулым бармый. Белмим, белмим”.

    Һәм менә шушы мизгелдә гомер буе кешегә күтәрелеп авыр сүз әйтмәгән килендәше чын арысланга, чын юлбарыска әйләнә. Килендәшенең ике иңеннән алып дер селкетә, такмаклый-такмаклый, шаша-шаша елый. “Син ни эшләгәнеңне аңлыйсыңмы? Гомерем буе кызыктым бу бәхеткә, ә син – үз бәхетеннән җәяүләп качкан акылсыз җан! Әгәр шунда бармакларың кысылган булса, соңыннан бу якты дөньяларда ничекләр яшәр идең?” Һәм ныклы карарга килеп, бу баланы монда калдыруның хәтәр икәнен аңлап, баланы чүпрәкләре-ние белән күтәреп кайтып китә.

    ...Зинаның ире Михаил чит илдән кайтканда, давыл тынган, дөнья тынычланган була инде. Зина, сөенеп, сагынып көткән ирен каршы ала. Ә Михаилның абыйсы белән киленнәренең өенә бик көтелгән шатлык килгән, кыз балалары туган...

    Реклама

    Тормыш дәвам итә. Яңа туган кыз балага Люда-Людмила дип исем кушалар. Шундый кадерле, шундый сөйкемле кыз баланы бөтен туганнар да бик ярата, туганнарның һәркайсында кадерле кунак ул. Тик менә әнисенең генә аны Миша абыйлары белән Зина апаларына нигәдер бик җибәрәсе килми.

    Менә шулай әкрен генә дөнья алга бара, көннәрне – айлар, айларны еллар алмаштыра. Борчу-мәшәкатьләре дә, шатлык-кайгылары да янәшә йөри. Берничә ел элек Михаил абыйны җирлиләр, җир җимертеп йөргән ир бик тиз генә китеп бара. Йөрәк, ди табиблар.

    Балалары үсеп таралган, Зина түти ялгыз гына кала. Әнисе белән Люда гел барып хәл-әхвәлен белешеп торалар. Әтисенең дә, әнисенең дә ишле туганнарыннан туган балалар белән гел аралашып яшәгән Люда үзенең гаиләдә ялгыз икәнен дә тоймый. Балачакта бергә уйнап шаярырлык, үсмер чакка килеп кергәч, эч серләрен бүлешерлек туганнары бик күп була.

    Менә бүген дә, әти-әнисенең аның өлгергәнлек аттестаты алуы хөрмәтенә оештырган бәйрәменә бөтен туганнар җыелыша. Һәркайсы чын күңелдән котлый, уңышлар тели. Әтисе музыка мәктәбендә укыганда ук алып өй түренә урнаштырган пианинода кунакларны биетте дә, җырлатты да Люда. Аннан өйдә өлкәннәрнең үзләрен генә калдырып, һавага чыктылар, рәхәтләнеп шаярыштылар, көлештеләр, балачакны искә алып куышып та алдылар әле. Аннан тирләп-пешеп, ишегалдының кырыендагы таш өстенә килеп утырган Людага әнисенең сеңлесенең кызы Любаша: “Таш өстенә утырма, бала таба алмассың, Вера апа кебек”, – диеп куйды.

    Вера апа, Вера апа... ул бит Люданың әнисе. Тукта, ни сөйли бу кызый? Люда тиз генә Любаның җиңенә ябышты: “Ничек инде Вера апа кебек, ә мин? Мин алайса кем кызы булам инде, минем әни бала таба алмагач”.

    Ялгышканын аңлады да туганы, тик соң инде, шаяруга да әйләндереп карады, ахырдан Людмиланың кире чигенергә исәбе юк икәнен аңлагач, дөресен сөйләп бирергә мәҗбүр булды. Туганнар арасындагы бу яшерен серне кемдер нык саклаган, ә кемдер әнә сер капчыгын чишеп җибәргән булып чыкты.

    Берничә көннән бу хәбәр әти-әнисенә дә килеп иреште. Алар инде ничә көннән бирле кызларының нигә суга төшкәндәй уйчанланып йөрүенең серен аңлый алмыйча гаҗиз булганнар иде. Һәм менә әтисе белән әнисенең уртасында утырган килеш яшүсмер кыз туу тарихын тыңлый. “Менә, кызым, гомер буе синең, дөреслекне белгәч, көннәрдән бер көнне Зинага китеп баруыңнан куркып яшәдек. Без бу тарихны сиңа син тормыш коргач сөйләрбез дип уйлаган идек, ә кемдер безне уздырды, ашыгыбрак җибәрде. Балам, алдагы язмышыңны үзеңә хәл итәргә мөмкинлек бирәбез. Зинага китеп барсаң да үпкәләмибез, киресенчә, бала сөеп үстерә алганыбыз өчен без язмышка бик рәхмәтле. Уйла, кызым, ашыкмыйча уйла”.

    Әнисенең күзләре мөлдерәп тора, менә-менә түгелеп китәр шикелле, ә әтисе... ни әйтсәң дә ир кеше, тамагына тыгылган төерне йотарга тырыша. Унҗиде яшьлек кызның башында уйлар өермәсе. Шул уйлардан башы түбән иелгән. Уйла, ди әти-әнисе. Аның нәрсәсен уйлыйсың инде?.. “Кешенең дөньяда бер генә әти-әнисе була, әти – син минем әтием, әни – син минем әнием, ә Зина апа... ул моңарчы миңа апа иде, ә бүгеннән соң ул миңа беркем дә түгел. Әйдәгез, тәмләп бер чәй эчик әле, әти, син әйтмешли, баллап-майлап-кәнфитләп”.

    ...Менә шундый тарих. Ир бала тапты Люда, аннан соң кыз алып кайтып та әти-әнисен куандырды. Хастаханәләрдә ятканда, юлларда йөргәндә кеше кайвакыт җан түренең иң-иң яшерен җирендә яткан серләре белән бүлешеп куя шул ул...

    Рәйсә Галимуллина,
    Кукмара, Мәмәшир

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/kyzlar-min-ti-nine-z-kyzlary-tgel-bit

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: