erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Минем күзләрем генә юк» — Урамны эт күзләре аша күрүче Ләйсән күрмәүчеләр тормышын сөйли

Җитлекми туган балалар ретинопатиясе – күзләрнең җитди авыруы. Күпчелек очракта ул вакытыннан иртә туган балаларда күзәтелә. 26 яшьлек Ләйсән Гәрәевада да шундый авыру. Күрмәүче Ләйсәннең тормышы һәм аңа ярдәм итә торган Ярла кушаматлы эт белән «Казанские ведомости» хәбәрчесе танышып кайткан. (Интертат, Алёна Низамова тәрҗемәсе)

Казанда яшәүче Ләйсән Гәрәева бала чактан ук күрү буенча инвалид. Туганнары ярдәменнән башка шәһәрдә йөрү өчен ул эт алган. Ярла кушаматлы маэмай – күрмәүчеләргә ярдәм итү өчен махсус өйрәтелгән лабрадор. Ул ярдәмгә мохтаҗ кыз өчен чын дус та, ярдәмче дә. Аның ярдәмендә Ләйсән шәһәрдә мөстәкыйль йөри ала.

«Этне дәүләт бирә»

Ләйсәнгә диагнозны туганнан соң ук диярлек куйганнар. Шуңа күрә аның балалар бакчасы да, мәктәбе дә күрмәүчеләр өчен махсус урыннар булган. Кызның уң күзе яктылыкны күрә, предметларны абайлый, аларның рәвешен чамалый. Тик шулай да кызга ишетү аша дөньяга җайлашу җайлырак.

«Беркайчан да күрмәгән кешеләр хис-тойгылар, шул ук ис ярдәмендә дөньяга җайлаша. Без күрмәсәк тә, ниндидер башка чаралар, хис-кичерешләр аша тоябыз», – ди Ләйсән.

Ләйсән үзенең этен бала чакта ук алган. Балалар бакчасына аны автобуста йөрткәннәр. Шул вакытта алар йөргән транспортка овчаркалы күрмәүче кеше дә еш кергәли торган булган. Тукталышта берничә автобус торса да, махсус өйрәтелгән овчарка хуҗасын һәрвакыт кирәкле автобуска алып кергән.

«Эт белән миңа җиңелрәк булачагын аңладым. Якыннарым да эт белән яшәүнең җиңелрәк булуын кабул итте. Каядыр бару өчен бәйлелек бетә. Башта этне сатып алырга тәкъдим иткәннәр иде, ләкин дәүләт аны бушлай бирә. Мин дә аны бушлай алдым», – дип сөйләде Ләйсән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Ярла – урамда минем күзләрем»

Күрмәүчеләрне йөртә торган этләр хуҗасы йөри торган 40 маршрутны исендә калдыра ала икән. Узып китү өчен кыен урыннарны хәтерләп калдыра, күрмәүченең кулыннан төшеп киткән таякны яки башка әйберләрне хуҗасына алып бирә.

«Ярла –  урамда минем күзләрем. Ул миңа бүтән кешеләр ярдәменнән башка яшәргә мөмкинлек бирүче дустым. Ул машина астына керүдән дә саклап кала, депрессиягә бирелмәскә дә ярдәм итә. Ә өйдә ул шук маэмай. Әмма аның муенына күкрәген һәм аркасын уратып алган шлейка киертүгә, эт үзгәрә. Ягъни аның өчен шлейка – эш», – дип сөйли этнең хуҗасы.

Дәвамын  Интертаттан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X