erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

”Менә шушы кечкенә сабыең хакына калдырам”

Әнием турындагы истәлек белән бүлешәсем килде. Сталин лагерьларының җилләре аңа да килеп кагыла, әмма алып кына китә алмый. Бу хәл менә болайрак килеп чыга.

1934 елны безнең колхозга беренче трактор - Фордзон кайта. Урам буйлап, атка җигелмәсә дә, дөбер-шатыр, зәңгәр төтен чыгарып, ниндидер иләмсез нәрсә үкереп килә. Алдында ике күз сыман нәмәрсәсе дә бар. Шунда минем әни куркып: ”Үлмәсәң, әллә ниләр күрерсең әле”, - дип, иптәш хатыннары белән пышылдаша. Шушы сүз көне-сәгате белән районга барып җитә. Безнең авылның хәбәр җибәреп торучы – стукачлары, мәктәп директоры һәм аның кул астындагы укытучы. Әни кичекмәстән райондагы НКВДга чакыртып алына. Бу 1934 ел олы апамның туган елы булып, әле күкрәк сөте белән генә тукланган сабыен күкрәгенә кысып, кире кайтырга туры килмәсә дип, өйдәгеләр белән бәхилләшеп чыгып китә.

Бездән район 20 чакрымнар тирәсе ераклыкта. Юл Почулка (Йосыф Алан), Тенеки авыллары аша уза. Баргач, аннан: ”Я, әйт әле, үлмәсәң, тагы ниләр күрәсен?” - дип сорау алалар. Күкрәгенә кысып тоткан кызы Саниянең башы зурлыгындагы йодрык әнинең башына килеп төшә. Шулай бер бара, ике бара. Соңгы баруы - 1934 елның сентябрь азакларында. Тикшерүче: ”Менә шушы кечкенә сабыең хакына калдырам”, - дип кайтарып җибәрә. Башка беркайчан да Совет хөкүмәтен яманлый торган сүзләр сөйләүдән сак булырга кушып, бер кәгазьгә имзасын салдыра. Тикшерүче, кулын әле кеше канына буямаган, намусын да җуеп бетермәгән кеше булгандыр, дип уйлыйм. Әни кайтканканда, Себер җибәрсәләр, юлда ашармын,  дип алган ипи сыныгын Тенеки авылын чыкканда суга манчып ашадым,  дип сөйли иде. 

Күз алдыгызга китереп карагыз. Кечкенә генә инеш ярында 26 яшьләр тирәсендәге хатын утыра. Уң кулындагы киндер чүпрәк кисәгенә төрелгән сабый аның сөт тулы күкрәген капкан да, рәхәтләнеп, изрәп йоклый. Кап-кара чәчләре ак яулыгы астыннан ике толым булып чыккан. Кара кашы карлыгач канатыдай кыйгачланып тора, күзләрендә арыганлык һәм авыр кайгы-хәсрәттән котылу билгесе, ниндидер бер тынычлык сизелә. Түгәрәк бит урталары чокраеп, яшь ананың йөзендә бәхет чаткылары хәтта керфек очларында да эленеп торалардыр сыман. Сул кулына, төшереп җибәрүдән курыккандай итеп учлап тоткан кара ипи кыерчыгын инеш суына манчып авызына кабарга җыенган.

Иртәнге өчтә йокысыннан торып, ике чынаяк чәй эчеп чыгып киткән хатынның тамагы үтерепләр ачкан. Ипидән авыз итәргә җыенган нәфис иреннәре ачыла башлап, ап-ак мәрҗәндәй тешләре кояш нурларында җемелди. Бу хатын - минем әнием. Ул нахак бәла аркасында Себер сөргененә дип чыгып киткән җиреннән туган авылларына кайтып килә. Бу минутларда чит авыл уртасындагы инеш суына кара ипи кыерчыгы җебетеп ашап һәм куш учлап каз-үрдәкләр йөзеп йөргән суны туйганчы эчеп, кечкенә кызы Санияне имезеп йоклатудан да олырак бәхетнең җир йөзендә башкача булуы мөмкинме? Миңа Ходай рәсем язу сәләтен бирмәгән. Әгәр мөмкин булса, әниемнең су буенда апаны кочаклап, суга ипи манып ашап утыруын язып, фатирыбызның түренә элеп куяр идем. 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушы трактор, шактый гына авыл ирен ат сукасы артында йөрүдән коткараса да, әни аның аркасында шактый җәфага тарый. Авыл өстендәге урман юлы белән барганда, Шәмәрдән тимер юл станциясенә 40 чакрым. Менә шуннан Фатыйма исемле хатын белән икесе кул арбасы белән трактор өчен “керәчин” алып кайталар. Алдан аш пешереп ашасыннар өчен 1-2 кило борчак биргәннәр. Ә атлы кешене җибәрсәләр, әле аның атына да солы кирәк. Авыл хатыны исә чүпрәккә мичтә тәгәрәтеп пешергән өчләп бәрәңге, бер чеметем тоз һәм бер кыерчык икмәк сыныгын төенчекләп, шуның белән дә 80 чакрым урап кайта.

Түзмичә, атның егылып калуы да бар. Ә кешегә “чуртым” да булмый, ул түзәчәк. Әнинең таза вакыты, бала тапкан яшь ана. Аннан соң ул икенче авылдан төшкән – килен кеше. Шуңа күрә иң авыр эшләрне аның җилкәсенә өяләр. Ул еллар артта. Бик күп җәйләр килеп, бик күп сулар аккан. Шул елларның кешеләре авылыбыз зиратында мәңгелек йокыда. Тормыш агымы аларның барысын да тигезләгән. Кабер ташлары да бертөрле, алар өстендәге каен, миләш агачлары да берүк җырны җырлый...

Габдулла Исмәгыйлев, Казан

https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/mena-susy-keckena-sabyen-xakyna-kaldyram

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X