erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Мәхәббәт» корбаннары

Хатынын, балаларын өйдә калдырып, үзе генә кайткан кияве Арсланның күңел халәтен Әнзимә ул капкадан керешли үк аңлады. Башка чакта, менә мин нинди бәхетле дигәндәй, йөзендә елмаю сүнмәгән Арсланның бүген башы иелгән, күзләре боек иде (»Сөембикә », Физәлия Дәүләтгәрәева).

 Чит йортка кергәндәй салмак кына атлап кереп барган киявенә тәрәзәдән карап, Әнзимәнең йөрәге кысылып куйды. Нидер булган балаларга, нидер булган!.. Сизенүе юкка булмаган икән – күрешеп хәл-әхвал сорашкач та, Арслан мәсьәләне кабыргасы белән куйды: «Әби, мин сине алырга кайттым. Зинһар, үтенечемне кире какма! Әйдә безгә бергәләп барыйк. Сөйләш Гүзәл белән». Кызының, иманлы, намазлы, уразалы Гүзәленең икенче ир тапканына, аңардан бала көткәненә, никахлы ире Арслан белән аерылышырга теләвенә ана кеше ышанды да, ышанмады да. Соңгы өметен әбисендә күргән Арслан еларга җитешеп тагын-тагын үтенде: «Әби, беләсең бит минем аны, балаларны ничек яратканны! Ничек тузгытырга хәзер унбиш ел төзегән тормышны? Мин бит аны кичерергә әзермен! Баласын да үз балам итеп кабул итәрмен! Кем генә ялгышмый бу дөньяда? Мине – балалардан, аларны миннән аермасын иде! Зинһар, сөйләш. Зинһар...» Вакыт-вакыт тавышы дерелдәп куйган, күзләрендә өмет катыш чарасызлык чагылган киявенә карап Әнзимәнең иреннәреннән чак ишетелерлек өн чыкты: «Әстәгъфирулла, йә Раббым!»
Киявен кешечә юньләп чәй эчертә алдымы-юкмы, яман хәбәрдән исәңгерәгән Әнзимә берникадәр мизгелдән юлда иде инде. Чаллы һәм авыл арасын Арслан белән сөйләшми дә диярлек уздылар. Дөресрәге, Арслан нидер әйтте, ә Әнзимә аны ишетте дә, ишетмәде дә. Ул үз уйларына чумган иде. Бердәнбер кызы Гүзәлнең балачагы күз алдына килде. Ишегалдында кәҗә бәтиедәй сикергәләп уйнап йөргән нарасый чаклары... Авыл балалары белән су буенда каз бәбкәләре саклаган ваемсыз вакытлары... Ачылыр-ачылмас теле белән әнисе артыннан дога кабатлаган мәлләре: «Бисмилләһи ләһмән ләһим...» Дин тоткан Әнзимә Гүзәлен бәләкәйдән үк иманлы, миһербанлы итеп тәрбияләргә омтылды. Әнисе башын иеп сәҗдәгә киткәндә Гүзәл дә, уен күреп, иелә-бөгелә сикерә иде. Үсә төшкәч, әнисе кызына намазның уен түгел, ә Аллаһны тану, аңа сыенуның изге чарасы икәнлеген аңлата алды. 12 яшьтә Гүзәл үз теләге белән намаз укый иде инде. Мәктәптә чакта намазын калдырган өчен борчылып, кайткач казага калган намаз рәкагатьләрен бик теләп укып куя иде. Бәләкәйдән Әнзимә кызын хәер бирергә, дога кылырга өйрәтте. Кызының иманлы,тәүфыйклы булып үсәчәгенә бер шиге дә юк иде. 22 яшендә Гүзәлгә генә түгел, ә аның гаиләсенә дә зур сынау килде. Ике ел буена яратышып йөргән егете – кызның тәүге саф мәхәббәте Рәдис башкага өйләнде. Дөресрәге, улларының Гүзәлгә өйләнергә исәбе барлыгын белгәч, аның ата-аналары башка кызга өйләндерделәр. Гүзәлнең әтисе Локманның ашлык урлап төрмәдә утырганын сәбәп иттеләр. Үзенә калса, өч тиенгә кара тир түккән колхозчының түләнеп бетмәгән хезмәт хакын кайтаруы иде дә бит бу урлашу аша. Тик закон гади халыкка һәрчак каты – машина-машина