Ничек кияүгә чыгарга?
Аллаһы Тәгалә безнең һәрберебезне парлы-парлы итеп яралткан. Ләкин, бер-берләрен тиз генә таба алмасыннар әле, бераз тир түксеннәр дип, күрәсең, безгә насыйп тиңнәрнең эзләрен чуалткан. Менә шул кешене хәзер ничек эзләп табасы? (»Сөембикә », Лилия Гәрәева) .
Аллаһы Тәгалә безнең һәрберебезне парлы-парлы итеп яралткан. Ләкин, бер-берләрен тиз генә таба алмасыннар әле, бераз тир түксеннәр дип, күрәсең, безгә насыйп тиңнәрнең эзләрен чуалткан. Менә шул кешене хәзер ничек эзләп табасы?
Яшебез кырыктан узса да, үз насыйбын әле дә эзләгән танышларым күп минем. Гаилә корасылары, балалар үстерәселәре килә. Ләкин вакыт та үкчәгә бастырып куа: кырыктан соң шансларыбыз шактый кими шул.
Яңа ел алдыннан иремә бүләк алырга дип, ир-егетләр өчен кием-салым сатыла торган кибеткә кергән идем. Шунда бер танышымны очраттым. Кулында 43 размерлы ирләр башмагы.
– Кияүгә чыктыңмы? Котлыйм! – дип, сүз башлаган идем, ярты сүздән бүлдерде:
– Юк, юк, котларга иртәрәк, кияүгә чыкканчы, башта аны табасы бар әле...
– Ә бу кемгә? – дип ымладым кулындагы йомшак башмакларга. Ир туганнары юклыгын беләм, әтисенә дисәң, бу башмак бигрәк яшьләрчә кебек...
– Галәмгә сигнал юллар өчен бу, – дип көлде танышым. – Ниндидер теләгеңнең тормышка ашуын теләсәң, аны материальләштерергә кирәк, диләр бит. Менә мин дә шул киңәшне тотарга булдым әле. Бу башмаклар – булачак иремә. Әлегә аны көтеп, ишек төбемдә яшәрләр.
– Син моңа ышанасыңмы? – дигән сорау чыгып ычкынды авызымнан.
– Психологлар шулай киңәш итә бит, эшләп карыйм, файдасы тимәсә дә, зыяны булмас, – диде танышым.
– Белмим инде, башмаклар гына булышыр микән? – дип икеләндем мин.
– Юк, башмаклар гына түгел, мин инде ванна бүлмәмә аның өчен яңа теш щеткасы, мунчала алып кайтып куйдым. Кырыну приборлары, чөйдә яңа сөлгесе дә аның килгәнен көтә, – дип елмайды каршымдагы кыз. – Иң мөһиме – Галәмгә теләкләр картасын төзеп тапшыру. Минем хәтта булачак ирем белән бергә төшкән фотоларым да бар, – диде ул мине тагын да ныграк гаҗәпкә салып.
– Ничек бергә төшкән? Күздә тоткан берәр кешең бармыни?
– Әлегә юк, ләкин үземә нинди типтагы егеләрнең ошаганын беләм бит. Чибәр егетләрнең фотолары интернет тулы, – танышым сумкасыннан бер фото алып, миңа сузды. Ак комлы диңгез ярында бик чибәр егет кочаклаган үзен. Икесе дә шат елмаялар, бик бәхетлеләр. Артларында ак катер тирбәлә.
– Фотошоп! – дип ачыклык кертте танышым, аптырап, авызымны да яба алмый торганымны күреп.
– Чын диярсең, шулкадәр пар килгәнсез! – дидем мин, чынлап та сокланып. – Теләкләр картаңны Галәм кабул итсә, мине туйга чакыр, яме!
– Обязательно! – дип саубуллашты таныш кызым.
Бу вакыйганы шактый вакыт уйлап йөрдем әле мин. Аллаһы Тәгаләдән аңа үз насыйбын очратуын сорап ялвардым. Кодрәтемнән килсә, дөньядагы һәркемне кавыштырып, бәхетле итәр идем дә...
Гаилә корырга теләгән хатын-кызлар ике төркемгә бүленә, ди психологлар. Берләре – ир табарга тели, икенчеләре – аны очратырга. Беренче карашка охшаш булса да, бу ике теләк бер-берсеннән бик аерыла, ди алар. Беренче очрак хатын-кызның әле мәсьәләдә актив позициясен аңлата.
Әлбәттә, бу дөньяда идеаль ир дә, идеаль хатын да юк. Шуңа күрә «бары яхшы кеше» дип кенә эзләү дөрес түгел икән. Ни өчен сезгә ир кирәк һәм ул нинди булырга тиеш, дип, ныклап уйлау тиешле.
Матди яктан тәэмин итәрлек кешене эзлисез икән, булачак ярыгызны хәрбиләр, төзүчеләр, юристлар, эшмәкәрләр тирәсеннән эзләгез.
Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/nichek-kiyag-chygarga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев