erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Мин карак идем. Әйбер урларга барганда, сәдака биреп киттеләр. Шуннан тәүбә кылдым...»

Эштән соң күтәренке кәеф белән кайтып киләм. Ул көнне күңелдә гадәттән тыш җиңеллек хөкем сөрде. Үзем дә сизмәстән май кояшы төсле балкып кайтам икән. Әмма аяз күк йөзендә болытлар көтмәгәндә килеп чыкты, диярсең. “Миңа Роторный урамына кирәк, кайсы автобуска утырасын белмим, юл күрсәтә аласызмы?” – дигән хатын-кыз тавышы уйларымнан бүлде. Аннан хәмер исе килеп торса да, артыгын уйламадым (»Шәһри Казан»).

 

Тормышта төрле хәлләр була бит. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә үз көчеңнән килгән кадәр булышырга кирәк, әти-әниләр кечкенәдән шулай өйрәтте. Ярдәм сораган кешегә булышмасаң, күңелдә авыр йөк калыр төсле. Безгә бер тукталышка барасы икән. Икәү киттек. Берничә минут салкын тынлыктан соң, хатын-кыз түзмәде, үз башыннан кичкән хәл белән уртаклашырга булды.

Ирина дусты белән ял итәргә китәргә җыенган. Алар Петербургка барасы булганнар. Ирина чемоданын җыеп утырган арада, дусты яңа мәхәббәте янына сәяхәткә киткән икән. Юлдашым иптәшенең кыланмышларына түзә алмый. “Алай эшләргә ярамый инде. Ул мине беренче тапкыр гына ташлап калдырмый. Туйдым”, – диде Ирина. Юлыбыз кибетләр яныннан үтте. Иринаның тәмәкегә кереп чыгасы бар икән. Әлбәттә, каршы килеп тормадым, тукталышка кадәр озатырга булгач, башлаган эшне тәмамларга кирәк. Ирина кибеткә кереп 5 кап тәмәке сорады. 

Тамаша башланды. Ирина тырыша-тырыша акча янчыгын эзли. Әлбәттә, ул аны “онытып” калдырган. “Акча янчыгымны калдырганмын, нишлим инде?” – ди һәм миңа борылып карый. Биш минутлык тамаша сатучының да саруын кайната башлады. Аның күз карашларыннан мондый хәлнең еш кабатлануы турында аңлап була иде. Ирина хәрәкәт ясавымны көтте. Бәхетем, телефон шалтырады. Юлдашым аласы тәмәкесе калдырып яныма килде. “Ярар, тәмәкесез дә кайтып җитеп булыр әле”, – дип кабатлый башлады. Телефонда сөйләшкәнемне күрсә дә, ул миннән тәмәке көтте. “Кайтып җитеп булыр әле”, – дип адым саен әйтә башлады. Аның сүзләренә игътибар итергә теләмәсәм дә, алар күңелемдә бәхәс кузгатты. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, дигән сүзләр шушы буладыр. Юлдашым, бу беркатлыны үзем ничек телим шулай бөтерә алам, дип уйлагандыр. 

Юк. Иринага тәмәке алып бирерлек хәлдә булсам да, алмадым. Ни өчен үзем кулланмаган тәмәкене башкага сатып алырга тиеш соң? “Мәрхәмәтле булырга кирәк”, “кеше язмышына игътибар итмибез”, дигән сүзләргә ышана алмыйм. Һәр кеше күңелендә мәрхәмәтлелек яши. Әмма урамнарда хәер сорашучылар арту, “акчагыз булмаса, картага күчерә аласыз”, дип әйтүчеләр барлыкка килү ярдәмне шик астына куя. Бу кеше чыннан да ярдәмгә мохтаҗмы соң? Ни өчен эшләп тапкан акчамны мин аңа бирергә тиеш? 

Сау-сәламәт, димәк, кеше эшкә яраклы. Әмма ни өчен ул синең акчаңы сорый? Тормышта төрле вакыйгалар була, башкалар ярдәменә мохтаҗлар аз түгел. Әмма мәрхәмәтлелектән файдаланырга теләүчеләр дә шактый икән. Бу кеше күңелендә яшәгән саф мәрхәмәтлелек хисен мәсхәрәли. Шул сәбәпле, чыннан да, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр җәмгыятьнең битарафлыгы белән очраша. 

Тәҗрибәле юрист Руслан Шәймөхәммәтов кайсы хәерчеләрне җаваплылыкка тартып булганын аңлатты.
– Статистика мәгълүматлары буенча, Россиядә 3-4 миллион кешенең яшәү урыны юк. Авыр хәлдә калгач, күпләр башкалардан хәер сорый башлый. Әмма бөтен акча сораган кешене дә җаваплылыкка тартып булмый. Хәзерге вакытта ике төр җәза каралган. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.1нче маддәсе буенча, хәер сорашучының үз-үзен тоту рәвешендә гражданнарны кимсеткәне расланса, штраф карала. Акча сорауга балигъ булмаганнарны тарту өчен җаваплылык Җинаять кодексының 151нче  мәддәсендә теркәлгән. Бу очракта кеше иректән мәхрүм ителә ала, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гади тел белән әйткәндә сезнең арттан акча биргәнче ияреп баручы хәер сорашучыларны һәм бу эшкә балаларны тарткан кешеләрне җаваплылыкка тартып була. Урам музыкантларын, рәссамнарны хәер сорашучы дип танырга юридик нигез юк. Мондый очракта, акча бирү кешенең үз теләгенә бәйле. 

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, күпме генә теләсәк дә, бар кешеләргә дә ярдәм итеп бетереп булмый. 
– Аллаһы Тәгалә юлыбызда дөрес кешеләрне күрсәтсен иде. Сәдака бирүдән акча кимеми. Киң күңеллелек күрсәтеп, булдыра алган кадәр ярдәм итү – безнең бурычыбыз, бигрәк тә ятимнәргә һәм мохтаҗларга. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм аралашырга кушкан. Кызганыч, хәзерге заманда күршеләр, туганнар да бер-берсеннән хәл сорашмый. Шәһәр кешесе барысын да белеп бетерми, әмма авылларда кайда ятим, авыру, мохтаҗлар булганын беләләр. Аларга ярдәм сорамасалар да булышырга кирәк. Туганнарыбыз, якыннарыбыздан белешеп, булдыра алган кадәр ярдәм итәргә кирәк. Шуңа бәйле бер вәгазь искә төшә.
Бер кеше яшерен сәдака бирүнең саваплы булуын ишеткән дә, урамдагы очраклы ир-атка акча биреп китә. Икенче көнне халык, кемдер каракка сәдака биргән, дип көлгән. Еллар үтә. Сәдака өләшкән кеше әүлияләр сөйләшеп утырган табынга эләгә. Һәрберсе үз тарихын сөйли. Берсе: “Мин карак идем. Әйбер урларга барганда, сәдака биреп киттеләр. Ул күңелемне кузгатты, тәүбә кылдым. Туры юлга бастым”, ди икән, – дип сөйли баш казый. 

Күңелдәге мәрхәмәтлелекне читлектә тоту дөрес түгел. Әмма оятсызлыкка да түзеп булмый. Намусыгызга колак салыгыз. Хәләл юл белән табылган акча, тиешле кешесен таба, башкага эләккән булса да, үз эшен башкара. Яхшылык – яхшылыкка чакыра, моның турында онытмыйк.  

Илгизә Галиуллина.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/min-karak-idem-yber-urlarga-barganda-sdaka-birep-kittelr-shunnan-tb-kyldym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X