erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Лилия Муллагалиева: "Улым 21 көннән үзе сулый башлады..."

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева – талантлы җырчы гына түгел, уңган хатын, оста хуҗабикә һәм дүрт баласының яраткан әнисе ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

Тыштан караганда, Лилиянең дөньясы түгәрәк, бер борчуы да юк сыман. Әмма беркемнең дә кашыгы буш түгел, Лилиягә дә сынаулар аша узарга туры килгән.

- Лилия, олы улыгыз Данилны авырдан тапкансың икән...

- Миңа 24 яшь иде. Беренчедән, тулгак вакытында озак чирләдем. Икенчедән, табибларның сменалары алышынган вакытка туры килүем начар булды. Данил туганда үлем хәлендә иде: үпкәсенә су җыелган булган, башына да бик зур зыян килгән. Сабыемны кызыл юрганга төреп, реанимация машинасы белән балалар хастаханәсенә алып киттеләр. Бала колпак астында ятты, ясалма сулыш аппараты ярдәмендә сулады. Ике-өч тапкыр аппараттан аерып карадылар, сулый алмагач, яңадан тоташтырдылар. Көн саен сөтемне савып балага илтә идем. Күңелдә - аңлатып бетерә алмаслык моңсулык, авыр хис. Тормышның гамен бөтенләй күрмәдем. Аның янында яткан кайбер балалар үлемне җиңә алмады, кызганыч.

- Бала кайчан үзе сулый башлады?

- 21 көннән соң, Аллаһның рәхмәте белән Данилыбыз үзе сулый башлады. Өйгә кайтканда, бала кечкенә һәм ябык иде. Алты яшькә кадәр төсләрне аера алмыйча интектек. Төрле дәвалау курсларына йөрттек. Көчле дарулар эчертергә туры килде. Тумыштан алган травмалары үзен сиздермәсә ярар иде дип кот алынып тора. Бүгенге көндә Данил хоккей белән шөгыльләнә. Спортның бер зыяны да юк. Киресенчә, сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итә. Хәзер аңа 18 яшь.

- Башка балаларыңны ничек күтәрдең?

- Ильвинаны бик җайлы таптым, Аллаһка шөкер. “Болай булса, 10ны да табарга була”, - дигәнем истә. Дүрт баламны да үзем таптым. Ильяс та җиңел генә туды. Өч бала белән туктарга тиеш идек. Дүртенчегә узганымны сизми дә калдым. Шулай итеп, дөньяга Илһам килде. Мин аны 39 яшемдә таптым.

- Илһам белән дә күп сынаулар аша узарга туры килгән сиңа...

- Улым “бүре авызы” белән туды. Бу авыру нәселдән күчә икән, безнең нәселдә бар ул. Баланы имезергә китерделәр дә, “әлегә имезергә ярамый, педиатр килгәч аңлатыр” диделәр. Үземнең йөрәк авыру булгач, баланың йөрәгенә зыян килгәндер дип уйладым. Табиб баланың аңкавы булмавын әйткәч, коелып төштем. Ә бит мин профессиональ табибларда УЗИ үттем, берсе дә шуны күрмәгән. Баксаң, ул авыру бала ана карынында 10 атна булганда ук ачыкланырга мөмкин икән.

- Бу хакта иң беренче булып кемгә хәбәр иттең?

- Башта апага шалтыраттым. Әнигә бер айлап әйтмичә тордык... Иң кыены - баланы ашату иде. Төне буе аягүрә басып ашаттым. Тончыккан саен йөрәк жу итә иде. Үч иткәндәй, сөт ишелеп төште. Анысын махсус дару эчеп бетердем. Балага инвалидлык рәсмиләштерергә тәкъдим иткәч, ике тапкыр документлар тапшырып карадым. “Баланың авырлыгы зур, димәк, ул ашый ала”, - дип кабул итмәделәр. Ә мин аны төн йокысын йокламыйча ашаттым, чөнки авырлыгы аз булса, башка органнарына зыян киләчәк дип әйттеләр.

- Илһамга операция ясаттыгызмы?

- Балага 1 яшь тулып киткәч, операциягә бардык. Аллаһка шөкер, уңышлы булды. Операция 4 сәгать барды. Мондый балалар бик күп икән. Бу хакта социаль челтәрдә язучы аналар бихисап булды. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Бишенчегә барырга планлаштырмыйсыңмы?

- Белмим, әйтә алмыйм. Әйтәм бит, мин дүртенчегә дә барырга җыенмаган идем. Әмма бала – ул Аллаһы Тәгалә бүләге.

- Челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлагач, “Лилиягә нәрсәгә инде ул, болай да акчасы күп”, диделәр...

- Минемчә, хатын-кыз ир-атның акчасына табынып яшәргә тиеш түгел. Мин институтта укыганда ук азмы-күпме акча эшли идем. Илсур миңа “өйдә утыр” дигән таләп куймый. Шуңа күрә мин җаным ни тели, шуның белән шөгыльләнәм. Хатын-кызның үзенең тота торган акчасы булырга тиеш дип уйлыйм. 

- Хәзерге йортыгызны бергә төзедегезме?

- Әйе. Очрашып йөргәндә, еш кына Хуҗәмәт бистәсенә ял итәргә бара идек. Ул бик матур урында урнашкан. “Монда йорт салырга иде”, - дип әйтә иде Илсур. Мин дә аның бу фикерен хупладым, үзем дә авылда үскән бала бит. Хәзерге йортыбыз урынында иске өй тора иде. Илсур аны 5 мең долларга сатып алды. Ул вакытта бик зур акчалар иде ул, бу бәягә дүрт бүлмәле фатир алырга була иде. Бернәрсә дә күктән төшмәде. Барысын да үз көчебез белән булдырдык. Беребезнең дә абыйсы яки әтисе зур җитәкче түгел. НКЦда эшләгәндә, йорт салучы эшчеләрне ашату өчен ашыга-ашыга өйгә кайта идем, эштән сорап китә идем.

- Лилия, син - үрнәк хатын һәм әни. Ничек барысына да өлгерәсең?

- Теләгең булса, өлгерәсең. Читтән караганда, кешенеке җиңел кебек. “Ой, моны эшлисе бар, ой, анда барасы бар”, - дип уйлап тормаска кирәк. Миндә уйлап тору дигән нәрсә бөтенләй юк, тотам да эшлим. 

- Синең өчен бәхет нәрсә ул?

- Балаларың бәхетле булса, иң зур бәхет шулдыр. Бу хакта хәтта җырымда да җырлыйм. Балаң бәхетле, сәламәт булса гына син дә бәхетле буласың.

Әңгәмәмне тулысынча "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында укырга була.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/liliya-mullagalieva-ulym-21-knnn-ze-sulyy-bashlady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X