Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Лилия Муллагалиева яшьлеге турында: «Чак кына кияүгә чыгып Югославиягә китми калдым»

    Җырчы Лилия Муллагалиева - озак еллар дәвамында сәхнәдә булуына карамастан, үз йөзен, стилен һәм популярлыгын югалтмаган җырчы. Аның белән бу уңышның сере һәм бүгенге сәхнә турында сөйләштек. Беренче мәхәббәт, гаилә, бала тәрбияләү темаларын да читләп узмадык ("Интертат", Казан, Гөлназ Хәбибуллина).


    «Асаф минем өчен абыем кебек иде»
    Лилия апа, сезнең белән бер чорда күтәрелгән җырчыларның күбесе югалды. Сез 25 елдан артык сәхнәдә. Популярлыкны саклап тору авырмы? 

    «Үтә кызыл тиз уңа» дип әйтәләр бит әле. Шуның кебек, үтә кызыллар берара популяр булып сәхнәләрне тотып торалар да, каядыр югалалар. Халык андый кешеләрне әкренләп оныта башлый. Мин үземне суперйолдыз дип санамыйм, артык популяр җырым да булмады. Мин артык ялтырамыйм да, төшеп тә калмыйм, ниндидер бер алтын урталыкта барам.

    Аннан соң, мин сәхнә, иҗат дип бөтен көчемне куеп, калган нәрсәләрне читкә этәреп яшәмәдем. Шулай эшләсәм, бәлки тагын да зуррак уңышларга ирешкән булыр идем. Гастрольләргә дә берара гына йөреп алдык. Минем өчен һәрвакыт гаилә беренче урында булды. Мин үземне әни буларак ачтым. Яшьлек чорында сәнгать казанында кайнагач, тегесенә дә, монысына җитештем дигән канәгатьләнү хисе дә булды. Шуңа күрә бүген салмак кына, үз юлым белән иҗатымны дәвам итәм. 

    Җырлар язам. Ул әйбер күңелдә яши икән. Менә шул мине бөтереп ала да, утырып иҗат итмичә, җаныма тынгылык бирми. 

    Элекке интервьюларыгызда җырларыгызны сатмавыгыз турында әйтәсез. Хәзер дә җырларны шулай бушка өләшәсезме? 

    Җырчыларга махсус тәкъдим итеп җыр сатканым юк. Әгәр кеше үзе: «Җыр бит инде ул, берничек тә бушка ала алмыйм», — дип әйтә икән, әлбәттә, каршы килмим. Кешедән нәрсәдер алганда бер тиен булса да бирәләр бит. Аннан синең иҗат җимешеңне төрле кеше төрлечә кабул итә бит әле. Акча түгеп алгач, аның ул җырны үстерәсе, танытасы килә. Чыгым чыгарып алынган әйбер кеше өчен һәрвакыт кадерлерәк була. Ләкин минем бер кешегә дә: «Минем җырым шуның хәтле тора», — дип әйткәнем юк. Алга таба да җыр сатып эшләргә җыенмыйм. Әгәр җырымны яратсалар, аны башкарсалар, мин шуның белән бик канагәть. 

    Эстрада акча мөнәсәбәтләренә корыла барган заманда бушка җыр биреп җибәрү кыен түгелме?

    Әгәр кеше килеп, үзе чын күңеленнән сорамаса, мин җырларымны беркемгә дә бирмим. Чөнки ул җырчы җырны алып, кабат аны ошатмавын әйтсә, мин аңа борчылам. Ул әйбер озак вакыт күңелемне тырнап торачак. Һәр кешенең инде тупланган репертуары, үз стиле була. Берәр җырымны тәкъдим итеп, ул кеше үз репертуарында андый җырның, мәсәлән, туган як яки әти-әни турындагы җыры булуын әйтә икән, минем күңелем кителә. 

    Аннан мин җырларымны кешегә бирсәм дә, барыбер үзем җырлыйм. Башта аны үземнең башкаруда тамашачыга җиткерергә тырышам. 

    Сезне көйләр бик күп яза дип ишеткән идем. 

    Күп дип, юк инде. Җырларым шактый, ләкин менә җыр языйм әле дип махсус утырганым юк. Ул үзеннән-үзе килеп чыга бит. Шул ук Гөләрә Шәрипованың матур шигырен интернетта утырганда очраклы рәвештә таптым һәм «Гөрләвекле балачак» туды.  Ә махсус язам дип утыру, автор өчен дә, композитор өчен дә авыр ул. 

    Сезнең көйгә язылган берәр хит бармы соң? 

    Шул ук үземнең «Без бит авыл кызлары» җыры. Мин җырларымны күбесенчә үзем җырлыйм.

    Тагын кемнәр җырлый? 

    Гел читләр җырлый дип әйтмәс идем. Айгөл Бариева «Үз кешем»не башкара. Ул бик көчле, тирән җыр.

    Бүгенге көндә җырны болай гына популярлаштырып булмый. Бер җырладың да, кеше отып алды дигән нәрсә юк хәзер. Җырыңны таный башласыннан өчен бик нык тырышырга туры килә. Җырчы танытасы җырын, үзенә ошаганын сайлап ала. Ул сайланган җырның авторы мин буламмы, юкмы, анысын инде ул үзе хәл итә.

    Минем дә халыкка ишетелмәгән җырларым күп. Яңа җыр чыгарганда аны радиоларда яңгыратырга, клип төшерергә тырышам. Елга бер җыр булса булсын ул, ләкин тамашачының исендә калсын. 

    Элекке җырларны халык бик тиз эләктереп, отып ала иде.

    Җырыңны көнгә берничә тапкыр ротациягә бирсәң, хәзер дә популярлаша ул. Бер популяр җырчы белән каядыр барабыз. «Татар радиосы»ндагы «Яңа җыр» рубрикасында бер кыз бала җырлый. «И Аллам, кара инде нинди җыр!» — дип көрсенә ул. Башкалар да шулай дип уйлый инде ул җыр турында. Ләкин ул җыр һәр сәгатьнең ничәнчедер минутында яңгырый, юлдагы кеше аны даими ишетә, ахырдан, үзе дә сизмәстән, кабатлап йөри башлый. Колагы ияләшә, «ничава гына җыр» икән бу дигән фикергә килә. 

    Хәзер җырны танытуның шартлары гына авыррак. Акча, акча, акча кирәк.


     Сез Асаф Вәлиев белән шундый матур җырлый идегез. Күпләр сезне кавыштырып куйды. Сез нигә парлашмый калдыгыз? 

    Безнең үзебезнең андый уй булмады. Ул ничектер минем өчен абый кебек иде. Бик итәгатьле, акыллы, тыйнак кеше ул. Аның күңелендә миңа карата нәрсәдер булгандыр дип әйтә алмыйм. Абый белән сеңел арасында була торган мөнәсәбәтләр иде безнең арада. 

    Асаф абый тарафыннан ниндидер игътибар күрсәтүләр дә булмадымы?

    Юк. Аннан соң, мин аның белән чыгышлар ясаганда без Илсур белән очраша идек инде. 

    Үзегезнең мөмкинчелекләрегездән тулысынча файдалана алдыгызмы икән? Үзегезне тулысынча ачтыгызмы?

    Әле барысын да кулланып бетермәгәнмен дип уйлыйм. Кеше җирдә яшәгәндә үзенең мөмкинлекләрен 60 процент та ача алмый икән. Тагын ниндидер яңа проектларда, яңа юнәлешләрдә үземне күрсәтергә, күңел түремдә ябылып яткан сыйфатларым калкып чыгып, тагын да ачылырга язсын. 

    Бүгенге көндә татар җыр сәнгатенең дәрәҗәсе бармы? Әллә һаман артка борылып карарга мәҗбүрме без? 

    Мин андый шәп белгеч түгел, әлбәттә. Әмма яшьләр хәзер моңлы, талантлы дип саныйм. Аларның җырны бирә алу, ачып салу мөмкинлекләре киңрәк. 

    Шул ук баянда уйнаучыларны алыйк. Элекке язмаларны карап утырсаң, шаккатасың. Алар арасында талант белән генә түгел, үзлектән өйрәнеп уйнаган музыкантлар да күп булгандыр. «Титә-титә» дип уйныйлар иде бит элек. Ә хәзерге гармун моңнары нинди матур! Алар күп түгел, ләкин булганнары бик оста, талантлы музыкантлар. 

    Укыту дәрәҗәсе белән бәйлеме икән бу, буын алмашынамы икән. Ниндидер моңлы буын үсеп килә. Җырчыларның да җырлау сәләте ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан килгән моң. Аңа берничек тә өйрәтеп булмый. Син аны күпме генә өйрәтмә, ясалма моң белән чын моң бик нык аерыла.

    Кемнәрне әйтәсез сез моңлы дип? 

    Гөлсирин Абдуллина, Эльмира Гыйльфанова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, мәсәлән. Хәзер матур итеп җырлаучы парлы артистлар бик күп. Аларның тандем ясап, гаилә дуэты буларак популярлашуы мине бик сөендерә. Элек бит артист кеше ул гомер буе ялгыз булган. Бу артист кияүгә чыкмас, өйләнмәс, моны берәү дә хатынлыкка алмас инде дигән стереотип бар иде. Ә бүген җырчылар иҗаттан тыш тагын күпме эшләр белән шөгыльләнә. Хәйрия эшләрендә катнаша, бизнесын алып бара. Артистлар хәзер күпкырлы шәхесләр. 

    Хәтта элекке, халык җырларын да хәзер матур итеп башкаручылар күп. Барысы да түгел, иң сәләтлеләре. Элек барыбер җырларны борынгырак итеп, «ң»лар кулланып җырлаганнар. Хурлап әйтүем түгел, чагыштырам гына.

    Татар эстрадасын юкка сүгәләр булып чыгамы?

    Аны сүгәргә кирәк. Бүген профессионал артист белән үзешчәннәрне бутап бетерделәр. Менә шунысы күңелсез хәл. Аннан бүгенге шоу-бизнес — сатыла торган әйбер. Кулында акча булганнар гына алдан бара. Ләкин шул дулкында җырчыларның чын сәләтлеләре генә кала. Бәлки аның шулхәтле шәп җыры да юктыр, әмма ул халык күңелендә үз урынын таба һәм ул анда калачак та.

    «Безне тәнкыйтьләргә беркемнең дә хакы юк»
    Җырчы һәр әйткән сүзе һәм репертуары өчен җаваплы булырга тиеш. Чөнки һәрберегезнең меңләгән тамашачыгыз бар. Халыкны үз артыгыздан ияртү мөмкинлегегез бар. Кайбер чын фанатларның башына сез әйткән фикер шыплап кереп урнашырга да мөмкин. Бүгенге көндә менә шул җаваплылык хисе турында онытып җибәрүче кара хайп белән шөгыльләнүче артистлар күп. 

    Авырткан урын инде бу. Кайбер җырчылар, чыннан да, җитди карамыйлар шул. Ә икенче яктан, ияртәсез дип, иярәсе килгән кеше барыбер тегесенә дә монысына да иярә ул. 

    Аннан нәрсәнедер пропагандалау бәлки шул кешенең халәтенә туры киләдер. Мәсәлән, безнең дә үз юнәлешебез бар. Әмма без ул эштә аракы сатмыйбыз, наркотик кулланырга өндәмибез. Шуңа күрә безне тәнкыйтьләргә беркемнең дә хакы юк. Башкаларның сәламәтлегенә, яшәешенә зыян китерә торган нәрсә булмаса…

    Өндәсеннәрме? 

    Һәркемнең моңа хакы бар. Законга каршы әйберләр булмаса, кеше акылсыз булмаса, кирәкме ул аңа, юкмы икәнен кеше үзе хәл итәргә тиеш. Һәр кеше үзенең хаталарыннан өйрәнә, кешене син болай эшләмә дип өйрәтеп булмый. Үзе бер пешмичә ул хатасын танымаячак.  

    Махсус пиар өчен үзегезнең берәр нәрсә эшләгәнегез булдымы? Кара пиар турында сүз бармый. 

    Юк инде. Башкалар тарафыннан хайп дип эләктереп алынырга мөмкин әле. Үземнең махсус хайп өчен нәрсәдер эшләгәнем юк. Андый булу өчен яңадан туарга кирәктер

    Сез социаль челтәрләрдәге сәхифәләрегезгә аерым игътибар бирәсез. Комментарийларга иренмичә җаваплар язасыз. Әйтергә кирәк, сезнең язылучыларыгыз арасында кара күңелле кешеләр дә күп. Мәгънәсез сүзләр күңелгә тияме? 

    Төрле вакыт була. Ул кешенең халәтеннән дә тора бит. Мәсәлән, аларны кәефем әйбәт вакытта укыйм икән, игътибар да бирмим. Әзрәк борчылып утырган вакытта авыр комментарийларга юлыксам, күңел төшә. 

    Хейтерларның күбесенчә нәрсәгә эче поша? 

    Әллә тагын, игътибар да иткәнем юк. Даими язып утыручыларым артык күп түгел. Язылучыларымның күбесе гади авыл кешеләр, район җирлегендә яшәүчеләр. Һәр кешенең үз фикерен белдерергә хакы бар. Бөтенләй кешене бетереп салып, аны юкка чыгырырлык комментарийлар булмаса, калганына түзәргә була.

    Минем язылучыларымны алай актив дип әйтмәс идем. Күбесе иҗатым белән кызыксынып, блогымны тыныч кына күзәтеп карап баручылар.

    Айгөл Бариева белән икегез бергә фотосессия ясагач, ямьсез сүзләр таралды. Рәнҗедегезме? Авыл кызы, дүрт бала анасына шундый сүзләрне күтәрү авыр булгандыр? 

    Реклама

    Беләсезме, без аны махсус эшләмәгәч, авыр булды димәс идем. Ул вакытта үзебезгә карата бик күп кешеләрнең чын йөзе ачылды. Шул ук сәхнәдәшләр арасыннан берничә кешенең арт белән борылганнары сизелде. Башкаларга ияреп, алар да сине бетереп атарга, таптап үтәргә мөмкин икән.

    Ник ясадык икән бу фотосессияне, нигә халыкка чыгардык икән дип үкендегезме? 

    Үкенү булмады. Ул алдан планлаштырган әйбер түгел иде. Безнең күңелдә пычраклык, начарлык булмагач, авыр кичермәдек. Әле ул күмпедер дәрәҗәдә безгә пиар да булды. Ул фотография чыкканга карап, тормышымда бер нәрсә дә үзгәрмәде. Ничек яшәгәнмен, хәзер дә шулай ук яшим. Нинди булсам, шундый булып калдым. Шуңа күрә нәрсәгә дип үкенергә?!

    «Маллар янында җырлый да, елый да идем…»
    Лилия апа, төпчек кыз булсагыз да, иркәләп кенә үстермәгәннәрдер. Балачагыгыз эш белән үттеме?

    Безнең буын кешеләр барыбер икенче төрле тәрбияләнде. Хәзер генә ул бала-чаганы кулыннан җитәкләп йөртергә кирәк. Без үзебез күп әйберне белеп эшли идек. Аннан авыл җирендә эш, гомумән, бетә торган торган түгел ул. Гомергә күп итеп маллар асрадык. Аларның бөтен авырлыгы без балаларга эләгә иде. Маллар янында җырлый идем, шунда моңлана идем, шунда елый идем. Бөтен яшүсмер чак маллар янында узды. 

    Хәзер кайбер кешеләр сыер сава беләм дип шаккатырмакчы булалар. Белмим, андый кешегә аптырыйм мин. Мал-туар тулып торган авылда үс тә, сыер да сава белмә ди. 

    Сезгә әти-әниегезнең кайсы сыйфатлары күчкән? 

    Әнинең сабырлыгы, ярдәмчел булуы. Соңгы әйберенә кадәр кешегә бирә ул. Бездә андый кешеләргә ыштансыз дип әйтәләр. Әнидә хатын-кызларга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш, шуларның барысы да тупланган. Моны ир-ат, моны хатын-кыз эшләргә тиеш дип тә аерып тормый иде. Ул кулыннан килгән бар эшне дә эшләде. Хәтта агачтан тәрәзә наличниклары ясап, шуларны куйган кеше. 

    Әтинең энергияле булуы, нинди ситуация булуына карамастан, тормышка бик позитив каравы миңа күчкән. Безгә дә гел: «Балалар, тормыш көрәш ул», — дип өйрәтте. Хәзер әткәй 80нең бу ягында инде. 

    Йортыбыз авыл башында булды. Икесе дә кунакчыл булгач, өебездән кеше өзелмәде. Кунаклар да, үтеп барган кеше дә керә торган иде. Әтинең эше дә шундый булды. Ул гомер буе колхозда баш хисапчы булып эшләде, Татарстанның атказанган икътисадчысы исеме дә бирелде үзенә. Бик күп рәисләрне алыштырган кеше ул. Алар килә-китә, алмашына тордылар, әти 40 елдан артык үз вазифасында эшләде. Бик авыр, акчасыз, очын ничек очка ялгарга белмәгән вакытларда да ул осталыгы белән, булганлыгы белән колхозны сөйрәп бара алды. Аннары инде алар буыны киткәч колхоз да таралып бетте. 

    Үзегезнең күпләргә үрнәк гаилә формуласын да әти-әниегездән алгансыздыр?

    Ир бала әнисенә ошатып хатын, кыз бала әтисенә ошатып ир сайлый дип әйтәләр бит. Илсурның гармунда оста уйнаганнарына кадәр әтигә ошаган. Аллаһы Тәгаләдән иремнең шундый сыйфатлары булсын иде дип атап сорый идем. Чын күңелеңнән сорап теләсәң, чынга аша икән. 

    Лилия апа, әтиегезнең беренче гаиләсе булган икән. Ул гаиләдәге туганыгыз белән аралашасызмы? 

    Әтинең беренче гаиләсе дә туган авылыбызда. Алар белән аралашып яшәдек. Алар барысы да өлкән яшьтәге кешеләр инде хәзер. Шуңа күрә бу җавапта нечкәлекләргә биреләсем килми. 

    «Чүт кенә кияүгә чыгып Югославиягә китми калдым»
    Яшь вакытта тормышыгызны асты-өскә китергән вакыйга булдымы? Җимерелгән хыяллар, хыянәт ачысы яки югалтулар? 

    Мин бит яшь чакта чүт кенә, кияүгә чыгып, Югославиягә китми калдым. Безнең тулай торакта бер серб егете тора иде. Озак кына шуның белән очрашып йөрдек. Яшьлектәге мәхәббәт бөтенләй икенче төрле була бит ул. Миңа 18-19 яшьләр тирәсе. Ул вакытта бик аңлап та бетерми идем, иләслек булгандыр инде ул. Ә егетем бик җитди рәвештә өйләнәм дип йөрде. Үзенең туганнары белән очраштырыр өчен мине туган иленә чакырды. 

    Анда барыр алдыннан әнинең рөхсәтен алдым. Киткәнче үк әнинең җайлап кына аңлаткан төпле фикерләре азрак уйга салды. «Кияүгә чыгып бала тапсаң, кем исеме куясың? Ул бала нинди милләт кешесе булып үсәчәк? Уйлап бетер, син әле яшь, Аллаһы Тәгалә юлыңда тагын да яхшыракны очратыр», — диде. Үзебезнең кешегә кияүгә чыгарга максат куй да, барып, күреп кайт, ләкин җавап бирер алдыннан яхшылап уйла дип, фатихасын биреп озатты. 

    Без аны әтигә әйтеп тә тормадык. Мин ул вакытта даими гастрольләрдә йөргәч, әни белән мине чираттагы концертларга китте дип әйтергә сөйләштек. 

    Ул бик җитди итеп йөрде инде минем белән. Әмма аның гаиләсе, тормыш рәвеше, үз дөньясы белән танышмыйча, мин төгәл җавап бирә алмый идем. Анда баргач беренче атнада ук минем бик тә татарча сөйләшәсем килә башлады. Үз телебезне сагындым. 

    Телевизордан аларның ниндидер музыкаль фестивальләре бара иде. Сәхнәдә җырлаучы сербларга карап, мин монда килсәм, сәхнәне ташлыйсы булачак, татар телемне дә онытырмын дип уйладым. Эчемдәге яшерен милли хисләрем уянды, мәхәббәт икенче планга күчте. Минем һәр ситуациягә алдан прогноз бирә торган гадәтем бар. Ул чорда туган апамның рус милләтеннән булган иреннән аерылып йөргән вакыты иде. Болар бөтенесе бергә өелде һәм мин ныклап уйлана башладым.

    Егетемнең туганнары бик әйбәт иде. Мине бик җылы каршыладылар, мин аларны анда әллә нәрсәләргә өйрәтеп бетердем. Мәсәлән, тавык суйгач, алар аны шул килеш йолкыйлар икән. Мин аларны кайнар суга салып алып, тавык эшкәртергә, токмачлар кисәргә өйрәттем. Алардан үзем дә кайбер ризыклар пешерергә өйрәндем. Бик яхшы итеп кунак иттеләр, барысы белән дә якынаеп беттек. Ләкин мин Югославиядә вакытта ук катгый карарга килгән идем инде. Самолетка утырганда йөрәгемне катырып, аңа: «Бу безнең соңгы очрашу», — дип әйттем. Кинодагы кебек, бәхетле башланып та, елашулар белән тәмамланган яшьлек мәхәббәтем булды ул. Ул вакытта төшереп, шуны хәзер үземә күрсәтсәләр, шаккатып карап утырыр идем.

    Күңелдәге хисләр беркайчан да сүрелмәс, тормыш юлымда башка кеше очрамас, гомер буе шулай яралы йөрәк белән яшәрмен кебек тоелды. Әле бит юньләп бер-беребезнең телен белмәгән килеш аралаша идек. Аларның рәссамнар бригадасы Казанның Бауман урамына сыннар ясар өчен махсус килде. Кеше белән аралаша торган һөнәр булмагач, аңа рус теле кирәкми дә иде. Минем Яшьләр җыеннарында актив катнашкан чорларым ул. Шул Камал тетарында узган концертларга килеп, мине карап торыр иде. Аның өчен минем җырчы булым ниндидер бер илаһи әйбер булды.

    Шул аерылышыдан соң шалтыратышуларыбыз да сирәгәйде. Кабат аларда сугыш башланды һәм ул бөтенләй югалып, берничә ай элемтәгә чыкмады. 

    Минем өчен тормыш беткән кебек, кара пәрдә белән томаланган кебек иде.Күпмедер вакыттан соң мин Илсурны очраттым. Илсурга бу хәлләрне танышуга ук сөйләдем. Ул да беренче гаиләсеннән аерылган кеше буларак, ике сынган канат бер-беребезгә сыендык.  

    Аңа ияләшү кыен булдымы?

    Илсур белән йөри башлагач, әгәр дә аны оныттыра алсаң, безнең киләчәк булырга мөмкин дидем. Илсур чибәр, аралашучан, өздереп гармунда уйный. Тик барыбер әйбәтләп йөреп китәргә икебез ягыннан да онытылып бетмәгән мөнәсәбәтләр комачау итеп торды. 

    Илсур барыбер ирлеген итте. Әкрен-әкрен генә, бәйләнмичә, төрлечә игътибар күрсәтеп, миңа якынайды ул. Ир-атның бит әле аның бәйләнә торганнары, үзеннән читләштерә торганнары да була. Ә ул мине сабыр гына көтте, көн саен, вак-вак адымнар белән миңа якыйнады ул. 

    Минем дә элекке егетемә булган хисләрем сүрелде. Стенадагы бергә төшкән фотоларыбыз да берәм-берәм төшә башлады. Кабат аларның бөтенесен җыеп, сандыкка салып куйдым. Андый сандык бездә икәү. Аның берсендә Илсурның беренче тормышы, икенчесендә минем беренче мәхәббәтем тарихы, хатлар, фотолар… 

    Илсур абый белән ничек өйләнештегез? 

    Илсур белән без бик озак никах белән генә яшәдек. Бер калгач калды, яшәлде дә яшәлде. Без ул чорда алып-сатулар белән дә шөгыльләнә идек. Икебезнең ике төрле фамилиядә булуыбыз ул эшләргә файдалы гына иде. Шуңа да туй чигерелеп килде. Кабат Данил туды, аннары өй сала башладык. Без Ильвинаны алып кайтыр алдыннан гына законлы рәвештә өйләнештек. ЗАГС фотоларында икебезнең уртабызда 6 яшьлек Данил басып тора, икенчесе белән корсагым борыныма җиткән. 

    Теге егет тә өйләнде, бер баласы бар. Мин артист кеше булгач ул мине ютублардан, инстаграмнардан эзләп табып, миңа лайклар куеп ята. Интернеттан сәлам хатлары да язгалый. 

    Андый нәрсәләр һәр кешедә була торган әйбер, алар белән кемдер уртаклаша, кемдер сер итеп саклый. Мин боларны кемгә дә булса файдасы булыр дип тә сөйләдем. Мондый очрак һәрбер кыз бала белән булырга мөмкин. Күзне томалаган мәхәббәт бер әйберне дә күрсәтми. Бәлки бу тарих кемне дә булса, менә бит биргән Аллаһы Тәгалә Лилия апага да үз насыйп ярын дип уйлап, ялгыш адым ясаудан саклап калыр. 

    Минемчә, Илсур абый сезне бик кадерләп яши. Кадерле хатын булып яшәү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Безне дә өйрәтегез әле. 

    Безнең дә төрле вакытларыбыз була. Үпкәләшеп, сөйләшми йөргән вакытларда «менә кадеремне белми дип уйлыйсың. Ә бит кадерне белүне шул сөйләшмәгән вакыт белән генә бәяләргә ярамый. «Кадер» сүзе бик зур мәгънәгә ия ул.

    Шул үпкәләшләрдән соң дуслашкач, бер-береңә тагын да якынаеп китәсең. Акыл кергән саен тавышларны тирәнгә җибәрмәү өчен тырыша башлыйсың. Шул дәрәҗәгә әйтәсе килгән сүзләрне дә үткәреп җибәрә белергә өйрәнәсең. 

    Аннан син ир-атны үзең ни кадәр кадерлисең, шунда сиңа да кадер-хөрмәт була.


    «...дүрт бала белән генә тукталмас идем»
    Лилия апа, дүрт бала табу организмга тәэсир итми калмагандыр. Сәламәтлекне ничек ныгытасыз?

    Сәламәтлеккә килгәндә, минем яшерен-батырын түгел, ничек яшәвем күз алдыгызда. Бизнес белән дә шөгыльләнгәч, үзебезнең компаниянең продукцияләрен кулланам. Витаминнар эчәргә, спорт белән шөгыльләнергә, күтәренке кәеф белән йөрергә һәм үзеңне баланста тотарга өйрәнергә кирәк.

    Диеталарда утырасызмы? 

    Утырам, ләкин вакыт-вакыт ычкынып алам — сыйланасы килә башлый. Яки каядыр баргып тәмле әйбер күргәч, ымсындыра. Ә болай минем тормышым гел диеталар белән үтә. Әгәр азрак сакланып, үземне кулда тотмасам, мин бик таза булыр идем.

    Сез хәзер ничә кг? 

    Ябыгасым бар. Авырлыгым 60 ничә булырга тиеш, әле аңа җитү өчен күп эшләргә кирәк. 


    Сез дүрт бала әнисе, аның өстенә уңган хуҗабикә. Балаларга да, иҗатка да вакытны ничек җиткерәсез? 

    Вакытны бик үк җиткереп булмый. Хәзер балалар да өйрәнделәр инде безнең шалт-шолт режимга, бөтен эшне тиз-тиз эшләгәнгә. Алар да шуны күреп үсә бит, кирәк вакытта үзләре дә калып торалар. 

    Аннан балаларны ничек тәрбияләвем турында кеше нәрсә әйтер дигән уй минем бөтенләй юк. Күпләр артык дөрес итеп яшәргә, эшләргә ярата. Тормышларында бөтенесе идеаль булырга тиеш. Мин ниндидер рамкалар белән яшәмим. Көндәлек эшләремне бер-берсенә бәйләргә, барысына да җитешергә тырышам. Ул минем холкымнан да тора. Мин бөтен нәрсәне җиңел итеп кабул итәм. «4 бала белән сиңа авырдыр», — дип әйтүчеләр күп, ә мин аның авырлыгын тоймыйм да.

    Менә хәзер уку елы килеп җитә дип бөтен ата-ана башына ябышты, ә миндә андый нәрсә юк. Әти-әни бар нәрсәгә гадирәк карарга өйрәткән, шул миңа җиңеллек бирә. 

     Дәвамы https://intertat.ru/news/showtime/06-09-2021/liliya-mullagalieva-yashlege-turynda-chak-kyna-kiya-g-chygyp-yugoslaviyag-kitmi-kaldym-5835635

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: