erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ләйсән Гыймаева яман чир белән авырый: «Тормыш 180 градуска борылды да куйды»

Татар эстрадасы артисты Ләйсән Гыймаеваның операциягә керүе турында хәбәр иткән идек. Җырчы нәрсә булганын социаль челтәрдә язган (»Шәһри Казан).

 

«СЕЗДӘ РАК...»

Елмаеп-көлеп, шаярып кызыклар төшереп йөргән Ләйсәнегез 10 ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җитте... Тормыш 180 градуска борылды да куйды…

Диагнозны ноябрь уртасында куйдылар. Рак белән авыручылар хакында ишеткәндә дә йөрәк «җу» итә иде, ә күзеңә карап врачның шулай диюе икеләтә, өчләтә авыр...

Моны минем хәлдә калганнар гына аңлар.. 

Бу хәбәрне ишеткән көн - яңа ел съемкасына туры килде. Тыштан елмаям, эчтә ут-ялкын. Әле алып баручы ролендә идем - барысы да төштәге кебек узды.

Иң беренче башка килгәне - «Миңа күпме яшәргә калган?!» 

Кызларым, әни, ирем... 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нишләргә? Кемгә барырга? Нинди врачлардан киңәш сорарга, якыннарыма ничек әйтергә - башымда мең төрле уй..

Барысын да беренче Әнигә әйттем. Гистология анализын белергә клиникага аның белән бергә бардык...

Шунда әнинең ныклыгына шаккаттым! «Җебемә, балаларың хакына нык бул!» диде ул миңа. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер, ләкин миңа сиздермәде... 

Декабрь ахырына куелган операцияне 4 күз белән көттем. Мең дә бер анализ, тикшеренүләр үткәндә вакыт туктап калган кебек бик акрын барды…

29 декабрьдә ясалган операциядән соң Яңа елны больницада каршы алдым…

Дәвамы соңрак", - дип язган Ләйсән.

Ләйсәнгә сәламәтлек, озын гомер телибез, бар борчулар да артта калсын. 

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/lysn-gyymaeva-yaman-chir-beln-avyryy-tormysh-180-graduska-boryldy-da-kuydy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X