erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»

Алар яшь кыз белән яшь егет кебек. Бер-берсенә булган назлы, дәртле карашлары сокландыра да, бераз гына оялта да. Яңа танышларыбызның мәхәббәт тарихлары бик үзенчәлекле булып чыкты (»Сөембикә », Галия Әхмәтова).

 


Зөлфәт белән Мәликә бер сыйныфта укыйлар.  Яңа килгән кызга үсмер егет шундук игътибар итә. Алар дуслашып китә. Тугызынчы сыйныфта дуслык мәхәббәткә әверелә. Беренче саф хисләр, беренче үбешү... Әмма тугызынчы сыйныфтан соң кыз  башка шәһәргә укырга китә. Кайткан ялларда,  каникулларда гына очраша яшьләр.  Ике ел шулай  мөнәсәбәтләрне сакларга тырышалар әле. Әмма Зөлфәт унберне тәмамлагач, укырга бөтенләй башка республикага китә. Аралар тагын да ерагая. Ә бу – хисләр өчен зур бер сынау. Яшьлек үзенекен итә,  кыз белән егет тирәсендә башка дуслар барлыкка килә, яңа хисләр туа. Алар тәүге хисләрен йөрәкләренең бер почмагына яшереп куялар да олы тормышка кереп китәләр. 


Зөлфәт тә, Мәликә дә гаилә кора.  Бистәгә әти-әниләре янына кайтып йөрсәләр дә, юллары  бервакытта да кисешми. Икесе дә дөнья мәшәкатенә  чума.  


Зөлфәт бик яратып өйләнсә дә, хатыны салкын  булып  кала. Бер-бер артлы тапкан балаларыннан башкаларны күрергә дә, ишетергә дә теләми.  Рухи яктан да үсми.  Балалар кечкенә чакта мөнәсәбәтләргә әллә ни тәэсир итми әле ул. Сабыйлары белән әвәрә киләләр. Әмма  балалар үсеп, үз бүлмәләренә бикләнеп утыра башлагач, Зөлфәтнең балаларыннан кала, хатыны белән уртак бернәрсә булмавы турында аңлый. Хәтта сөйләшер сүзләре дә юк икән бит! Хатын һаман сериаллар карый, социаль челтәрләрдән  чыкмый. Ә Зөлфәтнең укыган китаплары турында фикерләшәсе,  бергәләп чаңгыга басасы, спорт белән шөгыльләнәсе килә.  Әнә шулай сөйләшер  уртак темалар да булмагач, хатын белән ир  тагын да ерага төшә.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Адәм баласына һәрвакыт наз, игътибар кирәк бит ул. Өйдә юк икән, ул аны читтән эзләми калмый.  Зөлфәт читтән эзләми эзләвен, әмма  үсмер чактагы мәхәббәте  Мәликәне бик еш искә төшерә. 

 

Мәктәпне тәмамлауга 25 ел тулу уңаеннан элекке сыйныфташлар җыелышырга  исәпли. Зөлфәт  очрашуга килергә теләүчеләр арасында Мәликәне дә күреп ала.  Һәм барырга була. Аның мәктәпне тәмамлаганнан соң бервакытта да мәктәпкә очрашуга барганы булмый. Нигәдер элеккеләрне искә төшерү аны кызыксындырмый ул вакытта. Ә бу очрашуга ул билгеле бер ният белән  бара: Мәликәне күрергә. 
Чирек гасыр үткәне сизелә, әлбәттә.  Сыйныфташлар үзгәргән. Зөлфәткә Мәликә генә үзгәрмичә калган кебек тоела. Шундый ук елмаеп торган иреннәр, серле зәңгәр күзләр, элеккечә бик тә тыныч. Мәликә Зөлфәт белән әле кичә генә  саубуллашкан кебек  күрешә. Бернинди уңайсызлык тоелмый ике арада. Алар кич буе сөйләшәләр дә, сөйләшәләр, бергәләп бииләр.  Мәликә кияүдә, кызы да инде үз парын тапкан икән. Сабуллашканда телефон номерларын алышалар. 

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/min-any-syynyftashlar-ochrashuynnan-alyp-kayttym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X