Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мөршидә Кыямова: «Әйтәсен кешенең битенә әйтеп, эшне бетереп кайтам, артыннан сөйләмим» ("Интертат", Рузилә Мөхәммәтова)

    Редакциябезнең бүгенге кунагы - хезмәттәшебез Мөршидә Кыямова.

    Мөршидә Кыямова – «Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары. Илдар Кыямовның хатыны, Идел Кыямовның әнисе. Заманында «Казан радиосы»нда, «Мәгърифәт» студентлар газетасында, «Интертат» электрон газетасында эшләде.

    Мөршидә белән без якташлар – Яшел Үзән районыннан. Икебез дә шактый гына «телле» журналистлар. Бу әңгәмәне ике «усал» журналистның үзара сөйләшеп, зарланышып утыруы дип тә кабул итә аласыз.

    Мөршидә, син социаль челтәрләрдә дә актив эшләгән кеше буларак, сорыйм: блогерларга мөнәсәбәтең?

    Журналист-блогерлар бар, икенче һөнәрдән килүчеләр дә очрый. Кайсы турында сүз бара?

    Бөтенесе дә. Кем ул синең өчен блогер? Шул ук журналистмы соң инде алар?

    Журналист ул блогер булса да, журналист булып кала. Журналистикада укыган булса, аның эчке баганасы була. Журналистикада укыган кеше, мәсәлән, плагиатлыкка да бармый, безгә аның куркынычы турында өйрәттеләр. Блогер журналист блогын язганда да теге якны да, бу якны да уйлый. Блогерлар тиз эшли һәм уйлап бетермиләр. Икенче яктан, аларның тиз язганы тизрәк барып җитә.

    Мин татар блогерларын күзәтеп бармыйм. Башта язылып караган идем, берәр ай күзәтәсең дә туйдыра - алар минем өчен бик примитив. Мәскәү блогерлары кызыграк эшли. Аларның кайбер әйберләрен үземә дә алып куям. Мин чын блогерларга сокланам – алар бит иртән күзләрен ачуга төшерергә тотына. Ул бит зур хезмәт.

    Ни өчен безнекеләр кызык түгел? Аларга ни җитми?

    Артык гади, көнкүреш китә аларда. Бәлки, кемгәдер кызыктыр аларның халыкчан булабыз дип гайбәт сөйләп утыруы. Кайберләре үзенә Аллаһы Тәгалә вазифасын да алырга маташа түгелме икән әле?

    Сез Илдар белән бергәләп «Кыямовлар кыздыра» блогын башлаган идегез. Мин бер чыгарылышыгызда үзем язган текст буенча тәнкыйть күреп төзәлдем дә әле. Дошманнарыгыз барлыкка килмәдеме ул чыкканнан соң?

    Хәтерлисеңме икән, бер әйткән идең «Татарстандагы ярты хатын-кыз синең дошмандыр», – дип. Икенче яртысы да дошманлаша башлады.

    Бу юлы журналистлар арасында ризасызлар артты. Илдарга да: «Сезгә рәхәт ул эшләмичә сөйләп утырасы, без эшлибез», – диләр. Хәтта «Гафу үтен!» – дип янаулар да булды. Египетның Мисыр икәнен белмәүче коллегалар шулай ди. Дошманнар артты инде, артты. Яулык бәйләп үзләрен абыстай кебек тотканнар да әйтә бит әле аны. Бервакыт бер журналистны тәнкыйтьләгәч: «Малаеңа фәлән-төгән булыр инде», – дип шалтыраттылар.

    Әле синең аркада Идел дә зыян күрәмени?

    Әйе, Иделнең дә проблемалары булды. Илдарның «Татарлар» тапшыруын кыскарттылар, үзенә әйтеп тә тормадылар. Әле бу сөйләшүләрнең дә зыяны булырга мөмкин. Татарлык шул инде ул! Без бик тар уйлыйбыз.

    Идел дә башта артист булыр кебек йөрсә дә, журналистикага кереп китте...

    Идел безнең юлны сайлавы юкка түгел. Чөнки без Илдар белән икебез дә журналистиканы яратабыз. Өйгә кайтып гел зарлансак, ул безнең юлны сайламас иде. Димәк, без аны кызыксындыра алганбыз. Чыннан да, без өйгә кайтып гайбәт сөйләшмибез. Мин әйтәсе сүзне кешенең битенә әйтеп эшне бетереп кайтам, артыннан гайбәт сөйләп йөрмим. Чөнки уйлаганыңны вакытында әйтмәсәң, артында сөйләп йөрисең. Ә минем алай сөйләп йөрергә вакытым юк. Әйтеп бетерәм дә чистарынып калам.

    Әле шунысы кызык – Ихтыяр да кызыга. Мин аның журналистикага килүен теләмим. Гаиләдә бер кеше булса да нормаль һөнәр алсын иде, дим. Хәзер ул Тукайның, Фатих Әмирханнарның журналистлыгы турында өйрәнә.

    Идел белән синең – ике буын кешесенең журналистикага карашы нык аерыламы?

    Идел классик тәрбия алган. Шуңа күрә бик үк аерылмый. Ул күп нәрсәне бездән сорый. «Яшьләрский» булыйм әле дип «мөгез чыгарырга» ашыкмый. Бу әтисе тәрбияседер.

    Синең улың булу Иделгә зыян китерер дип уйламадыңмы? Тешең-тырнагың белән каршы тормадыңмы журналистикага килүенә?

    Мин уйламадым да ул турында. Журналистикада минем үзем юлым, Илдарның үз юлы, Иделнең үз юлы бар. Шуңа безне бер казанга салып бутауларына исем китә. Һәр кеше үзе бер шәхес инде ул. Кемнеңдер ачуын китергәнмен икән, аның өчен мин җавап бирергә тиеш, ирем дә, улым да җавап бирми. Мин кемгәдер катырак әйтсәм, Илдарга шалтыратып зарланалар. Быел Илдар Президент катнашкан кичәне алып барганда берәү шалтыратып: «Синең Мөршидәң тегеләй-болай», – дигән. Минем кайбер фикерләрем белән Илдар да килешмәскә мөмкин. Мин Илдарның яклавына мохтаҗ да түгел, үземне үзем яклый алам, Аллага шөкер! Үземә шалтыратсыннар!

    Илдар: «Туйдырдылар инде мине, бераз тик утыр», - димиме?

    «Үзеңә шулай ошый икән – үзеңчә эшлә!» - ди. Кайчакта: «Сабыррак бул, ахыры хәерле бетмәскә мөмкин», – ди. Без болай да бик кыска гомер яшибез, минем аны үзем теләгәнчә яшисем килә. Болай да каныбыздан коллык чыгып бетә алмый бит инде. Кеше нәрсә әйтер икән, болай итсәк ни булыр икән, ай болай булыр, ай тегеләй дип яшибез. Хәзер уйлап куйдым әле: 20 елдан артык журналистикада эшләп, «Татмедиа»дан бернинди мактау грамоталарым да юк - телем тик тормагангадыр. Бар булганы - блогер буларак алынган «Бәллүр каләм».

    Кайчакта телемне тыеп торырга кирәк булган икән дигән үкенечләр буламы?

    Киресенчә, әле ярый әйткәнмен икән, дим. Әле ярый күңелемдә калмады, дим. Мин бик күп очракта тыелып калам. Аннары кайткач, йокларга яткач күңел борчыла.

    Быел кышкы ялларда миңа бер мулла шалтырата: «Татар-информ» шулай язган, төзәтсеннәр әле – әйтегез», – ди. «Баш мөхәррирнең номерын җибәрәм, үзегез әйтегез», – дим. «Сез җайлап әйтегез инде», – ди. Үзләренең әйтәсе килми, минем аша әйттерәләр. Югыйсә, алар бит нәсыйхәт бирүчеләр, туры юл күрсәтүчеләр, иманга китерүчеләр, нәрсәгә миңа мөрәҗәгать итәләр дип тә аптырыйм.

    Безнең мәктәптә дә укытучылар кайбер балаларга әйтә алмаган сүзләрен минем аша әйттерәләр иде. Димәк, балачактан ук шундый туры сүзле булганмындыр инде. Миннән тәнкыйть сүзе җиңелрәк ишетелгән булдымы икән?!

    «Дәүләт системасында эшләп карау эшнең икенче ягын да уйларга өйрәтте»

    «Интертат»тан киткәч, берара Социаль яклау министрлыгында эшләп алдың. Журналистикадан китеп торуыңның сәбәбе нидә иде?

    Туеп киттем. Ләкин күңелемдә кире кайту уе бар иде. Чөнки китеп кире кайтучылар булгалады. «Интертат»та 10 ел эшләдем – ул бик күп вакыт. Тормышымда нәрсәнедер үзгәртергә кирәк иде.

    Дәүләт системасында эшләү калыпка керттеме, белем бирдеме?

    Тәҗрибә бирде. Әйткән белән генә бетмәвен, икенче ягын да уйларга кирәклеген аңладым. Син бер төрле уйлыйсың, ә хөкүмәт икенче төрле уйлый икән. «Матур булган һәм тиз танылырга теләгән кеше телевидениегә бара, яза белмәгәне – радиога бара, ә яза да, сөйли дә белмәгәннәр матбугат үзәкләренә барадыр», - дип язганым бар иде. Үзем дә шунда килеп эләккәч, чәчләрем үрә торды - андагы эшнең күплегенә һәм төрлелегенә шаклар катасың. Алар журналистка караганда күбрәк эшлиләр икәнен аңлап кайттым. Мөгаен, мин кемнедер рәнҗеткәнмендер – Аллаһы Тәгалә шуңа мине монда китереп тыккандыр дип уйладым. Матбугат хезмәтендә эшләүчеләрнең эше бик авыр – журналистларга да, үз җитәкчеләренә дә ярыйсы бар.

    Мин анда эшләгәндә дә язудан туктамадым: «Татарстан» журналына язып тордым. Баш мөхәррир Гөлүсә Закирова «Идел» журналына чакыргач, икеләнеп тормыйча, кире кайттым. Радиода эшләдем, телевидениедә эшләдем, интернет газетада эшләдем, кәгазь газетада эшләдем, журнал гына калган иде, картайганчы анысында да эшләп карыйм әле, дидем.

    ...һәм яшьләр журналына килеп эләктең.

    Яшьләр журналында да яшьләрне җыеп торырга бер тәҗрибәле кеше кирәк инде.

    Яши-яши, эшли-эшли профессиягә караш үзгәрәме?

    Үзгәрә. Профессия үзе нык үзгәрде. Без килгән журналистика бөтенләй башка иде. Элек телефоннан гына сөйләшеп хәбәр алуларны күз алдына да китерми идек, ручка-блокнот һәм диктофонны тотып кешенең янына барып эшли идек. Әле бер генә дә түгел, берничә барган чаклар булды. Хәзер ватсаптан гына сорауны җибәрәбез дә, тиз генә җавап алабыз – ике көндә нормаль генә мәкаләне корыштырып та бирәбез. Ул вакыт атналар буе яза идек. Хәзер журналистларга җиңелрәк дип уйлыйм, шуңа чаба-чаба эшләп йөрибез. Мөмкинлекләр дә артты – туры эфирлар ясарга, ютубта эшләп алырга мөмкин.

    Эш күләме артты – анысы да бар.

    Әйе, журналист Асия Юнысовалар заманында геройлар белән яртышар көн чәй эчеп сөйләшеп утыра идек дип сөйлиләр иде. Хәзер килгән кунакка максимум биш минут вакыт тапсаң – булган. Сәгатьләр буе чөкердәшеп утырырга вакыт юк.

    «Категорически» интервью, комментарий алырга, гомумән аралашырга теләмәгән кешеләрең бармы? Андый кеше белән эшләү ихтыяҗы туса, нишлисең?

    Мин хәзер шундый яшьтә инде – үзем кушам. Миңа беркем дә кушмый.

    Син язарга, интервью алырга теләмәгән кешеләр – кемнәр алар? Профессиональ яктан җитешмәгәнме, әллә кешелеклелек ягымы?

    Мин интервью алырга теләмәгән кешеләр – үзләрен «әллә кем»гә санап йөрүчеләр. Эшен күзәтәсең – эше бер тиенгә тормый, ләкин үзләрен куя беләләр. Мин үземә этлек эшләгән кешедән дә рәхәтләнеп интервью алырга мөмкинмен. Эш кирәк булганда мине эшкә алмаган кешеләргә дә үпкәм юк – сөйләшәм. Әле андыйларга ярдәм иткәнем дә бар. Берничәсе соңыннан гафу үтенде: шул вакытта эшкә алалмадым, булмады, диде. Хәер, бервакыт мине радиога эшкә алмаган кеше соңрак үзе төрле йомыш белән шалтырата башлагач әйттем әле: «Ярдәм итмим, миңа кирәк вакытта артыгызны борган идегез», – дидем. Андый чакта ахырдан барыбер Илдарга эләгә инде: «Хатының усал», – диләр. Аңа да гел алай рәхәт түгелдер инде, әйеме?

    Үзе нәрсә ди соң?

    Әйтми. Ул бит бик интеллигент. Әле минем белән алга таба да яшисе бар.

    Илдарның тамадалыгы булмаса, сезнең гаилә журналистика белән генә яши алыр идеме?

    Әллә кайчан кычкырып ачка үлгән булыр идек. Берсе тамада булып, юбилейлар алып бармаса, ике журналист бергә тормыш алып бара алмый. Татар журналистлары бит әле! Бәлкем, берсе русныкында булса, булыр иде. Татар журналистына акча бик әз түләнә.

    Илдар бит ул тамада гына түгел, сценарийлар да яза, тәрҗемә итә, китаплар да яза. Журналистикада аны яраткан кеше генә эшли ала, монда акча өчен килмиләрдер, дим. Шуңа бит инде татар журналисты кача-поса берничә урында эшли.

    Татар журналистикасының күпме гомере бар әле?

    Болай барса, аның гомере бик озын булмас.

    Укучысы алдан бетәрме? Язучысымы?

    Икесе дә бергә бетәр кебек. Әле мин «Мәгърифәт»тә эшләгәндә кайбер газеталардан редактор урынбасарлары мәкалә сорап киләләр иде. Шул вакытларда «язучысы да булмагач, бу журналистика бетәдер», дип уйлый идем.

    Журналистиканы аны без үзебез дә бетерәбез. Әле күптән түгел генә үсмерләр, яшьләр журналы «Ялкын»ны анализларга туры килде. Күп язмалар Википедиядән күчерелгән - махсус тикшереп чыктым. Материал астында журналистның исем-фамилиясе тора – ул журналист та түгел инде, әле диплом алмаган. Шул чыганактан файдаланды дип тә язып тормыйлар.

    Алай ярамый икәнен белмиләрме икән?

    Реклама

    Башларына да килми. Әле бөтен сүзне татарчалаштырып та тормыйлар – инглизчә генә кала. Шулай итеп татар телендәге журналистиканы татар үзе бетерә.

    Мондый сүзләрне кертү начар дисеңме? Туксанынчы елларда күпме гарәп сүзен кулландык, аларның кайсылары телгә кереп китте, кайсылары төшеп калды. Монда да кермәгәне төшеп калыр дим мин.

    Кайбер очракта аларны кулланып җибәрү әйбәт ул. Ләкин кирәккәндә дә, кирәкмәгәндә дә язып, андый сүзләргә табынырга кирәкми. Аннары алар белән мавыгып, татар сүзләре онытыла. Татарның үзенең бик матур сүзләре бар – аларны онытмыйк. Хәзер кулланмый башласак, алар бөтенләй онытылырга мөмкин.

    Яшьләр белми инде ул сүзләрне, Мөршидә. Күпчелегенең сүз запасы зур түгел кебек. Укучысына да шул сүз запасы җитә кебек.

    Әйе, без аны бернәрсә эшләтә алмыйбыз. Тормыш агышы ул. Мирфатыйх Зәкиев тә: «Телләр бетә, татар теле дә бетүгә таба бара», дигән иде. Мин татар теле яшәячәк әле дип йөри алмыйм. Безнең малайларның берсе 2нче гимназиядә укыды, икенчесе - 33 мәктәптә. Анда татарча белә торган балалар бармак белән генә санарлык иде, 10 класска «Адымнар»га китереп бирдек. Аллага шөкер, биредә татар әдәбиятыннан Ихтыяр яхшы укытучыга эләкте. Ул Ихтыярны классикларны укытырга кызыктыра алды.

    Ягъни, синең моңарчы рус мәктәбендә укыган балаң татар классикларын укый һәм аңлыймы?

    Әйе. Күз алдына китер – укый һәм аңлый. Минем апаның университетта укыган чагыннан калган саргаеп беткән Мәһдиев китапларын карый. Анда язучының автографы бар – шуларга соклана. Фатих Әмирхан әсәрләрен укып анда хәзерге чор - Россиянең бүгенге сәясәте язылуын таный. Шуларны анализлый, кызык итеп безгә дә сөйли. Чөнки укытучысы кызыктыра белә.

    Тел белү гаиләдән генә түгел инде, әйеме?

    Гаилә генә җитми, комплекслы булырга тиеш. Мин баланы татарча укыта алмадым. Ә Рамил Гомәр улы укытты. Мәктәпләрдә татар телен талантлы, җаваплы укытучылар укытсын иде! Мин Ихтыярга «татарча укы-укы» дип тукып тора идем бит инде, ул мин күрсен өчен татарча китапны ачып куя да, эченә русча китап тыгып укый иде. Хәзер Мәүлә Колыйны да белә, Кол Шәрифне дә... Дәүләт җитәкчеләренең тарихны белмәвенә дә аптырый. Ул көндәлек алып бара, язганнарын бастырасы да килә. Безнең бит сәясәт турында язучы журналистларыбыз юк, син беренче булырсың дим.

    Сәясәтне татарча укучы булмаганга язучысы юктыр, бәлки?

    Әйе инде, безнең халык сәясәт укып ятканчы, флаг күтәреп йөргәнче, чират торып писүк ала ул.

    Журналистикага бәйле тагын бер күренеш – журналистларны үз мәнфәгатьләрендә файданырга яраталар бит инде бездә. Үзләренә кирәкне яздырасылары килә. Файдаландырасыңмы, әллә каты итеп әйтәсең дәме?

    Безне әйбәт файдаландылар инде. Хәзер, мәченең күзләре ачылган кебек, күрә башладым. Үземнең дә файдаланасы килә башлады мине файдаланган кешеләрдән. Безгә бит, син дөрес әйтәсең, «обслуживающий персонал» итеп карыйлар. Димәк, үзебезне шулай куйганбыз. Хәзер бездә эшләүче кызларга әйтәм: «Ялынмагыз, сез – «Татмедиа»да эшләүче дипломлы журналистлар. Үз дәрәҗәгезне белеп сөйләшегез», – дим. Хәзер дә бар ул файдаланырга теләүчеләр: кемнеңдер исем аласы бар – матбугатта минем турында язмалар җитми дип ачыктан-ачык әйтәләр.

    Нәрсә дип җавап бирәсең?

    Планга керттек, көтегез дим инде. Ә син ни дисең?

    Бернәрсә дә әйтмим, ярар, дим дә эшләмим.

    Әле бит таләп итүчеләр дә бар. Кайсысы җитәкчелек аша әйттерә – андыйлар да бар. Без үзебез гаепле – үзебез шулай өйрәткән. Университеттан ук итәгатьле булыгыз дип өйрәттеләр, ә кайчакта катырак әйтергә ди кирәк, чөнки яхшы әйткәнне ишетмәүчеләр дә бар. Татар журналистикасын ә дигәнгә җә дип йөри торган мескен хәлдә күрәсем килми. Югыйсә, татфакта (КФУның Татар теле һәм әдәбияты факультеты бар иде. авт) яки хәтта ат врачына укыганнар да татар журналистикасына килеп, нидер үзгәртергә тотына – шунысы ачуны китерә. Алар бит журналистика нигезләрен белми, ә язарга өйрәтә. Синекен китермиме?

    Шәхсән «ат врачлары» ачуны китерми. Китерүчеләр бар, ләкин башкалар.

    Журналистика идеология фронтында эшли бит – һәр сүзе уйланылган булырга тиеш. Мин укырга кергәндә Ислам Әхмәтҗанов имтихан алган иде (1992-1999 елларда матбугат һәм мәгълүмат министры. Авт). Ул: «Һәр сүзне даруга манып язарга кирәк», – дигән иде. Ул вакытта без аның мәгънәсен аңлап бетермәгәнбездер, яза-яза аңлыйсың. Һәр сүзнең урыны булырга тиеш, мин үткен журналист дип теләсә нәрсә сөйләп утырырга ярамый – сүзеңне кемдер ишеткән вакытта урынына һәм вакытына туры китереп әйтеп өлгерергә кирәк.

    Син журналист буларак беренче күреп алып, күтәреп чыгып, тормышка кечкенә генә булса да үзгәреш керткән вакыйга бармы? Язганың белән дөньяны матурлау, үзгәртү максаты куясыңмы?

    «Син шулай язган, әйткән идең – барып чыкты бит», – дип әйткәннәре бар. «Мин синең белән бәхәсләшкән идем, синеке дөрес булган икән», диләр.

    Мәсәлән, авылда йорт салдык бит инде. Карыйм – без җиләк җыеп үскән урыннарга чүп тутырганнар. Туксанынчы елларда Үзбәкстаннан кайткан кешеләргә колхозлар йортлар бирде бит инде – безнең авылга да шулар кайтып тулды, авыл кешесе ул матур урыннарны чүпләми иде, боларга аның кадере юк, чүпкә батырганнар. Мин блогер булып, телефон тотып шул урыннарны төшереп йөрдем, «чүпләп бетергәннәр», дип сөйләдем. Болар әнигә: «Нишләп кызың ачуны китереп төшереп йөри» диләр икән. Шулай да хәзер чүп түкми башладылар.

    Авылда йорт салдык дисең. Илдарның китап язган акчасына салдыгызмы аны?

    Илдар үз авылы турында китапны бөтенләй бушлай язды. Чыгымнарны каплар өчен без ул китапны саттык.

    Хәзер интеллектуаль хезмәтнең бәясе бөтенләй юк. Кеше китапны бушлай гына алып китмәкче, аның хезмәт икәнен аңларга теләми. Массаларны китап кадерен белергә өйрәтәсе иде. Илдарның авылы китабының презентациясе вакытында яулык бәйләгән апалар: «Мондый китапны сатмыйлар инде, сез аны бушлай бирергә тиеш», - диделәр. «Ә сез каз үстереп бушлай таратасызмы соң? Өч айда үскән казыгызны мең ярымга сатасыз, Илдар аны 10 ел язды», - дидем. Ул бит гаиләсенә бирәсе вакытын шушы китапка сарыф иткән.

    Чыгымнарын каплый алдыгызмы?

    Капладык. Йорт салу өчен китап сатган акча да керде – яшермим. Әмма анысы заказга язылган башка авыл китабы иде. Ә туган авылы Кара Чишмә китабыннан бер тиен дә керем кермәде. Без бит йортны ике гаилә бергә салабыз – Иделнең дә өлеше зур. Ике гаиләгә бер йорт – нормаль инде.

    Журналистика акчасына түгелдер дип соравым.

    Түгел инде. Көндез журналистикада эшләп кайткач, төннәр буе тамада булып йөргән акчалар.

    Картлык көнегез турында уйлап саласызмы инде моны?

    Картлык көнендә авыл рәхәт түгелдер кебек, чөнки авылдан бик арып киләбез. Кешенең оясы булырга тиеш – авылдагы йортыбыз шул оя кебек. Бәлки, без Илдар белән икебез генә аңа тотынмаган булыр идек. Балалар йорт салырга теләде. Кешенең баласы авылга кайтырга яратмый – күбесе шулай ди. Ә безнекеләр ярата. Безнең аналитикларны һәм төрле сәясәтчеләрне күзәтеп барырга яраткан Ихтыяр да: «Бәрәңгене күбрәк утыртыйк», ди. Бәрәңге дә, кишер дә утырттык, суган да чәчтек. Иртәгәге көнгә ышаныч юк, бәяләр дә артты. Хезмәт хакыбыз өч тапкыр кибеткә кереп чыгарга гына җитә.

    «Язучылар кызыксындыру чарасы дип Марат Готовичтан акча гына көтеп утыралар төсле тоела»

    Әйдә, әдәбият турында сөйләшик. Син китаплар укыйсыңмы?

    Фәүзия Бәйрәмованың «Гөләйзә»сен укый башлаган идем – авыррак бара. Гүзәл Яхинаны сүгәләр – мин аны җиңел укыйм. «Эшелон из Самарканда»ны кешедән алып укып чыктым.

    Татарча язган татар язучыларыннан кемне яратып укыдың?

    Миңа Рөстәм Галиуллин ошый. Аның Таҗетдин Ялчыгол турында язылган романы шәп. Аяз абыйның әсәрләрен кайта-кайта укыйм. Тәмле итеп яза. «Йәгез, бер дога!» китабын шушы арада укып чыктым. Хәзергеләр белән чагыштыра торган да түгел. Менә талант анда!

    Китап алырга акча кызганасыңмы?

    Рекламасы яхшы булса – жәлләмим. Пропаганда кирәк татар әдәбиятына, пропаганда булса, кеше укый. Идел яңа гына ике мең сумлык китап җыеп кайткан иде. Ихтыяр китапларны «Озон»нан сатып ала.

    Ә шигырь укыйсыңмы?

    Бик сайлап укыйм. Яшь кызлар, бик акыллы булырга тырышып, сәяси шигырьләр яза. Сәяси шигырьләрне укый алмыйм нишләптер. Шигырь мәхәббәт турында булырга тиеш кебек. Әле ирләрнең каһарманлык турындагы шигырьләрен кабул итеп була, ә хатын-кызның андый шигыре күңелемә керә алмый.

    Зөлфәт абыйның шигырьләрен яратам. Аның «Һаман яратам»ын җырын да тыңлыйм – хатынына багышлап язылган булдымы икән... Мондый шигырь язсалар, икенче ирне кырыныма да китермәс идем.

    Безнең татар әдәбиятын бай дип саныйсыңмы?

    Хәзер әйтсәм яратмаслар инде. Илдарның Язучылар берлегенә керергә теләге бар иде. Хыялы бит.

    Алайса әйтми тор инде.

    Ялкаулар дип кенә әйтәм. Безнең татар язучысы бик ялкау.

    Ягъни, потенциалы бар, эшләмиләр дисеңме?

    Бәлки, талант та җитмидер инде. Талантың булса, үзеннән-үзе языладыр ул. Язасың килсә, акча бирмәделәр, шуңа язмыйм дип утыра алмыйсың бит инде. Журналистикада да акчасыз гына эшлибез бит әле, күңелебез кушканга эшлибез. Язучылар кызыксындыру чарасы дип Марат Готовичтан акча гына көтеп утыралар төсле тоела миңа. Язучы ул ач та булырга тиеш. Безнең кебек.

    Ябык әдәби конкурска журналистлар актив язды бит инде. Синдә андый теләк юкмы? Алар кадәр генә яза алам дигән уй тумадымы?

    Минем өчен язучы зур исем ул. Аның алдан күрүчәнлек сәләте булырга тиеш. Сабыр булырга, гайбәтләрдән өстен булырга тиеш.

    Безнең шушы сыйфатларга туры килгән язучы бармы?

    Юк инде, әлбәттә. Туры килгәннәрен тиле, диләр. Бездә бит культуралырак сөйләшкән кешене тилерәк дип җибәрәләр.

    Хәзергеләр язган кадәр мин дә яза алам дип уйламыйсыңмы?

    Язалмас идем. Сабырлыгым да җитмәс иде. 

    Дәвамын укыгыз : https://intertat.tatar/news/morsida-kyyamova-aitasen-kesenen-bitena-aitep-esne-beterep-kaitam-artynnan-soilamim-5853151

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: