Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Әнә ирем, юынырга кереп китте. Димәк, безне тагын бер бәхетле төн көтә..."

    Мөнир белән танышкан көнебез бүгенгедәй күз алдымда. Ул дус кызымның югары уку йортын тәмамлаган хөрмәткә оештырылган кичәдә булды ("Шәһри Казан").

    Без башта әллә ничәшәр сәгать телефоннан аралаштык. Эше күп булу сәбәпле, бик сирәк очраша идек. Аның беренче тапкыр “яратам” диюе, назлы үбешүләр, хисләргә төрелгән очрашулар бүген дә күңелемне җилкендереп тора. Әти-әниемнән рөхсәт алып, минем кулымны сорады һәм бик матур йөзек бүләк итте. Нәкъ әкияттәге кебек түгелме?!

    Туйны үзебез яратып йөргән ресторанда ясадык. Шаһит итеп тә теге дус кызымны билгеләдек. Туебыз югары дәрәҗәдә һәм бик күңелле узды. Башта үзебезнең фатир булганчы дип, арендалап яшәдек. Гаилә тормышыбыз бик бәхетле башланып китте. Ләкин соңрак ул эштә тоткарланырга гадәтләнде. Ә мин эш таба алмыйча интектем. Мөнир дә эше күп булуын шуның белән аңлатты. Акча эшләү өчен, заказларны күпләп алам, диде. Чынлап та, фатир, түләүләр, азык-төлек, башка вак-төякләр өчен акча бик күп кирәк иде. Ә ялларда ул диванга кырын ятып, телевизор карарга яратты. Минем исә дуслар белән аралашасым килде. Эшем күп, мин арыйм, дигән сылтау белән гел өйдә сыра эчеп яту ягын гына карады. Шуңа да дуслар белән очрашуларга мин үзем генә йөрдем. Ә кайтуыма һәрвакыттагыча идәндә буш шешәләр, эшләп тора торган телевизор һәм гырлый-гырлый йоклый торган ирем каршы алды.

    Ниһаять, мин эшкә урнаштым. Әлегә һөнәрем буенча эш юк, булганына урнаша тор, дип киңәш иттеләр һәм мин бер фирмада сәркатиб булып эшли башладым. Коллектив яхшы, җитәкчебез яшь һәм шаян кеше иде. Тормышыбыз да җайланыр, икебез дә акча эшләгәч, ирем дә бераз ял итәр, буш вакытларны бергә уздырырбыз, дип сөендем.

    Ләкин мин уйлаганча барып чыкмады. Бер тапкыр эштә тоткарланып кайтырга туры килде. Өйгә ашыга-ашыга кайттым. Ашарга берни дә юк иде, тиз генә кибет пилмәннәре пешердем. Мөнир дә эштән кәефсез кайтты. Миңа ашарга да пешерә белми торган хатын кирәкми, дип тавыш чыгарды. Бер мискә пилмәнне идәнгә каплады. Мин төне буе ваннада елап чыктым. Иремне танымадым. Шундый назлы Мөнирне алыштырып куйганнар мени?

    Мөнәсәбәтләребез көннән-көн кискенләшә барды. Мин өйгә теләмичә генә кайта идем, юк сәбәп табып, эштә тоткарлана башладым. Ә Мөнир юкка да кабынып китте. Эшендә дә ниндидер күңелсезлекләр башланды. Ә мин эштә өйдәге юк-барга чыккан ызгыш-талашлардан ял итә идем. Чираттагы кичтә түзәрлегем калмады һәм мин аерылышырга теләвемне әйттем. Ә ул: “юләр, мин бит сине яратам”, – дип кенә әйтә алды. Ир-ат буларак уртага салып сөйләшергә дә теләмәде.

    Безне бик тиз аердылар, хәтта бер ай да көтмәдек. Мин әти-әнием янына күченеп кайттым. Көннәрем яңгырлы көз кебек моңсулана барды. Күңелемне бернәрсә дә күтәрә алмый иде. Дуслар белән аралашу да, эштәге шаян хуҗа да – берсе дә елмаерга мәҗбүр итә алмады, чөнки Мөниремне яраттым һәм сагындым. Миңа бик начар да, бик яхшы да түгел иде. Үз-үземә урын таба алмыйча бәргәләнеп йөрдем. Ир-егетләргә элекке кебек ышаныч белән карый алмадым. Алар минем өчен барысы да бер төрле кебек тоелды.

    Минем туган көнемә әти-әнием үзләренең бик яхшы дусларын – өйләнә алмыйча йөргән Саматны чакырдылар. Ул кайтып киткәч, әти белән әни аны миңа димләргә тотындылар. Үзе ялгыз. Үзе ышанычлы. Фатиры бар. Зур булмаса да, үз бизнесы, имеш. Миңа тагын ни кирәк?! Менә дигән ир бит! Дөресен генә әйткәндә, миңа барыбер иде. Мәхәббәткә ышанмый идем. Әти-әниемнең сүзенә колак салдым. Туй-мазар ясап тормадык. Барып язылыштык та, өйгә кайткач, торт белән чәй эчтек.

