erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Лилия Муллагалиева: "Ирем белән танышканда, ул аерылган иде"

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева ире Илсур белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

- Лилия, аерылган һәм үзеңнән 14 яшькә өлкәнрәк иргә кияүгә чыгарга курыкмадыңмы?

- Юк. Уйламадым да. Мин һәрвакыт үземнән өлкәнрәк егетләр белән аралаштым. Әти белән әнинең дә яшь аермасы 10 ел. Шуңа күрә алар да Илсур белән кушылырга теләвемә каршы килмәде. Әти белән әни миңа кирәкле киңәшләрен бирә, ә нәтиҗәне мин гел үзем ясыйм. Илсурның гармунда уйнавын күрүгә, аның булачак ирем икәнен шундук аңладым. Без танышканда, ул инде аерылган иде. 

- Озак очраштыгызмы?

- Ярты еллап очрашып йөргәч, бергә яши башладык. Берничә айдан соң никах укыттык.

- Илсурның улы белән аралашасызмы?

- Илсурның беренче гаиләсендә туган улы бар. Без үзара бик яхшы мөнәсәбәттә. 

- Илсур кем булып эшли?

- Аның авыл хуҗалыгы белән бәйле үз эше бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Сезнең арада көнләшү бармы?

- Элегрәк бик нык көнләшкән чаклар бар иде. Яши-яши мин үземне җиңдем, бу хискә каршы тора ала башладым. Гел үзеңне “ашап” йөрүдән кемгә рәхәт? Без бер-беребезгә ышанабыз. Әгәр Илсур берәр адымга бара икән, димәк, хәзерге мизгелдә бу аңа кирәк. Иң мөһиме – бу адымның гаиләбезгә тискәре йогынтысы булмасын.

- Димәк, хыянәтне кичерә алыр идең?

- Әйе...

- Әгәр ул гашыйк булса?

- Ә монысы инде икенче мәсьәлә. Мин һәрвакыт: “Гашыйк булырдай кешене очратырга язмасын, Аллаһы Тәгаләм”, - дим. Илсурга да шулай дим. Андый хәлләр була күрмәсен. Мәхәббәт дигәннән, өйләнешкәнче бертөрле, аннан соң икенче төрле ярату була, диләр. Минемчә, бер-береңне ярату, хөрмәт итү яши-яши күпкә кадерлерәк, якынрак була башлый. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/liliya-mullagalieva-irem-beln-tanyshkanda-ul-aerylgan-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X