Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Минем өчен син чираттагы уенчык кына. Сине гашыйк итү чүп кенә икән..."

    Ләйсән Ялта шәһәрендә туып үсте. Кызга 15 яшь булганда, аның гаиләсе Санкт-Петербургка күченде. Җылы яктан дымлы, яңгырлы шәһәргә күчүне бик авыр кичерде балалар. Дуслары, иптәшләреннән аерылу да җиңел булмады аларга ("Шәһри Казан").

     

    Быел, җәйге ялында Ләйсән туган шәһәренә кайтырга булды. Күпме хатирәләр, истәлекләр белән бәйләнгән ул шәһәр! Одессаның һәр урамында, һәр тыкрыгында Ләйсәннең шаян, эчкерсез бәхетле балачак эзе калган. Ә диңгез! Башларны әйләндерә торган, күңелләрне мең кат айкый торган диңгез турында сөйләп тә, язып та бетерә торган түгелдер...

    Ялтага кайтуының тагын бер күңелне кытыклый торган, ниндидер бер рәхәтлек хисе бирә торган сәбәбе бар. Моннан ике ай чамасы элек, ул интернетта бер егет белән танышты. Баштан бу егетнең Ләйсән белән нигә танышырга теләвен аңлап җиткермәде кыз. Ник дигәндә, андый чибәр егетләр үз кадерен белеп кенә, көн саен берәр кыз белән очрашадыр дип уйлый  иде ул. Егет дөрестән дә кызлар кызыгырлык иде. Төз буй-сын, куе, дулкынланып торган кара чәчләр, кара туткыллы йөз, шомырт төсле кара күзләр, ул күзләрне чит-ятлардан яшерер өчен куе, курчакныкы кебек керфекләр... ә өстендә диңгезче киеме! Мондый егетнең фотосурәтенә генә карап та башыңны югалтырга мөмкин.  Шундый чибәр була торып, ул нәкъ менә Ләйсәнгә сүз катты! Кызның моңа гаҗәпләнүенең чиге булмады. Аралаша торгач, егет тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә эчке дөньясы белән дә матур булуы ачыкланды. Алар интернетта төне буе язышалар иде. Төнлә аз йоклавы аркасында, Ләйсән ничә тапкыр иртән эшенә дә соңга кала язды. Эштән кайткач, кабат компьютерын кабыза һәм “егетенең” интернетка керүен көтә башлый. Моның җүләрлек булуын акылы белән аңласа да, күңеле белән кыз виртуаль егетенә тартылды. Әйтерсең лә кыз белән егет арасында йөзләгән чакрымнар юк һәм алар бер-берсен инде мәктәптән үк беләләр!

    Аларны бер үк китаплар кызыксындыра, бер үк төрле фильмнар карарга яраталар, хәтта бер үк төрле төшләр дә күрәләр булып чыкты! Ләйсән егеткә көнләп түгел, сәгатьләп тартылды.  Җәйге ялының килеп җитүен түземсезлек белән көтте, сәяхәткә дә инде бер ай алдан әзерләнә башлады. Матур күлмәкләр алды, чәчләрен ясатты. Бу мизгелләрдә Ләйсән үзен иң бәхетле кеше итеп тоя иде.

    ***
    Менә ул диңгез! Күпме көтте Ләйсән бу мизгелне! Балачагын хәтерләткән шул диңгез һавасын күкрәк тутырып бер суларга күпме хыялланды! Менә ул, менә диңгез! Кояш астында җылынып, инде тәмам кызган ком аяк табанын яндыра. Искән җилдән барлыкка килгән дулкыннар ярга килеп сылануын карап торуы да күңелгә нинди рәхәтлек бирә!

    Ләйсән әтисенең апаларында тукталды. Бала чакта алар бу йортта бик еш кунак була иде. Фәния апасының аларны һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, тәмледән-тәмле таба ашлары белән сыйлаганы да хәтерендә. Бу юлы да, кыз шәһәргә киләчәген белүгә, Фәния апа туганын нәрсәләр белән сыйлаячагы турында уйлана башлады. Ләйсән килгән көнне мул итеп табын корды. Кыз кунакка килү хөрмәтенә, Фәния апаның балалары да җыелган иде. Кич буе алар үткәннәрен искә төшереп, шаярышып утырды.