ашлык сатып череп баеган председательне түгел, ә алты капчык бодай урлаган Локманны өч елга төрмәгә яптылар. Шуны сәбәп итеп, Рәдиснең ата-анасы улларына Гүзәл белән язмышын бәйләргә бәхиллекләрен бирмәделәр. Ата-анасыннан уза алмаган Рәдис аларга яраган кызга өйләнде. Авылның икенче башында туй гөрләде, ә Гүзәл, йөрәген телгәләгән сагышка чыдый алмыйча, бау алып, бакча артындагы тирәккә табан атлады. Анасы күреп алып, ни тере, ни үле кызын өйгә сөйрәп кертте дә шул бау белән караватына бәйләп куйды. Әнисе, туганнары сабыр булырга өндәп үгетли торгач, Гүзәл бераз айныды кебек. Тормыш юлында Арслан очрап, курчактай ике кыз үстерә башлагач, үзенә күпме кайгы китергән тәүге мәхәббәтен тәмам онытты кебек. Һәрхәлдә, моңа хәтле иренә яхшы хатын, балаларына кайгыртучан ана булды. Инде кызы белән киявенең бик бәхетле гаилә коруына Әнзимәнең иманы камил иде. Яшь булуларына карамастан, икесе дә Аллага таяналар, дин тоталар. Арслан да иманлы гаиләдән. Үзләре кебек үк тәүфыйклы ике бала үстереп яталар. Ике як ата-ана ярдәме белән шәһәрдә фатир алгач, яшьләрнең тормышлары тагын да түгәрәкләнә төште. Арслан, башта кечкенә автобусны арендага алып, соңрак үзенеке итеп, көн дими, төн дими шәһәр буйлап кеше ташыды. Гүзәл күбесенчә балалар тәрбияләп өйдә утырды. Балаларына карап, моңа хәтле ике як ата-ана да сөенеп туя алмыйлар иде. Гүзәлнең, беренче мәхәббәте Рәдисне очратып, аңардан балага узуы, никахлы иреннән аерылырга теләве барысы өчен дә аяз көндә яшен суккан кебек булды. Дин тоткан, гөнаһтан курыккан яшь хатынның болай ялгышуы Әнзимә өчен дә, ире Арслан өчен дә, аның ата-аналары өчен дә башка сыймаслык хәл иде. Кызының тормышын башыннан кичереп барган Әнзимә, Гүзәлен аңларга тырышып, күп уйланды. Тик ана йөрәге бәгырь җимешен аңлый гына алмады.
Әнзимә белән кияве фатирга барып кергәндә, Арсланның әти-әнисе анда иде инде. Кода-кодагыеның күзенә ничек карарга да белмичә азапланган Әнзимәне Арсланның әнисе Гөлчирә бик җылы каршылады. Уйчан булса да, Гүзәлнең кунаклар көткәне күренеп тора: өй җыештырылган, балалар тәрбияле, бәлеш пешкән. Балаларны беразга уйнарга чыгарып җибәрделәр дә аш бүлмәсенә җыелдылар. Әнзимәдән башлап, һәрберсе Гүзәлне тормышын бозмаска, акылга килергә үгетләде. «Балам, мин бит сине Аллага ышанган иманлы бала итеп үстердем. Гөнаһтан да курыкмаслык нинди сәбәп этәрде сине бу адымга? Шайтан котыртуына бирелдеңме? Кеше күзенә ничекләр күренергә хәзер?!» Гүзәлнең озын керфекләре кызарынган бит очына тия язды. Ул әнисенең бу үгетенә ләм-мим сүз дә дәшмәде. «Әтиең үлгәч, мин сиңа атаң урынына калган кеше. Тыңла мине, кызым, − дип дәште кайнатасы килененә. – Әниегез белән илле елга якын гомер иттек. Дөнья булгач, төрле чаклар булды. Ә аерылышырга уйлап та карамадык. Яши-яши шуны гына ныграк аңлый барам – дөньяда матур, акыллы, булдыклы хатыннар күп, ә әниегездән дә яхшырагы юк!» Кайнатасын Гүзәл бүлмәде, башын иеп кенә тыңлады. 

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/proza/mkhbbt-korbannary

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X