    Саматның үзенә генә хас бер үзенчәлеге бар: хатыны алдында бурычын үтәр алдыннан, ул ваннага кереп чистарынып чыга иде. Кайвакыт аның бу кыланышы минем күңелемне болгата иде.

    Яңа ирем белән без вакытны, аның уйлавынча, бик күңелле уздырдык. Күл буена аккошлар ашатырга бара, кинога йөри идек. Бу хәлләр бер дә кәефемне күтәрмәде. Теге яңгырлы көзге көннәр тагын да моңсулана төште. Самат Мөнир шикелле мине канатландыра алмады. Кичләрен сөйләшеп утыруларыбыз лектор белән студентның сүз көрәштерүенә охшый иде. График буенча шикелле, һәр иртә саен ул миңа иртәнге аш әзерли иде. Бар да матур һәм дөрес кебек, ләкин минем мондый тормышта яшисем килми иде. Кичләрен ул үзенең яраткан музыкасын тыңлый иде. Мин аны “хан заманындагы көйләр” дип бәяләдем. Ни генә дисәм дә, ул миңа каршы әйтмәде, тавыш күтәрмәде.

    Кайчагында мин дус кызларым белән төнге клубка барып, рәхәтләнеп ял итә идем. Ләкин мондый бәхет бик сирәк татый, чөнки ирем өйдән ялгызым гына чыгып киткәнне яратмады. Мин пешергән пилмәннәрне бик тә мактап ашады үзе. Югыйсә, мин эшләмичә өйдә утыра, ашарга ни телим, шуны әзерли ала идем. Самат акчаны яхшы эшләде. Шулай да мин эштән китәргә ашыкмадым, анда җаным ял итә иде.

    Реклама

    Яши торгач, ярты ел гомеребез бергә узды. Мин тагын да сирәгрәк елмаям кебек тоела башлады. Кайвакыт әллә Мөнир белән юкка гына аерылыштым микән, дип уйладым.

    Бер атнаны җомга ялларга план кора-кора өйгә кайттым. Ирем юк иде. Ә өстәлдә язу ята. “Синең ышанычыңны аклый алмавым өчен гафу үтенәм. Мин бер атнага киттем. Сау бул”, – дип язган иде ул. Шулчак йөрәгем туктап калгандай булды. Димәк, ул бер атнадан кайта, ә мин яңадан әти-әнием янына кайтырга тиеш буламмы? Ә алга таба нәрсә? Минем тормышым нинди юнәлеш алыр? Мин һаман сәркатиб булып эшлим. Икенче тапкыр аерылышу? Шушы бөтен дөньяда миңа дигән ир тумаган мени? Шулай итеп, мин тагын бәхетемнән колак кактыммы? Ике тапкыр ирдән кайткан, карт хатын дигән исем белән яши алачакмынмы мин? Ә Самат? Ул бит бик яхшы кеше! Мине ярата! Бер-беребезгә ияләштек. Шушы сораулардан тәмам башым әйләнде.

    Иртән уянып китсәм, чишенмичә, утларны да сүндермичә, теге кечкенә кәгазь кисәген тотып йоклаганмын. Юкка гына, иртә кичтән акыллырак, димиләр икән. Дөрес карар кабул иттем, дип уйлыйм. Бер атнадан Саматны бик тә ярата һәм хөрмәт итә торган хатыны каршы алды.

    Хәзер безнең үзебез кебек чибәр, акыллы ике кызыбыз үсә. Мин укыганым буенча эш таптым, оешма җитәкчесе булып эшлим. Сөекле ирем белән күлгә аккошлар ашатырга йөрибез. Кичләрен “хан заманындагы көйләрне” тыңлыйбыз. Бу шөгыльләр миңа бик кадерле хәзер. Саматны мин бөтен барлыгы белән минеке дия алам. Без бик тә бәхетле, ләкин Мөнирне дә истән чыгарып ата алмыйм.

    Шунысы кызык: әгәр теге юлы “мин синең белән аерылышам” димәгән булсам, безнең белән ни булыр иде икән? Гаилә мөнәсәбәтләренең этаплары бар, диләр бит? Бәлки без шуның иң беренчесен үтә генә алмаганбыздыр? Яшь гаилә буларак, көнкүреш проблемалары бездән көчлерәк булгандыр? Хәзер инде, юк-бар сораулар белән баш катырудан мәгънә юк.

    ...Әнә ирем, юынырга кереп китте. Димәк, безне бик тә бәхетле төн көтә.

    Дания, Казан

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/n-irem-yuynyrga-kerep-kitte-dimk-bezne-tagyn-ber-bkhetle-tn-kt

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: