Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Намазга басканчы, хәмер саттым..."

    Бернәрсәгә дә өлгерә алмаган, бар нәрсә дә байлыктан тора дип, уңышны акчага гына бәйләгән һәм вакыт агышы тизләтелгән бер чорда яшибез.

    «Намазга басканчы, хәмер саттым..."

    автор7 декабрь 2021 - 13:03

     

    1740

    1

    7

    Бернәрсәгә дә өлгерә алмаган, бар нәрсә дә байлыктан тора дип, уңышны акчага гына бәйләгән һәм вакыт агышы тизләтелгән бер чорда яшибез.

    Вакытны алсак, ул барыбызга да бертөрле – тәүлегенә 24 сәгать. Әмма шул тәүлек эчендә кемдер бик күп эшләр башкарырга өлгерә, ә кемдер «вакыт җитми» дип зарлана, бик аз эшне генә булдыра ала. Акчага килгәндә дә, кемгәдер ай буена 30 мең хезмәт хакы да җитә, әле калырга да мөмкин, ә кайберәүләргә 300 мең сум хезмәт хакы да җитми, әле әҗәткә дә бата.

    Әз булса да дәвамлы булган, әз булса да күпкә җитә тоган мөһим бернәрсә бар, ул – бәрәкәт. Бүген безнең малыбызга да, вакытыбызга да, үзебезгә дә шул бәрәкәт җитми. Бу урында бер дустымның сөйләгәннәрен сүзгә-сүз китерергә булдым.

    «Намазга басканчы хәрам кәсеп белән шөгыльләндем, хәмер сатып һәм башка ялганга бәйле булган керем белән табыш ала идем. Акча күп керде, аена якынча 200 мең эшләдем. Ләкин айлык чыгым табыштан да артыграк булып, әле әҗәткә дә керергә туры килгәли иде, – дип сөйләде ул. – Йә көтмәгәндә машинам ватыла да аны рәтләргә бик күп акча китә, яки зур суммада штраф килеп төшә, яисә авырып китеп табибларга йөрергә туры килә, даруга күп акча тотыла. Кыскасы, чыгым арты чыгым булып кына тора һәм кергән акча җитеп тә бетми. Хәзер менә Аллаһыга шөкер, хатамны аңлап, тәүбәгә килеп, намазга бастым, ул хәрам кәсепне калдырдым. Хәләл, рөхсәт ителгән сәүдәне башлап җибәрдем. Сүз дә юк, табыш кимеде, хәзер якынча 40-50 мең тирәсе керә. Әмма акча бер ай буена җитә һәм әзрәк җыеп барырга да мөмкинлек кала. Шунысы гаҗәп, көтелмәгән чыгымнар бөтенләй бетте», – диде ул.

    Реклама

    Тормышта мондый мисаллар күп, кемдер әз генә хезмәт хакы алып яши, әмма барысына да җитә, артык чыгымы да юк. Ә кайберәүләр бик күп табыш ала, әмма һич уйламаган чыгым аркасында акчасы чыга. Кеше уйлана башлый: «Акчаны әз эшлим, ахры, керемне тагын да арттырырга кирәк». Әмма хикмәт анда түгел, хикмәт – бәрәкәттә. Телевизорда яңалыклар турында караганда, кайчак теге яки бу түрәне миллионнарча сум акча үзләштерүдә гаеплиләр. Алар болай да аз акчага эшләми, ә ни өчен хезмәт хаклары аз булып күренә, ни өчен һаман туя алмыйлар? Чөнки хәрәм малда бәрәкәт булмый.

    Вакыт мәсьәләсенә килгәндә дә шундый ук хәл, үзегезнең дә сизгәнегез бардыр, әгәр Аллаһыны зикер итсәк, Раббыбыз ризалыгын алыр өчен игелекле гамәлләр кылсак, көнебез бик бәрәкәтле үтә, бик күп нәрсәләр эшләргә өлгерәбез. Әмма көне буена Аллаһыны искә алмасак, әле шуңа өстәп, гөнаһлар да кылсак, бу көнебез бернәрсәне юньле-башлы эшләп чыга алмаган хәлдә, бернәрсәгә өлгерә алмыйча, игелекле гамәлләрсез үтеп китә.

    Бәрәкәт ул, җәмәгать, акча белән вакытка гына кагылмый, бар нәрсәне дә чолгап ала. Бәрәкәтле гомер, бәрәкәтле кеше дип тә ишеткәнегез бардыр. Бик аз яшәп тә, шул вакыт эчендә бик күп нәрсәләр эшләп калдырган кешеләр була. Хәтта озын гомерле ун кеше барысы берьюлы аның кадәр эш башкара алмаска мөмкин. Бар шундый галимнәр, язучылар, алар бик кыска гомерле, әмма шулхәтле күп хезмәтләр язганнар, ачышлар ясаганнар. Кемдер 80, 90 яшькә җитә, әмма җәмгыяткә бернинди файда да китермичә, киресенчә, әле зыян салып кына гомер кичерә. Балаларга килсәк тә, кайберләреннән әти-әнисенә бер файда тимәскә, әле көенечкә әверелергә мөмкин. Кемнеңдер баласы әз булып та, ул ун балага тиң булырга мөмкин. Шуңа күрә, кардәшләрем, тормышта һәрбер нәрсәдә, һичшиксез, бәрәкәт кирәк.

    Ә бәрәкәтне үз тормышыбызда ничек булдырырга соң? Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Әгәр шәһәр кешеләре иман китереп, Аллаһыга тәкъвалык кылсалар, әлбәттә, аларга Җирдән һәм Күктән бәрәкәт ишекләрен ачар идек. Тик алар барысын ялганга чыгардылар. Шунда Без аларны, кәсеп иткәннәре өчен, газап биреп эләктердек» («Әгъраф» сүрәсе, 96нчы аять). Аятьтән күренгәнчә, безгә бәрәкәт ишекләре ачылуга төп сәбәп – иман белән тәкъвалык. Иман Аллаһының барлыгына, Аңа гыйбадәт кылырга кирәклеген тану булса, тәкъвалык – Аллаһы кушканнарны үтәргә тырышу һәм Ул тыйган гөнаһлардан тыелу, ерак булу.

     Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә бәрәкәт белән бәйле бер сыйфатны белдерде: «Вәгъдә (күз алдында сатучының ялган вәгъдәсе тотыла) товарның сатылуына булыша, ләкин табыштан бәрәкәтне югалта» (Бохари риваяте, 2087).

    Гадәттә, без сәүдәбез барсын өчен, брак товарны да ялганлап, хәйләләп сатарга тырышабыз һәм эчтән генә куанабыз: «Булдырдым бит, саттым, табыш керде, акчалы булдым». Ләкин алдау, ягъни гөнаһ аркасында сәүдәбездән бәрәкәт югала. Ахыр чиктә керем кимеп, бу эшне ябарга да мөмкинбез яки көтелмәгән төрле чыгым сәбәпле, кергән акчабыз китеп барачак.

    Аять һәм хәдистән аңлашылганча, безгә бәрәкәтне Аллаһыга иман китереп, гыйбадәт кылу бирә. Ә иң олуг гыйбадәтләрнең берсе – намаз уку, намаз укымасак, намазга басу. Аллаһының әмерләрен үтәү, гадел булу, дөресен генә сөйләү, килешүләребезне үтәү, хәләл ризык белән генә туклану, барлык гөнаһлардан тыелу да шуңа керә.  

    «Акча җитми, вакыт юк, сәламәтлек какшады, балаларыбыз тыңламый һәм башкалар», – дип зарланабыз. Эшчәнлегебез нәтиҗәле булсын өчен, иманга кайтып, игелекле гамәлләр кыла башларга һәм гөнаһлы гамәлләрдән, көчебездән килгәнчә, тыелырга тырышырга кирәк. Шул вакытта гына нәкъ аятьтәгечә булыр: «Җирдән һәм Күктән бәрәкәт ишекләрен ачар идек».

    Раил Фәйзрахманов.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/namazga-baskanchy-khmer-sattym-khatamny-alap-tbg-kildem

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: