erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Үлгәннән соң иремнең җаны теге мәчегә күчкән...

Эшкә чыккач, теге мәче баласын өемә алып кайттым. Ул бик тәртипле, тыныч, ирем кебек аксыл иде, гел минем белән йокларга яратты. Әгәр миңа элегрәк син песи белән бергә йоклаячаксың дисәләр, гомердә дә ышанмас идем. Чөнки ышанырлык түгел дә. Мин бит мәчеләрне күрә алмый идем.

40 яшемә кадәр песиләрне җенем сөйми иде. Кызым: «Алыйк, алыйк»,  – дип гел аптыратса да, тыңламадым. Бервакыт гаиләбез белән бергә хайваннар турында тапшыру карап утырабыз. Шунда ирем Радик:

– Үлгәч, мин песигә әйләнәм. Реинкарнациядән соң минем җаным мәчегә күчәчәк, – дип куймасынмы. Аның сүзләрен чынга алмыйча, шаярып кына башына суктым да: «Әллә нәрсәләр сөйләмә әле, юләр», – дип куйдым. 2010 елның җәе иде бу.  

Ул вакытта мин кибет мөдире булып эшли идем. Анда берничә ел инде бер песи ияләшкән иде. Мәчеләрне сөймәгәнемне эштәге һәр кеше белә. Шуңа күрә хезмәттәшләрем миннән яшереп кенә аны ашатып йөрделәр. Сөймәгәнемне сиземләгән, күрәсең, әлеге песинең  беркайчан да кабинетыма кергәне булмады.

Шулай бер көнне бу песи балалады. Аның балаларын инде таратыр кеше дә калмаган иде. Шуңа күрә бу юлы хезмәткәрләрем биш мәче баласын да батырырга булды. Икенче көнне бу песи гомердә булмаганны кабинетыма керде, куып чыгарып та карадым, ә ул кабат-кабат бүлмәгә ашыкты. «Балаларын сагынадыр инде бу», – дип җәлләп кабинетымда калдырдым да чәй эчәргә чыгып киттем. Берзаман бүлмәдә ниндидер тавышлар ишетелде. Нәрсә булды икән дип кереп красам, ни күрим: бу песи өстәлемә менеп, бөтен кәгазьләрне идәнгә төшергән дә тагын бер мәче баласын тудырган. Бик гаҗәпләндем шунда: бер тәүлектән соң яңадан балалап була мени соң?  Шул вакыт нигәдер күзем сәгатькә төште, вакытны карадым.

Бу мәче баласын батырырга кулыбыз бармады, тартмага чыгарып куйдык. Юньсез ана песи аны кире миңа алып килде. Мин яңадан чыгарып куйдым, ул тагын авызына күтәреп каршыма басты. «Нинди хәл соң бу?» дип аптырап утырганда, телефоным шалтырады:

– Сез Радикка кем буласыз? – дип сорадылар миннән.

– Хатыны, – дидем.

– Ирегезнең шәхесен ачыкларга килегез, – диделәр трубканың теге ягында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

Хәтерләсәгез, 2010 елның җәе бик эссе иде. Шул көнне ирем су коенырга киткән җирдән батып үлде.

Икенче көнне моргтан үлү турында таныклык алырга киттем. Иремнең үлү вакыты теге мәче балалаган вакыт белән туры килә иде. Мин моңа бик нык гаҗәпләндем.

Эшкә чыккач, теге мәче баласын өемә алып кайттым. Ул бик тәртипле, тыныч, ирем кебек аксыл иде, гел минем белән йокларга яратты. Әгәр миңа элегрәк син песи белән бергә йоклаячаксың дисәләр, гомердә дә ышанмас идем. Чөнки ышанырлык түгел дә. Мин бит мәчеләрне күрә алмый идем.

Шулай итеп, бу песи баласы бездә калды. Ирем гадәтләрен каян беләдер, минем өчен әле дә могҗиза. Иртән торып аның кебек башта бәдрәфкә, аннан соң юыну бүлмәсенә керә. Песигә ни калган инде ваннада? Аннан соң балконга чыга да, тәрәзә янына килеп баса. Ирем шунда басып тәмәке тарта иде.

Менә унике ел инде бу песи безнең белән яши. Һәм бу еллар дәверендә миңа ирем кайдадыр якында, безне күзәтеп, ярдәм итеп тора кебек тоела.

Зөһрә Вәлитова, Шәһри Чаллы

 http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/lgnnn-so-iremne-any-tege-mcheg-kchkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X