    Юлдан соң Ләйсән бик нык арган иде, шуңа күрә мендәргә башын куюга йокыга китте...  Төшендә ул үзенең “принцын” күрде. Имештер, Ләйсән әкияттәге кебек матур бакчага эләккән. Ул бакчада аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Шул бакчада, гөлҗимеш агачлары арасында, аны сөйгәне көтеп утыра. Мондый татлы төштән соң Ләйсән бик озак торасы килмичә хыялланып ятты.

    Иртән торганда телефонын караса, диңгезче егеттән смс килгән. “Хәерле иртә, чәчәгем!  Бүген сине диңгез буендагы “Җәннәт” бакчасында көтәм!” Бу сүзләрне укыгач, Ләйсән атлап түгел, очып йөрде. Ниһаять, алар күрешәчәк!
    ***

    Ләйсән “Җәннәт” бакчасын бик тиз эзләп тапты. Балачагында әти-әнисе белән бик еш килә иде алар бу урамга. Билгеләнгән очрашу урынына якынайган саен, дулкынлануы тагын да арта гына барды. Инде тезләре үк калтырый башлаган иде. Әнә ул! Ләйсәннән бары 30-40 метр ераклыкта гына, кулына кып-кызыл роза чәчәкләре бәйләме тотып басып тора. Фотосурәттәге кебек чибәр, төз, өстендә исә диңгезче киеме! Йә Хода, кешегә бирсә дә бирә икән чибәрлекне!
    Егет тә бераз дулкынлана иде булса кирәк, еш кына сәгатенә карап ала. Бер мизгелдә Ләйсән белән аның карашлары кисеште. Егет елмаеп җибәрде һәм Ләйсәнгә таба атлады...

    Ул кичне алар таңга кадәр Ялта урамнары буйлап йөрде. Ләйсән өенә таң атып, инде яктыра башлагач кына кайтып ятты. Кайткач та, беренче күрешүләре турында озак уйлап, йоклый алмый алмады  әле ул.

     

    Реклама

    РЕКЛАМА

    Реклама

    ...Көн артыннан көн үтте. Интернеттан табылган әкият егете Ләйсәнгә көндә чәчәк бәйләме алып килә иде. Алар һәр кич очрашалар, диңгез буенда, матур паркларда йөриләр һәм таң аткач кына аерылышалар. Көн озын күрешмичә торгач, Ләйсән егетне бик юксына. Ничек итеп егеткә  гашыйк булуын  ул үзе дә аңламый калды. Бөтен күңелен бары шул егет били. Кызның башында, йөрәгендә, һәр сулаган сулышында диңгезче егет кенә... Өнендә генә түгел, төшләрендә дә Ләйсән бары аны гына күрә. Кем белән сөйләшсә дә, телендә диңгезче егет! Ни генә уйламасын, ахырдан уйлары кабат шул егеткә барып тоташа. Ләйсән гомерендә беренче тапкыр чынлап яратуын аңлады.

    Көннәр бик тиз үтә. Ләйсәннең дә ялы ахырына якынлаша. Тиздән ул кабат үзенең салкын, яңгырлы һәм соры шәһәренә кайтып китәчәк. Егете белән алар шалтыратышып, аралашып торырга сүз куешты. Мөмкинлек чыкса, Ләйсәннәр шәһәренә күчеп тә килергә вәгъдә бирде егет. Аерылышу минутларын уйлаган саен, Ләйсәннең йөрәге кысылып куя иде. Ул күзләр, ул карашлар, ул иреннәрдән башка ничек яшәр ул? Ничек сагынуына түзәр?
    ***
    Ләйсәннең Ялта шәһәрендә соңгы атнасы. Китәр минутлары күз алдына килгән саен, кызның күзенә яшь җыела. Әйтерсең лә аның ярты йөрәге бу шәһәрдә кала.  
    Кичә нишләптер диңгезче егет очрашуга килмәде. Юкса, алар һәр көнне, бер үк урында, бер үк вакытта очрашалар иде бит.
    “Диңгездән кайтып җитмәгәннәрдер, иртәгә күрешербез инде”, – дип уйлады Ләйсән һәм бик моңсуланып өенә кайтып китте. Тик алар икенче көнне дә очрашмады. Ләйсән егетнең телефонына берничә тапкыр шалтыратты, “смс” язып карады, тик җавап бирүче генә булмады. Кыз инде борчыла башлады, әгәр егетенә берәр нәрсә булса?! Ләйсән бу хакта хәтта уйларга да курка иде.

    Өч көн югалып торганнан соң, егет үзе хәбәр салды. Бик сәер иде аның сөйләшүе. Тавышы да үзгәргән. Шулай да ул Ләйсәнне яр буендагы кафеларның берсенә чакырды.

    Бу сөйләшүдән соң кыз ни уйларга да белмәде. Кая югалып торган ул? Нәрсә булган диңгезче егет белән? Ник ул һәрвакыттагы кебек ягымлы итеп сөйләшми? Ләйсәннең башында йөзләгән сорау бөтерелде, тик җавап кына таба алмады.

    Икенче көнне кыз сөйләшенгән урынга очрашуга барды. Беренче очрашуга килгән кебек, ул бик матур итеп киенде, ясанды. Нәкъ беренче күрешкәндәге кебек дулкынлана иде.

    Ләйсән өстәл артында сәгатьтән артык утырды, тик егет кенә күренмәде. Беркайчан да соңга калмый иде бит, югыйсә. Кыз тагын да катырак борчыла башлады. Инде ике сәгать үтте, ә диңгезче һаман юк. Егерме минут утырам да, аннары китәм, дип уйлап куйды Ләйсән. Бераздан ишектән егет тә күренде. Нишләптер йөзе кырыс, кыяфәте дә исерекләрнеке кебек иде аның. Кафедагы берничә кыска итәкле кызны күзе белән “ашагач”, Ләйсән янына килеп утырды. Кыз гына егетне танымады диярлек. Ул белгән “әкият егете”ннән бер ни дә калмаган! Ләйсән егеткә нәрсә булганын сорамакчы иде, тик теле бәйләнде.

    – Нәрсә булган моңа? Ник шулай үзгәргән дисең инде син?  Син мине гашыйк иттем дип уйлыйсың инде, хыялый кыз?! Ялгышасың! Сиңа ничек гашыйк булып булсын ди? Үзеңне көзгедән күргәнең бармы соң синең?!  Минем өчен син чираттагы уенчык кына идең. Максатым да сине үземә гашыйк итеп, күктән җиргә төшерү булды. Сине гашыйк итү чүп кенә икән! Бер-ике матур сүз, чәчәкләр үзенекен эшли. Сиңа кадәр булганнар белән мин озаграк “җәфалана” идем. Бик озак “бирешмәгән” кызлар булды. Ә син инде өченче очрашуда ук, борыныңны өскә күтәреп: “Карагыз, нинди егет белән йөрим мин сезнең шәһәрегез урамнарында”, – дип уйладың. Тик син ялгыштың, кызый. Нык ялгыштың. Бу минем өчен тәҗрибәмнең бер өлеше генә иде. Хатын-кызларны гомумән дә җенем сөйми! Сез тинтәк, акча һәм байлыкка табынучы сатлыкҗаннар! Күңелеңә авыр алма! Сау бул! – диде дә, егет торып та китте.

    Ләйсән бу мизгелдә ни әйтергә дә белмәде. Аның күз аллары караңгыланды, башы әйләнде, тыны кысылды. Күзенә килгән яшьләре, тамагына утырган төере аны буды, йөрәген кысты.

    Ул төнне кыз төне буе елады да елады. Икенче көнне үк әйберләрен җыеп, үз шәһәренә кайтып китте. Шәһәрдән качып китсә дә, Ләйсән үз-үзеннән кача алмады. “Тәҗрибә” корбаны булуын аңлау аңа бик авыр иде...

    Айсылу Хәсәнова.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/trib-korbany-buluyn-alau-aa-bik-avyr-ide

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: